Мамадыш районы Иске Комазан авылында сайлау көнендә самавыр бәйрәме узган
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», « Нократ») . Бүген Мамадыш районы Иске Комазан авылында сайлау көнендә самавыр бәйрәме узган. Иске Комазан авылында урнашкан 1890нчы сайлау участогы янында бүген иртәдән бирле самавыр кайнап тора, ә милли ризыкларның хуш исе үзенчәлекле бәйрәм рухы тудыра. Төш вакытына биредә сайлаучыларның 90%ы тавыш бирергә өлгергән инде. Авыл халкы әйтүенчә, сайлау көннәре алар өчен һәрвакыт бәйрәм. Быел исә киңәшләшкәннән соң, авылда самавыр бәйрәме уздырырга булганнар. Читать дальше...