«Зәй шикәре» заводы модернизацияләүне төгәлләүгә әзерләнә
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). «Агрокөч» холдингы составына кергән «Зәй шикәре» заводы ел саен предприятиеләрдә модернизацияләү кампанияләре үткәрә. Хәзерге вакытта предприятиедә аны төгәлләүгә әзерләнәләр: киптерү бүлеге реконструкцияләнә, газ миче төзелә, чөгендер сыгынтысын пресслау җайланмасы урнаштырылган. Шикәр киптерү комплексының яңа җайланмасы завод егәрлегенә тулысынча туры килә һәм ул гарантияле сыйфатлы, тиешле дымлылыкта ак шикәр алырга мөмкинлек бирәчәк, бу исә аның тиешенчә саклануын тәэмин итәчәк. Читать дальше...