Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 10.09.2021

Иртәгә Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада 11 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Алар өч урында — «Экоагропарк», «Комета» һәм Бызов базарында эшләячәк. Шәһәр халкына үз продукцияләрен 31 фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш, ашлык, бал, ит һәм сөт продукциясе алырга мөмкин булачак. Бу турыда үбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Бу — авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сыйфатлы продукция сатып алу өчен кулай мөмкинлек»... Читать дальше...

Путин киләсе елдан мәктәпләрдә йөзү дәресләрен кертергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин балаларны йөзәргә өйрәтүне 2022 елдан балаларны белем бирү һәм оешкан балалар ялы системасына кертүне йөкләде. Путин сүзләренчә, Советлар Союзы вакытында хакимиятләр бассейннарны «зиннәтле әйбер» дип караган. Әмма, аның фикеренчә, «йөзү — ул спорт төре генә түгел, ә тормыш өчен кирәкле күнекмә, сәламәтлекне чыныктыру». Бу турыда ТАСС хәбәр итә. «Балаларны белем бирү һәм оешкан балалар ялы системасында йөзәргә өйрәтүне күздә тотарга кирәк. Читать дальше...

Татарстанда инфляция 7,1 процентка кадәр акрынайды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда еллык инфляция августта 7,1 процент тәшкил итте. Бер ай элек кулланучылар бәяләре үсеше узган елның июле белән чагыштырганда 7,4 процент тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстатның матбугат хезмәте хәбәр итә. Июль белән чагыштырганда бәяләр үсеше темпы 0,3 процент пунктына кимеде. Азык-төлек инфляциясе акрынайды — ул июльдә 7,8 процент булса, августта 7,6 процентка кадәр кимеде. Азык-төлек булмаган товарларга бәяләр үсеше темпы да 9,6 проценттан 9,2 процентка кадәр кимегән. Читать дальше...



Finiko финанс пирамидасы кертемчеләренә зыян миллиард сумнан арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Finiko пирамидасының җинаять эше Россия Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппаратына китте. Моңа күпсанлы кертемчеләргә китерелгән зур зыян һәм аларның география сәбәп булган. Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, финанс пирамиданың кертемчеләре Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук Германиядә, Австриядә, Венгриядә, Казахстанда, Кыргызстанда, АКШ һәм башка илләрдә яши. Россия Эчке эшләр министрлыгының башлангыч мәгълүматы буенча, кертемчеләргә зыян миллиард сумнан артып киткән... Читать дальше...

Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Евгений Зиничевны искә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев истәлегенә үткәрелә торган акциягә кушылды. Бүген 17.30 сәгатьтә барлык янгын сүндерү-коткару частьларында һәм министрлыкның бүлекчәләрендә махсус техника тезеп куелды. Анда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре нәкъ 15 секундка аларның утларын һәм сиреналарын кабызды. «Бүген безнең коллектив Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе армия генералы, Россия... Читать дальше...

Татарстан җитәкчелеге Леонид Любовский вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге композитор, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе лауреаты Леонид Любовский вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Композитор озак вакытлы авырудан соң 84 яшендә вафат булды. Леонид Любовский 1937 елның 24 февралендә Украина ССР Каменка шәһәрендә туган. Львов музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.  Хезмәт эшчәнлеген 1967 елда Казан дәүләт консерваториясендә укытучы булып башлый... Читать дальше...

Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» фильмы кинофестиваль лауреаты булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестивалендә «Иң яхшы документаль фильм» номинациясендә Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» фильмы җиңде. Фильм беткән авылның соңгы кешесе булган Габдулла турында. Фильм татарча төшерелгән. Алмаз Нургалиев сәхнәдән татар телендә әти-әнисенә, якыннарына рәхмәтләрен җиткерде. «Фильмыбыз шулай бәяләнгән икән, димәк, без дөрес юлда», - диде ул. «Җиде утрау арасында» — кинофестивальнең төп конкурсына кергән дүрт Татарстан фильмының берсе. Читать дальше...

Казан янында булган юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 15.00 сәгатьтән соң Казан-Йошкар-Ола автоюлының бишенче чакрымында авария булган. «Татар-информ» агентлыгына республиканың Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, «Лада» йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «МАЗ» йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. «Лада» автомобиле белән идарә итүче 40 яшьлек ир-ат каты имгәнгән һәм юл-транспорт һәлакәте урынында ук үлгән. Авариядә гаепле йөртүчене тикшерү ачыклаячак», — диде Россия Эчке эшләр... Читать дальше...



Казан кинофестиваленең Милли конкурсында рус телендә төшкән фильмнар җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли конкурсында рус телендә төшкән фильмнар җиңде. «Милли конкурс» җиңүчеләрен сәхнәдән мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов котлады. Милли конкурсның төп премиясе Айнур Зиннәтовның «Прохлада глаз» фильмына тапшырылды. Призны режиссер Айнур Зиннәтов һәм төп рольне башкарган актер Эдуард Айткулов кабул итеп алды. Призның суммасы 200 мең сум. Читать дальше...

Казан кинофестиваленең матбугат призын «Татар-информ» журналисты тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестиваленең матбугат призын «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова тапшырды. Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә матбугат жюриы оештырылды. Әлеге жюри әгъзалары Дмитрий Пивоваров, Айсылу Хафизова һәм Рузилә Мөхәммәтова фестиваль фильмнарын карап чыгып журналист карашыннан иң яхшы фильмны билгеләделәр. Журналистлар карашынча, иң яхшы фильм — режиссер Ивайло Христовның «Курку» фильмы (Болгария). Казанның «Пирамида»... Читать дальше...

Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» фильмына Татарстан Президенты призы тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман кинофестивалендә Татарстан Президенты призы Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» фильмына тапшырылды. Призны ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды. Сәхнәгә призны кабул итеп алырга чыккан режиссер Илдар Ягъфәров бу призның иң әһәмиятлесе булуын ассызыклады. Ул кино төшерү төркеменә рәхмәтләрен җиткерде. Татарстанда төшерелгән әлеге фильмның киносценарий авторы — Мансур Гыйләҗев. ... Читать дальше...

Казан шәһәре мэры призы Булат Минкинга тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман кинофестиваленең традицион бүләге — Казан шәһәре мэры призы Булат Минкинга тапшырылды. Журналист, драматург, кинорежиссер Булат Минкинның «Берүзе» кыска метражлы документаль фильмы кинофестивальнең төп конкурсында катнашты. Призны Казан башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырды. Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Казан халыкара мөселман кинофестивален ябылу тантанасы бара.

Олимпия йолдызлары Казанда «Спорт дөньясы» фестиваленә югары бәя бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Спорт дөньясы» илкүләм фестивале тәмамланды, анда Россиянең 10 легендар спортчысы катнашты. Фигуралы шуучылар Алексей Ягудин һәм Татьяна Тотьмянина, «Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий, бокс һәм тайлар боксы буенча дөнья чемпионы Григорий Дрозд, паралимпияче Алексей Ашапатов, совет футболчысы Евгений Ловчев, озынлыкка сикерү буенча Олимпия чемпионы Татьяна Лебедева, өстәл теннисы буенча Россиянең атказанган тренеры Белла Анисимова һәм... Читать дальше...

Башкортстанның Сибай шәһәрендә Кымыз фестивале булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Башкортстанның Сибай шәһәрендә «КымызFEST» фестивале уза. «КымызFEST» фестивалендә дегустация зоналары һәм кымыз әзерләү буенча остаханәләр эшли. Фестивальдә катнашучылар һәм шәһәр кешеләре мөстәкыйль рәвештә байталны саву һәм тайны ашату мәйданчыгы эшли. Язучылар Лев Толстой һәм Антон Чехов, шагыйрә Марина Цветаева Башкортстанда ял вакытында нәкъ менә кымыз белән дәваланган. Ул матдәләр алмашын нормальләштерә, оксидлашу-торгызу процессларын көчәйтә... Читать дальше...

Миңнеханов Чернышенкодан җәйге корылыктан зыян күргән хуҗалыкларга ярдәм итүне сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендәге Идел буе федераль округы төбәкләренең социаль-икътисади үсешенә багышланган киңәшмәдә катнашты. Чарада шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та булды.  Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел җәй Татарстан һәм федераль округның кайбер төбәкләре корылыктан җитди зыян күрде. «Соңгы тапкыр мондый корылык 2010 елда булды... Читать дальше...

Тверьдә Татарстан көненә багышланган концертта Мәскәү артистлары чыгыш ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 11 сентябрь көнне, Тверь шәһәрендә Татарстан көненә багышланган бәйрәм концерты була. Анда Мәскәүдән килгән артистларның чыгышы көтелә. «Программада, әлбәттә, Тверь өлкәсе татарларының автономиясе үзешчәннәре башкаруында чыгышлар булачак. Чарада шулай ук Мәскәүдән килгән җырчы һәм биючеләр дә катнашачак. Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!» — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...

Быел Тверь татарлары «Татарча диктант»та беренче тапкыр катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 11 сентябрьдә, Тверь өлкәсе татарлары автономиясендә «Татарча диктант» акциясе беренче тапкыр булачак. «Диктант 11.00 сәгатьтә башлана. Татарларыбызны чакырдык, килергә теләүчеләр бар. Безнең оешмада „Татарча диктант“ беренче тапкыр уза. Безгә Максим Горький исемендәге китапханәне бирделәр. Анда техник мөмкинлекләр яхшы», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Башка еллардан аермалы буларак... Читать дальше...

Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Физик культура үстерү советы утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча РФ Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында катнашты. Утырышны РФ Президенты Владимир Путин уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Катнашучылар ХХХII Олимпиада һәм XVI Паралимпия җәйге уеннарында Россия спортчыларының чыгышы нәтиҗәләре, шулай ук балалар-яшүсмерләр спортын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Әлбәттә, безнең спортчылар — молодец. Читать дальше...

Уфада Милли киемнәр көнендә башкорт костюмнары дефилесы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Башкортстан Республикасында Милли киемнәр көне билгеләп үтелә. Аларның һәрберсенең үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Милли костюм — ул гади кием генә түгел, ә бөтен халык турында сөйли ала торган зур тарих. Аны традицияләр һәм гореф-гадәтләр кебек сакларга кирәк. Бөтендөнья башкорт корылтае Милли киемнәр көненә Уфаның зур сәүдә үзәкләрендә башкорт милли киемнәре дефилесын карарга тамашачылар күп җыелды, дип хәбәр итә «Башинформ» . Үзенчәлекле чарада... Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Пушной

Кировчанин обыграл телеведущего Александра Пушного и получил деньги





Персональные новости
Владимир Путин

«Есть ответы на вопросы бизнеса»: Хуснуллин об итогах встречи с Путиным на РСПП





Исламия Мәхмүтова каберенә таш куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Исламия Мәхмүтова каберенә таш куелды. «Кабер ташы ачылу хөрмәтенә бар гомерен татар театрына багышлаган күренекле артистка Исламия Мәхмүтова каберен зыярәт итәргә Тинчурин театры коллективы, кызлары, туганнары, якыннары, шулай ук республиканың башка театрлары вәкилләре, журналистлар килгән иде», — дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат үзәге. Чарада Исламия Мәхмүтова рухына Коръән аятьләре укылды. Читать дальше...

21 сентябрьдән Россия белән Белоруссия арасында авиаэлемтә яңадан гамәлдә була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 21 сентябрьдән Белоруссия белән авиаэлемтәгә барлык чикләүләр алыначак. «Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Хөкүмәт 2021 елның 21 сентябреннән Белоруссия белән авиация элемтәсенә барлык чикләүләрне бетерү турында карар кабул итте», диелә Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә. Билгеләп үтелгәнчә, Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы югары булу сәбәпле, вакытлыча чикләнгән ике ил арасындагы авиаочышлар тулысынча торгызылачак.

Татарстанлылар исерек машина йөртүчеләргә ЮХИДИ телеграм-каналларында зарлана алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ, Полина Шевчук). Республика ЮХИДИ идарәсендә исерек машина йөртүчеләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар турында аноним мәгълүмат алуның яңа форматы барлыкка килде. Хәзер теләгән һәркем кагыйдә бозу очраклары турында Дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналында яза алачак. Мондый каналлар республиканың һәр районында булдырылган. Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, үзеңә кирәкле Телеграм-каналны, «ЮХИДИ» һәм район исемен җыеп, мессенджерда табарга мөмкин. Читать дальше...

«Татарча диктант» катнашучылары: Әдәбиятны укып үскән кешегә диктант язу авыр түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татарча диктант» акциясе быел алтынчы тапкыр оештырылды. Татар әдәбиятын укып үскән катнашучылар диктантны язу авыр түгел дип белдерде. «Хаталарым була, әмма бик күп түгел. Мин татар әдәбиятында тәрбияләнеп үстем, мәктәптә, педагогика көллиятендә татарча белем алдым. Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, Габдрахман Әпсәләмовларны укып үскән кешегә татарча диктант язу бер дә авыр түгел», — диде Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина. Читать дальше...

Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачыла. «Истәлек тактасы җырчы яшәгән йорт диварына — Казан шәһәре, Татарстан 7нче йорт адресы буенча урнаштырылган. Ачылу тантанасы 2021 елның 16 сентябрендә 11.00 сәгатьтә була», — дип хәбәр итә мәдәният министрлыгының матбугат үзәге. Тантанага күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, җырчының туганнары, танылган артистлар, ветераннар чакырылган. Читать дальше...

РФ Дәүләт Думасы депутаты торак йортларда җылыту нормаларын үзгәртергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ). Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә булган фаҗигадән соң РФ Дәүләт Думасы депутаты Елена Вторыгина Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга күп фатирлы йортларда җылыны тәүлеклек уртача температура +10 градус (+8 градус урынына) тәшкил иткәндә бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, мондый температура йортларга җылы биргәнче хәзерге кебек биш түгел, ә өч тәүлек торырга тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Депутат искәрткәнчә, йортта... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Результаты забега на 5 км на Московском полумарафоне. Аплачкина и Голоктионов установили рекорды соревнований


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Россиянка Андреева стала рекордсменкой на турнирах WTA-1000


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Поведение Путина вызвало резонанс, потерянные в 90–е заводы возвращаются РФ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

«Надо меньше есть!» Певица Ортман раскрыла секрет поддержания хорошей формы



Москва

В Башкирии смертельная авария забрала жизни четырех человек, в том числе двух детей

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net