Актанышта инновацион технологияләр сыер тоягын авыртусыз чистарта
(Актаныш, 29 сентябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). Актанышның Нур Баян исемендә хуҗалыгында узган зонаара семинар киңәшмәнең гамәли өлешендә бүген авыл хуҗалыгының терлекчелек өлкәсенә килеп кергән өр-яңа технологияләрнең ничек гамәлгә ашырылуын күрсәттеләр. Шуларның берсе- сыер тоякларын эшкәртүнең инновацион технологияләр ярдәмендә терлеккә авырлык китермичә башкарылуы. Район ветеринария берләшмәсе җитәкче-белгечләре киңәшмәдә катнашучыларны хуҗалыкларда соңгы елларда алып барган тәҗрибә белән таныштырды. Читать дальше...