Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 15.09.2021

Төмән татарлары «Яңарыш» газетасын туган көне белән котлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының « Яңарыш » сайтын 31 яшьлек туган көне белән укучылары котлый. «Быел „Яңарыш“ ыбызга тагын бер ел өстәлде — 31 ел булды. Киләчәктә 41, 51ләрен дә каршы алырга насыйп итсен. Һәрвакыт яшәсен! Без „Яңарыш“ сыз яши алмыйбыз, безгә ансыз саф һава да җитмәс, тормышыбызның яме дә бетәр. Аның өчен, исәнлек-саулык белән киләчәктә ирешкән дәрәҗәләрегез, уңышларыгыз рәхәтлек, җан тынычлыгы китереп, масаеп-шатланып „Яңарыш“ белән бергә яшик! „Яңарыш“ ыбыз бар ... Читать дальше...

Чувашиядә бишенче тапкыр милләтара журналистика мәктәбе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Быел Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә уза торган милләтара журналистика мәктәбе бишенче тапкыр укучылар җыйды. Анда Чуваш дәүләт университетының журналистика бүлеге студентлары белән берлектә Россиянең 27 төбәгеннән дә егет-кызлар катнаша. Чувашия мөселманнарының диния нәзарәте һәм Россия мөселманнарының дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов ярдәме белән укучылар мәктәпнең кураторы, Милләтара журналистика гильдиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Светлана Кузнецова... Читать дальше...

Ульяновск өлкәсе татарлары: Дәү әни өйрәткән тел онытылмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең « Өмет » газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова «Дин дәресләре мәктәбе» чарасыннан соң уй-фикерләре белән уртаклаша. Ямьле җәйнең соңгы көнендә алтмыштан артык милләттәшебез ак теплоходка утырып Идел елгасы буйлап сәяхәткә чыкты. Бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган чараны оештыручыларга — «Дин дәресләре мәктәбе» җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова белән юмарт эшмәкәр Марат Якуповка мөслимәләр олы рәхмәтләрен юлладылар. Асия... Читать дальше...



Казанда сайлау көннәрендә берничә урамда машиналар хәрәкәте чикләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда сайлаулар узган көннәрдә, 17-19 сентябрьдә, юлларның берничә участогында хәрәкәт чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды. Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, 17 сентябрь 0:00 сәгатьтән 24:00 сәгатькә кадәр  «Казан» гаилә үзәге парковкасына керү чикләнә. Җомга көнне кич белән биредә автокинотеатр эшләячәк, сеанслар 19:00 сәгатькә һәм 21:00 сәгатькә планлаштырылган. Фильмнарны «Мин тавыш бирдем!» беләзеге булган кешеләр карый алачак. ... Читать дальше...

Татарстан Диния нәзарәте дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллинга ярдәм җыю игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» Хәйрия фонды һәм РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең хәйрия фонды танылган мөселман спортчысы, дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллинга ярдәм өчен акча җыю игълан итте.   Татарстанның джиу-джитсу федерациясе президенты, Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер Айрат Кәлимуллин бүгенге көндә җитди авыру белән көрәшә. Анда 4нче дәрәҗәдәге яман шеш, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте. Читать дальше...

Төньяк Атлантика циклоны Казанга аномаль салкыннар алып килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Төньяк Атлантикадан исүче һава массалары аркасында алдагы көннәрдә Казанда аномаль салкын һава көтелә. «Алдагы җиде-ун көндә Казанда көндезге температура түбән, төнлә тагын да түбәнрәк булачак. Иң салкын төннәр шимбәдән якшәмбегә һәм якшәмбедән дүшәмбегә каршы көтелә. Кырау төшүе ихтимал», — дип белдерде профессор, география фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының метеорология, климотология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ»га. Читать дальше...

Әлфәт Закирҗанов: Язучылар арасына Миләүшә Хабетдинова кебек тәнкыйтьчеләр җитми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучылар берлегенә Миләүшә Хабетдинова кебек актив тәнкыйтьчеләр кирәк, ди Әлфәт Закирҗанов. Әмма билгеле бер чикләүләр аркасында алар Берлеккә тәкъдим ителә алмавын искәртә. «Безнең татар әдәбиятын ярата, белә торган берничә актив шәхесебез бар. Матбугатта йөзләгән чыгышлары булса да, Миләүшә кебекләрне Берлеккә ала алмыйбыз. Чөнки нигезләмә буенча китап булу сорала. Әмма тәнкыйть мәкаләләрен китап итеп чыгару авыр мәсьәлә» — диде Татарстан... Читать дальше...

Самарада татар тарихчысы Мурат Сафинның 90 еллыгына багышланган конференция була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 20 октябрьдә Самара өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе шәһәрнең беренче яңа заман татар тарихчысы Мурат Сафин тууга 90 ел тулуга багышланган тарихи-мәдәни төбәк конференциясе үткәрә. Чара быелның 20 октябрендә Самара өлкә универсаль китапханәнең актлар залында узачак, дип хәбәр итә «Самара татарлары» сайты. Конференциянең төп темасы Самара төбәгендә яшәүче татарларның тарихы һәм мәдәниятына кагылышлы күп төрле проблемалар булачак. Соңыннан конференция материалларын аерым басма итеп әзерләргә җыеналар. Читать дальше...



Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда өч кеше — 1936, 1938 һәм 1949 елда туган хатын-кызлар яңа коронавирус инфекциясе аркасында вафат булган. Үлемнең сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. «Вирус идентефикацияләнде», — диелә Татарстан Республикасы Сәламатлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә. Шулай итеп, Covid-19  вирусы аркасында вафат булучылар саны республикада 712 кешегә җитте.

Кабан күле буенда «Иске Татар бистәсе аксакаллары» дип аталган фотокүргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Кабан күле буенда борынгы татар сәүдәгәрләренең нәсел дәвамчыларына һәм шәһәребезнең тарихи районы аксакалларына багышланган фотокүргәзмә ачылды. Татарстан Республикасы башкаласының парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Иске Татар бистәсе аксакаллары» экспозициясенә 16 фото сайлап алынган. Барлык фотоларның геройлары дип әйтерлек бистәдә туып үскән һәм әлегә кадәр бистә тормышында катнашып яшиләр: экскурсияләр уздыралар... Читать дальше...

Данис Шакиров: Татар халкы бәйрәмдә генә түгел, бәла-каза килгәч тә берләшә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров татар халкының кайгыда да берләшү сәләтен әйтте. «Бәйрәмнәрдә генә без бергә дип әйтергә яратабыз, алай түгел. Татар халкы Сабан туйларында гына берләшми. Татар халкы бәла-каза килгәч тә берләшә ала. Омск өлкәсе Каракүл авылында булган фаҗига халкыбызны берләштерде», — диде Данис Шакиров журналистларга «Милләт җыены» на багышланган матбугат конференциясендә. Каракүл авылы... Читать дальше...

Балалар әдәбияты остаханәсе Алиш премиясенә Эльмира Шәрифуллинаны тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең Балалар әдәбияты остаханәсе Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиягә шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаны тәкъдим итте. «Эльмира Шәрифуллинаның „Ак бүре турында баллада“ әсәре „Идел“ журналында басылып чыккан, „Китап“ радиосы аудиокитап форматында әзерләгән», — дип мәгълүмат бирде Берлекнең балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе Вакыйф Нуриев. Бүген Язучылар берлегендә Проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы узды. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең сәүдә-икътисади багланышлары зур

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русский белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең сәүдә-икътисади багланышлары зур. Ульяновскига бензин һәм дизель ягулыгы, шиннар, йөк автомобильләре, химия продукциясе, ашлама, катнаш азык, пыяла һ.б. Читать дальше...

Табиблар йокысызлыктан даруларсыз гына котылу ысулын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Гадәтләрне һәм көн тәртибен үзгәртеп кенә дә йокысызлыктан котылып була, ди табиблар.  Йокысызлык проблемасын көндәлек физик активлык һәм йокы-уяну режимын төгәл саклау аша хәл итәргә мөмкин. Бу хакта Британиянең  Daily Express газетасына сылтама белән РИА Новости яза. «Йокының сыйфаты йоклау сәгатьләре санына караганда мөһимрәк», — ди галимнәр. Экспертлар йокларга ятканчы кимендә бер-ике сәгать алдан ашамаска киңәш итә. Алар фикеренчә, ятар алдыннан җылы сөт... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Инновацион үсеш министры белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Инновацион үсеш министры Ибраһим Абдерахманов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанга визиты кысаларында Ибраһим Абдерахманов TCI-2021 24 нче глобаль конференциясе эшендә катнашачак, «Химград» технополисында, КФУда һәм Иннополис ИТ-шәһәрендә булачак. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Үзбәкстанның... Читать дальше...

Экологлар Алексеевск районында Кама елгасында балыклар һәлак булуын раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан экологлары балыклар һәлак булуы турында мәгълүматны тикшерү өчен, Алексеевск районы Сакон авылына Кама елгасы ярына кабат барды. «Балыклар үлү бер урында — утрауда ачыкланды. Бу — күпләп һәлак булу түгел. Яр буенда ята торган балык үләксәләре балыкчылар ятьмәсеннән калган булуы ихтимал. Әлеге факт буенча чараларны вәкаләтле ведомство — Татарстан Республикасы буенча Балыкчылык федераль агентлыгы күрәчәк», — ди Татарстан Экология... Читать дальше...

Казанда ике дистә ел элек барган «Йолдызлар сәламе» эстрада фестивале яңартыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанда «Йолдызлар сәламе» дигән проект яңартылачак. Яңа проект 28 сентябрь Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була. «Проект 20 ел элек Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булган иде. Кабат сәхнәгә кайтарасыбыз килә. Концерт өч буын татар артистларын берләштерә һәм ике тәнәфестән торачак», — диде Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов матбугат вәкилләре белән очрашуында . Читать дальше...

Якын көннәрдә Казанда әбиләр чуагы көтелми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы көннәрдә Казанда әбиләр чуагы көтелми. Бу атнада кыска вакытка җылытуны әбиләр чуагы дип булмый. Профессор, география фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының метеорология, климотология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шулай дип белдерде. «Бездә хәзер көнбатыш процесс бара, ул бик тотрыксыз. Дүшәмбе һәм сишәмбе без Атлантик циклонның җылы өлешендә идек, шуңа күрә Казанда җылы булды. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисы резидентлары белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Химград» технополисында булдылар. Рөстәм Миңнеханов технополис резидентларының җитештерү мәйданчыкларын карады, дп хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Ул «Индевер» (полимер түгүткәргечләр җитештерү), «Прецезия» ИҮ» (эшкәртелүче йөкләр күләмен мониторинглау һәм бәяләү өчен техник чаралар комплексын чыгару), «РМД» (төрле материалларның үзенчәлекләрен тикшерү һәм авиаконструкцияләрне сынау лабораториясе булдыру)... Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

Тимати высмеял Джигана: "Не собьется, будет уже круто"





Персональные новости
Владимир Путин

«Есть ответы на вопросы бизнеса»: Хуснуллин об итогах встречи с Путиным на РСПП





«Милләт җыены»на Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та чакырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев «Милләт җыены»на чакырылганын әйтте. «Рөстәм Ямалиевка чакыру җибәрдек. Мәскәү татарлары штабы, Рөстәм Ямалиев белән элемтә һәрвакыт булды, бүген дә без элемтәдә. Аның фикерләре, тәкъдимнәре, милләт язмышына битараф булмавы ачыктан-ачык билгеле. Без бернинди каршылыкта түгел, имза белән рәсми хат җибәрдек. Татар конгрессының төп максаты ... Читать дальше...

Коронавирустан прививка ясатучылар арасындагы лотерея җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген коронавирустан вакцина ясаткан өчен 100 мең сумга ия булучы беренче җиңүчеләр ачыкланды. Лотерея Россия Хөкүмәте карары белән июль аенда башланып киткән иде. Җиңгән сертификатларның номерлары проектның «Бонус за здоровье» сайтына урнаштырылган. Нәтиҗәләрне дәүләт хезмәтләре порталында да белергә була. Җиңүче итеп 1 мең россияле сайланачак. 14 октябрьдә лотереяны икенче тапкыр уйнаталар. Исегезгә төшерәбез: Министрлар Кабинеты бүген иртән призларның беренче уйнатылышы башлануын хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру белән танышты. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, башта Рөстәм Миңнеханов Краснококшайская, 154 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдында булды. Территорияне төзекләндерү барышында җәяүлеләр өчен уңайлылыкка аерым игътибар бирелгән. Җәяүлеләр юллары ремонтланган, тышкы яктырту эшләре башкарылган... Читать дальше...

«Яңа татар җыры» бәйгесе җиңүчеләре авторлык хокукларын Ваһапов фондына тапшырачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов «Яңа татар җыры» бәйгесенең икенче этабын уздыра. Бу бәйгедә җиңгән авторлар хокукларын Ваһапов фондына тапшыра. «Конкурс шартлары буенча, җиңгән авторларның хокуклары безгә күчә. Җиңү яуламаган авторның бөтен хокукы йөз процент үзенә кайта», — диде Рифат Фәттахов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Узган ел конкурсның нигезләмәсе нигезендә бәйгенең җиңүчеләре генә түгел, икенче турга... Читать дальше...

Конгресс Үзбәкстандагы татар мәдәнияте үзәгенең 30 еллыгын билгеләп үтәргә җыена

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ташкентта Үзбәкстандагы татар мәдәнияте үзәгенең 30 еллыгын билгеләп үтү ниятләнә. «Ташкентта 29 октябрьдә „Татар кызы“ халыкара бәйгесе финалын, 30 октябрьдә Үзбәкстандагы татар мәдәнияте үзәгенең 30 еллыгын уздырачакбыз», — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров журналистларга матбугат конференциясендә. Ул август аенда Республика көне алдыннан 48 төбәктән, 6 чит илдән «Татар кызы» халыкара бәйгесе ярымфиналистларын... Читать дальше...

Башкорт рәссамнары «Урал-батыр» эпосы буенча анимацион фильм әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстан рәссамнары «Урал-батыр» эпосы мотивларына нигезләнеп яңа анимацион фильм әзерләү эшенә керешкән. «Башинформ» язганча, әлеге фильмда яхшылык һәм явызлык көрәше тасвирлана. Фильм биш минутлык. Ул «Шүлгән-Таш» музей комплексының соңгы залында күрсәтеләчәк. Музейга килүчеләр барлык композицияләрне караганнан соң, маршрут ахырында экранлы зур холлга килеп чыгачак. Монда Шүлгән-таш мәгарәсенең башкорт халык эпосы белән бәйләнешен күрергә була, диелә хәбәрдә. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Huawei представила IDS на 26-м Всемирном энергетическом конгрессе





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

Рэпер Джиган вызвал Тимати на поединок после публичных насмешек в свою сторону прямо во время шоу



Москва

На парад Победы в Москве запретили проносить вейпы, флаги и воздушные шары

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net