Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 09.09.2021

Чүпрәледә ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 9 сентябрь, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Чүпрәленең «Дачный» бистәсендәге Дементьев урамындагы дүрт  фатирлы яңа йорттан районда яшәүче дүрт ятим балага фатир ачкычлары тапшырылды. Яңа йортта барлык уңайлыклары булган фатир хуҗаларының күбесе гаиләле, балалары да бар. Яңа фатирга ия булучыларны район башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин котлады. «Бүген районда күптән көтеп алынган шатлыклы вакыйга — без райондашларыбызга фатир ачыкычлары тапшырабыз. Читать дальше...

Кош гриппы куркынычы булу сәбәпле, ветеринария хезмәте йорт кошларын суюны сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-Информ», Гөлнар Гарифуллина). Кош гриппы куркынычы булу сәбәпле, кошларны вакытында сую хәерлерәк. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.  Ул көзен күчмә кошлар җылы якка киткәндә кош гриппы куркынычы булуын искәртте, шул сәбәпле инде үскән йорт кошларын суюны сорады.  «Инфекция үтеп керә икән, барлык кошларны яндырырга туры киләчәк. Сәнәгатьтә үстерелгән кошларны кертеп... Читать дальше...

Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре язылган иске кәгазьләрне макулатурага тапшырып була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Ак кәгазьгә — яңа тормыш» дип исемләнгән республикакүләм хәйрия акциясен игълан итте. Акция барышында Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне дә җыю оештырылачак. "Билгеле булганча, андый кәгазьләр үзләренә аерым игътибар һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итә", диелгән ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.  Хәйрия акциясе бүген башланып китте һәм 2021 елның 29 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Макулатурадан... Читать дальше...



Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы теркәлгән Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән, - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 1947 һәм 1951 елларда туган ике ир-ат һәм 1950 елда туган бер хатын-кыз коронавирустан вафат булган. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан барлыгы 704 үлем очрагы теркәлгән.

Җомга көнне Татарстанда томан һәм көчле җил була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә секундына 15 метр тизлектә исүче җил көтелә. Иртәгә аязучан болытлы көн булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк. Температура төнлә 7-12 градус җылы, көндез исә 12-17 градус җылы булыр дип фаразлана.

Казан мөселман киносы фестивале ике кинофорум белән килешү төзегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова). Казан халыкара мөселман киносы фестивале оештыручылары Мәскәүнең «Литература и кино» һәм Санкт-Петербургның «Влюбленные в искусство» кинофорумнары белән хезмәттәшлек килешүенә кул куйган. «Бу килешүләр безнең өчен яңа мөмкинлекләр ача. Алар ярдәмендә без бер-беребез арасында фестиваль программалары, фильмнар белән алмашына, уртак проектлар эшли алабыз», — дип белдерделәр Казан кинофестиваленең матбугат хезмәтеннән. Хәзерге вакытка Казан... Читать дальше...

Сызрань шәһәренең җәмигъ мәчете төзелешен төгәлләр өчен акча җыялар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Сызрань шәһәренең җәмигъ мәчете төзелешендә гөмбәзәләрне металл белән тышлау эше бара. Алга таба эшне дәвам итү өчен халыкның ярдәме кирәк, ди «Сызрань Җәмигъ мәчете» җирле мөселман дини оешмасының өлкән имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев. Бу хакта Самара татарлары сайты яза. «Бу төзелештә катнашу һәр мөселман өчен саваплы гамәл. Әлеге изге эшкә бирелгән һәр сум Сызрань шәһәренең җәмигъ мәчете төзелешен тизрәк тәмамларга ярдәм итәчәк", - диде хәзрәт.

Татар һәм рус телләрендә Татарстан топонимнары катологы чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Пространство белешмәләре фонды сайтында рус һәм татар телләрендә Республика топонимнары каталогы урнаштырылды. Хәзерге вакытта анда 3 мең торак пункт атамасы бар. Документ Россия Федерациясенең Географик атамаларының дәүләт каталогына нигезләнгән. Соңгысы Татарстан республикасының Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасындагы административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар реестры мәгълүматлары белән тулыландырылган. Торак пункт атамалары алфавит тәртибендә бирелгән. Читать дальше...



Миңнеханов Чернышенкодан агросәнәгать комплексына ярдәм итүен сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россиянең вице-премьеры Дмитрий Чернышенконың Идел буе федераль округы субъектларының социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә багышлап уздырган киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә эшенә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Игорь Комаров та кушылды. Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның һәм федераль округның кайбер төбәкләре корылыктан җитди зыян күрүен әйтте. Читать дальше...

Россиянең тагын 12 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең тагын 12 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме биреләчәк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Победа» оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде. «Мин әлеге мәртәбәле исем алулары белән Россиянең 12 шәһәрендә яшәүче халыкларны тәбриклим», — диде ил башлыгы. Ул указга тиз арада кул куеласын әйтте. Яңа статусны Оха, Ступино, Кострома, Лысьва, Сызрань, Мончегорск, Воркута, Алдан, Бологое, Чита, Дзержинск һәм Кемерово шәһәрләре алачак. Путин әлеге исемлекнең тулыланасын белдерде. Читать дальше...

Яшьләр министры Дамир Фәттахов яңа вазифага билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Дамир Фәттахов  Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары вазифасына билгеләнде. Әлегә кадәр ул Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгын җитәкләгән иде. Яңа вазифага билгеләнүе турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үзе хәбәр итте. «Мин әле генә белдем. Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мушистин кул куйган документны җибәрделәр. Хәзерге вакытта мин Кырымда „Таврида“ фестивалендә», — диде Фәттахов. ... Читать дальше...

Санкт- Петербургта Татарстан Республикасы көне уңаеннан тантаналы кичә уза

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Традиция буенча инде алты ел рәттән Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан Республикасы көне уңаеннан төрле чаралар уза. «Быел 16 сентябрьдә Невский проспектындагы 86 йортта урнашкан К. С. Станиславский исемендәге Актерлар йортында Санкт-Петербургның атаклы җырчылары һәм артистлары катнашында классик музыка концерты оештырыла», – дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге. Бу көнне сәхнәдә Россиянең атказанган... Читать дальше...

Ислам дөньясы университетлары федерациясенең утырышы 2022 елда Болгарда узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Дини форум һәм Ислам дөньясы университетлары федерациясенең утырышын уздырырга планлаштырыла. «Чараларның федераль һәм региональ планы кысаларында без аерым тәкъдимнәр белән чыктык, аларның берничәсе кабул ителде», — дип белдерде Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 этаж» проекты кысаларында биргән әңгәмәсендә. Читать дальше...

Башкортстанда умартачылар форумы уза

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында умартачыларның традицион «Пчелотуй» форумы уза. Башкортстанга тәҗрибә уртаклашыр өчен Оренбург, Чиләбе һәм Ульяновск өлкәләреннән, Татарстан, Чувашия республикаларыннан умартачылар җыелачак. «Ковидка каршы тыюлар булу сәбәпле, аны рәсми булмаган мохиттә, рәсми өлешсез генә үткәрергә уйлыйбыз. Күбрәк игътибар аралашуга һәм тәҗрибә уртаклашуга биреләчәк», — дип белдерде бәйрәмне оештыручыларның берсе Марат Зәйруллин. Читать дальше...

Айзат Минһаҗның татар әдәбияты тарихына багышланган каллиграфик эшләре тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар китабы йортында каллиграф, Истанбулдагы сәнгать университеты студенты Айзат Минһаҗевның каллиграфик эшләре тәкъдим ителде. «Имлә» дип исемләнгән әлеге күргәзмә ТР Милли музее фондында саклана торган экспонатларны да үз эченә ала. Күргәзмә татар язуы тарихы контекстында татар әдәбияты тарихына багышланган. Айзат Минһаҗевның дүрт картинасы Татар китабы йортында әдәби-каллиграфик перфоманс вакытында ясалган. Айзат Минһаҗев каллиграфия белән 11 яшеннән шөгыльләнә башлаган. Читать дальше...

Свердловск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). 6 сентябрьдә Свердловск өлкәсенең Әҗегол авылында татар эстрадасы йолдызлары катнашында зур концерт булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Чараның мактаулы кунаклары арасында Әртә шәһәр округы башлыгы Алексей Константинов, Свердловск өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты Альберт Абзалов, Свердловск өлкәсе губернаторы киңәшчесе Михаил Копытов бар иде. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле... Читать дальше...

Кырым имамнарына яңа ноутбуклар һәм принтерлар тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәтенда район имамнарына яңа ноутбуклар һәм принтерлар тапшырдылар. Техник база Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды булышлыгы белән яңыртылды. Бу хакта Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте яза.                                                                               Яңа компьютер техникасы имамнарга... Читать дальше...

Мәгариф министрлыгы 17 сентябрьне мәктәпләрдә уку көне дип билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Россия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев 17 сентябрьнең мәктәпләрдә уку көне булуын әйтте. 17 сентябрь көнне мәктәпләр эшли. Укучылар белән сайлаучылар агымын аерып булганда, дәресләр уздырыла, ә аеру мөмкин булмаган оешмалар дәрестән тыш чаралар оештыра ала, дип белдерде Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Александр Бугаев. Бу хакта РИА Новости яза. «Сайлауларга кагылышлы чаралар уздырылмый торган мәктәпләрдә, әлбәттә, гадәти уку көне булачак. Читать дальше...

Самара татарлары авылның төп байлыгы — хезмәт сөючән кешеләрдә дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). « Бердәмлек » газетасы журналисты Фәния Кәримова Самара өлкәсенең Похвистнево районының Гали авылында яшәүче Бәхрәмия Латыйпованың гаиләсе белән таныштыра. Авыл халкына хезмәт сөючәнлек, бердәмлек, үҗәтлек хас. Аның үз бәйрәмнәре, күркәм сыйфатлары, гореф-гадәтләре бар. Авыл хуҗалыгы фидакарь хезмәткәрләре, укытучы-табиблары, социаль хезмәткәрләре белән көчле. Анда туганнарының һәм тирә- яктагы күршеләренең кайгы-хәсрәтенә битараф булмаган тырыш, уңган һәм булган шәхесләр яши. Читать дальше...


Музыкальные новости
Денис Мацуев

Денис Мацуев выступит на фестивале "Владивостокские сезоны" в рамках ВЭФ-2024





Персональные новости
Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)





«Татмедиа» басмаларына язылучылар арасында бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). «Татмедиа» бинасында «Язылган өчен скутер, телевизор һәм башка бүләкләр!» дип аталган чараның җиңүчеләрен бүләкләделәр. Акция медиахолдингның берьюлы ике яисә берничә басмасына язылган әбунәчеләре арасында узды. «Татмедиа» акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда соңгы ярты елда сатылган газета һәм журналларның күләме ике тапкыр арткан. «Бу бик зур үсеш. Чынлап та, хәзер журнал, газета, китаплар белән күбрәк кызыксыналар. Читать дальше...

Байконурда мәчет төзергә ниятлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Казахстанның Байконур шәһәрендә мәчет төзергә мөмкиннәр, әлеге тәкъдим турында җәмәгать тыңлауларында фикер алышачаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы шәһәр хакимиятенә сылтама белән хәбәр итә. «Байконур шәһәр хакимияте башлыгының 2021 елның 6 сентябрендәге боерыгы нигезендә, Байконур шәһәрендә йортлар салу һәм җирдән файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча даими эшли торган комиссия 14 сентябрьдә җәмәгать тыңлаулары үткәрелүе турында хәбәр итә», — диелә хакимият сайтында. Читать дальше...

Татарстан Президенты һәм Омск губернаторы килешүне гамәлгә ашыру планын имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков төбәкара килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планын имзаладылар. Тантаналы чара бүген Казан Кремлендә узды. Александр Бурков Казанга «Россия — спорт державасы» Халыкара спорт форумында катнашу өчен килгән. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов Омск өлкәсе делегациясенә Татарстанга килгән өчен рәхмәт белдерде. Читать дальше...

Чувашиянең «Гөлстан» мәдрәсәсе дини белем алырга теләүчеләрне укырга чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшли торган «Гөлестан» мәдрәсәсе укучылар җыюны дәвам итә. Урта белем бирә торган «Гөлстан» мәдрәсәсенә документлар тапшыру тәртибе Россия мөселманнары Дини җыены сайтында чыкты. Биредә «Имам-хатыйб» — ир-атлар өчен ислам нигезләрен укытучылар, хатын-кызлар өчен «Ислам нигезләрен укытучы»лар әзерлиләр. Укыту формасы: читтән торып — 3 ел 10 ай. Кабул итү әңгәмә һәм тапшырылган документлар нигезендә була. Беренче оештыру... Читать дальше...

Тубыл районының бер генә гаилә яши торган Урман авылында Коръән ашы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайты хәбәрчесе Римма Умитбаева Тубыл районында бер гаилә яши торган Урман авылында Коръән ашы уздырулары турында хәбәр итә. Тубыл районының Урман авылында Рәшит Арипов Тубыл шәһәренең тарихи мәчетеннән Фәннур хәзрәт Казыймовны чакырып, авылдашларын җыеп, туган авылында Коръән ашы уздырды. Ул дини чарада катнашучыларга, милли табын әзерләүчеләргә, шәһәрдән килгән бөтен авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Ел саен авылларда шәһәрләрдән... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Иван Федотов киләчәккә планнар турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Ассоциациянең төп эш нәтиҗәләре һәм 2021 ел ахырына кадәр чаралар планы турында фикер алыштылар. Шулай ук РИРА Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышы мәсьәләләре каралды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары ... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Андрей Мидловец выиграл якутский финал на первенстве России


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Виктория Азаренко

Азаренко не смогла пробиться в 1/8 финала турнира в Мадриде, уступив Соррибес-Тормо


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Прикамье» провело свыше 3 тыс. экологических исследований в I квартале 2024 года





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время движения поездов от Москвы до курортов Черноморского побережья до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Градский

В Москве семью композитора Градского обязали убрать его машины с парковки концертного зала



Москва

Четверть россиян узнают информацию о путешествиях в «Телеграме» и у блогеров

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net