Түбәнкамалыларның бер өлеше өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланды
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада 17-19 сентябрь көннәрендә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уза. Сайлауның беренче көнендә түбәнкамалыларның бер өлеше өйдә тавыш бирде. Алар арасында Илгиз Сәлахов та бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Мин сайлауга әлегә кадәр һәрвакыт үзем йөрдем. Быел үземне начар хис итү сәбәпле, комиссияне өйгә чакырырга булдым. Беренче тапкыр мондый хезмәттән файдаландым. Хәлем начар булуга карамастан, мин, һәркем кебек үк, гражданлык бурычымны үтәргә тиеш. Читать дальше...