Блогерлар «Туган як» җырына клип-ремикс төшергән
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Танылган блогерлар һәм музыкантлар Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова башкарган «Туган як» җырына клип-ремикс чыгарган. Клип «Туган җирдән чәкчәк»нең YouTube-каналында чыкты.
«Клип сюжеты популяр татар җырына юмор һәм мәхәббәт белән аерылып тора», — диелгән видео турында.
Интернет кулланучылар клипка уңай бәя биргән. «Менә хәзер бу җырны көне буе көйләп йөрим», «Җырның мондый варианты күңелемә күбрәк хуш килде», «Үзенчәлекле булган», — дип комментарийлар калдырганнар.