Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 04.09.2021

«Ак Барс» беренче периодта 3:0 җиңеп барды, әмма уен ахырында җиңелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасына 3:4 исәбенә җиңелде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.  2 сентябрь «Йокерит»ка каршы уенда «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов составта юк иде, бүген ул бозга чыкты. Беренче период. Өченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Казан командасы һөҗүмчесе Пер Линдхольм исәпне ачты (1:0). Унберенче минутта Николай Коваленко икенче алканы кертте (2:0). Унсигезенче... Читать дальше...

Иске Чүпрәле мәчетенең яңа имам-хатыйбын сайладылар

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 4 сентябрь, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). 30 елга якын эшләп килүче Иске Чүпрәле мәчетендә яңа имам-хатыйб сайланды. Җомга намазы вакытында узган җыелышта район башлыгы Марат Гафаров, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов, район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, шулай ук җирле мәхәллә халкы, аксакаллар катнашты. Имам-хатыйб вазифасына Җәмил хәзрәт Ибраһимов кандидатурасы тәкъдим ителде, ул бертавыштан сайланды. Кызганычка, мәчетнең элекке имам-хатыйбы... Читать дальше...

Менделеевскиның беренче хоккейчы кызы Яңа Воронеж шәһәре командасында уйнаячак

Tatar-inform.tatar 

(Менделеевск, 4 сентябрь, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары» ). Менделеевскиның беренче хоккейчы кызы Алия Фәрхетдинова агымдагы елдан Яңа Воронеж шәһәрендә яшәчәк, укыячак һәм күнекмәләр алачак. Алия — «Айсберг» командасына күп җиңүләр алып килгән. Аның уңышлары бихисап. «Көмеш бүреләр» командасы составында Алия кызлар арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегендә беренче урынны яулый һәм турнирның иң яхшы уенчысы дип таныла. Татарстан җыелмасы составында «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларында... Читать дальше...



Түбән Каманың 55 еллыгына фоторәсемнәр бәйгесе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың 55 еллыгына багышланган фоторәсемнәр бәйгесендә катнашу өчен социаль челтәрләрдә үзегезнең шәһәр белән бәйле фотогызны #55историйнк хештегы белән урнаштыру сорала. Шулай ук сез әлеге рәсми төркемнәрнең берсенә теркәлгән булырга тиеш.  Нәтиҗәләр 21 сентябрьдә ясалачак. 1 нче урын яулаучыларга  «Түбән Кама» язулы ике толстовка, икенче урынга —  Халык иҗаты йортына ата-аналар һәм балалар белән бергә спектакльгә билетлар, ә өченче урынга Farolero төнге тамашасына билетлар тапшырылачак. Читать дальше...

Миңгол Галиев юбилее елында Татарстан районнарында концертлар уздырырга тели

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык җырчысы Миңгол Галиев юбилей елында Татарстан районнарында концертлар, очрашулар уздырырга ниятли. Быел 27 августта аңа 80 яшь тулды. «Юбилей елын исәпкә алып, районнарда җырлашып, концертлар уздыру хыялы бар. Район җитәкчелеге, Мәгариф, Мәдәният министрлыклары ярдәм итсә, миңа теләктәшлек белдерсәләр, бик яхшы булыр иде», — диде артист «Татар-информ» хәбәрчесенә.  Ул, шулай ук, үзенең җырларга өйрәтү методикасы буенча очрашулар оештырасы килүен әйтте. Читать дальше...

Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзе белән «Туган як» җырының клибында җырларга чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). «Голос. Дети» шоуының икенче сезонында җиңгән Сайдә Мөхәммәтҗанова Туган як дип аталган флешмоб башлап җибәрә. Әлеге чара «Халык Татарстаны» конкурсы кысаларында уза. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Татарстанлыларның видороликлары «Туган як» җырына төшерелә торган клипка кертеләчәк. Флешмобта катнашу өчен: Телефонга «Туган як» җырын тулысынча башкаруыгызны төшергән вертикаль видео җибәрергә. Видеоны төшергәндә музыкаль бизәлеш сыйфатында фәкать... Читать дальше...

Миңнеханов һәм Шәймиев Әлмәттә «АгроНТИ-2021» конкурсантлары белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәткә визитлары кысаларында Инженерлык лицеенда булды. Биредә 4-5 сентябрьдә «АгроНТИ — 2021» дип аталган Бөтенроссия конкурсының финал ярышы уза, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте. Конкурсның максаты — белем бирү оешмаларында укучыларны авыл хуҗалыгындагы югары технологияле проектлар белән таныштыру аша Илкүләм технологик инициативаларның... Читать дальше...

Мәктәп укучыларын коронавирустан вакцина ясатырга мәҗбүр итмәячәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). 18 яше тулмаган мәктәп укучыларын COVID-19 вирусына каршы прививка кадатырга мәҗбүр итмәячәкләр. «Балаларга беркем дә ирексезләп вакцина ясатмаячак», — дип белдергән Россиянең мәгариф министры урынбасары Александр Бугаев. «Прививка кадатмаган укучыларны дәрескә кертмәү турында сүз дә була алмый», — дигән ул. Бу хакта "Российская газета" яза.  «Мәктәп укытучылары һәм педагоглар арасында прививка ясатучыларның проценты шактый югары», — ди министр урынбасары... Читать дальше...



Татарстанда көчле җил һәм 15 градус җылылык көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 сентябрьдә, Татарстанда һава торышының бозылуы фаразлана. Республикада аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән, шул исәптән Казанда да, яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге кисәтә. Синоптиклар әйтүенчә, төнлә белән температура 3-8 градустан артмаячак. Көндез исә һаваны температурасы 10-15 градус җылы булачак. Алдарак «Татар-информ»... Читать дальше...

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү быел 18,3 процентка кимергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елгы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү узган елгыдан 18,3 процентка кадәр кимергә мөмкин. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча гомуми җитештерү индексы 81,7 процент күләмендә булыр дип көтелсә, үсемлекчелек буенча ул — 65,2, терлекчелек буенча 99,2 процент булыр дип фаразлана. Бу хакта Республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә вице-премьер — Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белдерде. Читать дальше...

Галимнәр COVID-19 белән авырганнан соң бөерләрдә проблемалар башлануын кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Аноним медицина язмаларына нигезләнгән күзәтүләр буенча, SARS-CoV-2 бөерләргә җитди зыян китерә. Бу хакта "Российская газета" яза. «Тикшеренүләрдә COVID-19 вирусын кичереп исән калган 89 мең кеше катнашкан», — дип яза The New York Times», — диелә чыганакта. Галимнәр 30-40 яшьлек сәламәт кешеләр арасында бөерләре сафтан чыгучылар саны елына нибары бер генә процент булуын әйтә. COVID-19 белән авырып савыккан 4757 кешенең бер ел эчендә бөерләрнең үз функциясен 30 процентка югалтуы күзәтелгән... Читать дальше...

Роспотребнадзор Татарстанның коенырга ярамаган тугыз пляжын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның тугыз пляжы гигиена нормаларына җавап бирми дип табылган. «Рекреация үткәрелгән сулыклардан алынган суны тикшерүләр нәтиҗәсе 1 сентябрьгә аның Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән шәһәр пляжларында санитар-химик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килмәвен күрсәтте», — дип белдерә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Республика буенча Идарәсе матбугат хезмәте. Моннан тыш... Читать дальше...

Татарстанда коронавирусның тагын 51 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирусының 51 яңа очрагы теркәлгән. Аларның икесе — читтән ияртеп кайту, 49ы авыручылар белән контактта булу аркасында йоккан. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр. Иң күп авыручылар саны Казанда теркәлгән, монда вирусны 26 кеше йоктырган. Чаллыда авыруның – 11 очрагы, Биектау һәм Тукай районнарында өчәр очрак теркәлгән. Covid-19 вирусын йоктыручылар Республиканың барлыгы 11 районынында теркәлгән. Читать дальше...

Россиядә коронавирустан 180 миллионнан артык тест ясалган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). COVID-19ны ачыклау өчен, бүгенгә белгечләр тарафыннан 180,4 миллион лаборатор тикшерүләр үткәрелгән. Бу хакта Роспотребнадзорга сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә. «COVID-19 вирусын ачыклар өчен 180,4 миллион лаборатор тикшеренүләр үткәрелде. Соңгы тәүлектә коронавируска 446 мең тест ясалды», диелгән хәбәрдә. 175 мең 636 россияле хәзергә медицина күзәтүендә.

Миңнеханов: Татарстан бакчачыларга ярдәм итү программасын киләчәктә дә дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү программасын киләчәктә дә дәвам итәргә планлаштыралар.  «Казан» агросәнәгать паркында узган «Бакчачы көне 2021» дип аталган авыл хуҗалыгы ярминкә-күргәзәмәсенә килгәч, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдергән. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте яза. «Безнең өчен бакчачылык ширкәтләре бик мөһим. Биш ел буе без бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү программасын тормышка ашырабыз. Читать дальше...

Татарстанда җылыту сезонына әзерлек 99 процент тәшкил итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»).Татарстанда 2021–2022 елгы җылыту сезонына әзерлек тулысынча тәмам диярлек. 3250 котельный алдагы җылыту сезонына әзер, бу гомуми санның 99,5 проценты. Бу хакта Республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай... Читать дальше...

Татарстанда 2021 елга планлаштырылган торакның 71 проценты төзелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Ел башыннан Татарстанда 1 миллион 896 мең квадрат метр торак төзелгән.Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 102 процент. Графиктан берникадәр алда барыла. Бу хакта Республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Читать дальше...

Татарстанда быел 14 урман янгыны теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел 14 урман янгыны килеп чыккан.  Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов журналистларга ул янгыннарның өскә күтәрелмәве өчен чаралар күрелгәнен әйтте. Барлыгы 160 гектар мәйданда ут чыккан. «Барлык янгыннар йөгерек кенә булды, югарыга үрмәләмәде, урмандагы җир катламына гына зыян килде», — диде ул. Быел, шулай ук, 1 меңнән артык термик нокта да теркәлгән, бу, узган елга караганда, 1,7 тапкыр күбрәк, былтыр 600 ләп исәпләнгән. Читать дальше...

Чаллы–Әлмәт юлында ике машина бәрелешкән, имгәнүчеләр бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кич Чаллы–Зәй–Әлмәт трассасында Renault һәм Volkswagen автомобильләре бәрелешкән. Юеш юлда идарәне югалтып, бер машина икенчесенә бәрелгән, йөртүчеләрнең икесенә дә зыян килгән. Агентлыкның үз корреспонденты һәлакәт урыныннан хәбәр иткәнчә, Renault автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сакламаган. Юеш юлда машина белән идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм 61 яшьлек ир-ат идарә иткән Volkswagen автомобиле белән бәрелешкән. Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт «Стихи войны и мира. Баллада о своих»





Персональные новости
Джо Байден

Байден: США делают все возможное для возвращения Гершковича и Уилана





Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 белән вазгыять гади түгел, әмма медицина яхшы эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Covid-19 коронавирусының таралуына бәйле вазгыятьнең гади булмавын, әмма медицинаның яхшы эшләвен әйтте. «Ковидка кагылышлы вазгыять гади түгел. Барлык режимнарны үтәүче кешеләр дә авырый. Вакцина ясатмаучылар гына түгел, вакцинасы булганнарның да проблемалары бар», — диде Республиканың Хөкүмәт Йортында традицион республика киңәшмәсендә ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Читать дальше...

Казан федераль университеты профессоры әбиләр чуагының кайчан булачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Ял көннәрендә Казанда температура климат нормаларыннан шактый түбән булачак. Казан Федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сентябрьнең беренче декадасы ахырына кадәр температураның климат нормаларыннан шактый түбән саклануын әйтте. «Салкын булачак. Көндез температура 12, 14 градус, төнлә исә 6, 7 градус җылы булыр дип фаразлана. Шимбә һәм якшәмбе көнне безне әнә шундый һава торышы көтә», — дип хәбәр итә галимнең сүзләрен КФУның матбугат хезмәте. Читать дальше...

Россиянең «Кызыл китабы» 20 елга беренче тапкыр кабат нәшер ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Россия «Кызыл китабы»ның «Хайваннар» дип аталган томын 20 елга беренче тапкыр кабаттан бастырачаклар. Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов әлеге китапның соңгы тапкыр 2001 елда нәшер ителүен әйткән. Бу хакта Российская газета хәбәр итә.  «Яңа исемлек расланды. Егерме ел эчендә ситуация үзгәрде. Имезүчеләр төркеменә караган 14 төр, кызганыч, „Кызыл китап“ка кертерлек кенә калды. Алар арасында — косатка, Каспий су эте, ак төлкенең Беринг төре... Читать дальше...

Татарстанда урман каракларын ачыклый торган сервис кулланышка кертелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда урман каракларын ачыклый торган сервис кулланышка кертелгән. Урманчы инспекторлар цифрлаштыру ярдәмендә урманнардагы үзгәрешләрне ачыклаучы системадан файдалана.  Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Кукмарада журналистларга, сервис кичәге һәм бүгенге фотоларны чагыштырып, анализ ясарга мөмкинлек бирә, дип әйтте. Урман кисүләр ачыкланса, инспекторлар кисү законлымы-юкмы икәнен ачыклый.  «Процесс автоматлаштырылган... Читать дальше...

Дөньяда COVID-19 йоктыручылар саны 219 миллион 800 мең кешедән артып китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Җир шарында COVID-19 йоктыручылар саны 219 миллион 822 мең 508 кешене тәшкил итә. Бу хакта Американың Джонсон Хопкинс университетына сылтама белән Интерфакс хәбәр итә. Америка, Һиндстан һәм Бразилиядә вирус йоктыручылар саны 20шәр миллионнан арткан. Вирус йоктыручылар һәм аннан үлүчеләр саны буенча Америка лидер. Анда COVID-19 инфекциясен йоктыручылар саны 39,8 миллион кеше, һәлак булучылар исә 647,5 мең кешегә җиткән. Икенче урында Һиндстан. Бу илдә 32,9 миллион кеше вирус йоктырган... Читать дальше...

Киләсе атна башыннан Татарстанда кыраулар көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе атна башыннан республикада кыраулар төшүе ихтимал.  Россиянең Европа территориясендә һава торышы тулысынча үзгәрде. Татарстанда инде хәзердән үк температура шактый түбән, ә киләсе атна башыннан кыраулар да башланырга мөмкин. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә. Бүген көндез Татарстанда һава температурасы 10-16 градусны тәшкил итәчәк. Якшәмбе көнне дә салкынча һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Термометр баганасы төнлә 4-9 градус... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Розенбаум

Певец Розенбаум похвастался возрождением сети советских пивных в Петербурге



Москва

"Хватит нас эксплуатировать": мигранты подались в Европу из России, где их не ценят

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net