Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 03.09.2021

Иртәгә Тольяттидагы туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 4 сентябрьдән Тольяттидагы туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» дигән яңа күргәзмә эшли башлаячак. Биредә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы җыеныннан 319 экспонат тәкъдим ителәчәк. « Самара татарлары » сайтында хәбәр ителгәнчә, күргәзмә экспозициясенә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы этнографик материал кертелгән һәм алар татар халкының эш көннәре, бәйрәмнәре, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында «сөйли». «Татарларда кунакта» күргәзмәсе экспозициясе Россиянең 7 төбәгендә уңышлы тәкъдим ителде. Читать дальше...

Новосибирскида мәдрәсә төзергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Новосибирск шәһәре мөселманнары мәдрәсә төзергә планлаштыра. Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Шәех Кунта-Хаҗи Кишиев исемендәге Җәмигъ мәчетендә очрашуда Новосибирск шәһәрендә мәдрәсә төзелеше эшләрен оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Биредә Новосибирск өлкәсе мөфтие, Новосибирск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман оешмасы җитәкчесе Сәлим хәзрәт Шакирҗанов өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең координацион совет вәкилләре белән очрашты. Читать дальше...

Балалар өчен «Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсең?» бәйгесе игълан иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Камал театры балалар өчен «Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсең?» дип аталган рәсемнәр бәйгесе игълан итте. Бәйгедә 12 яшькә кадәр балалар катнаша ала. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иң яхшы эшләр Камал театры фойесында куелачак. Конкурсның төп призы ВИП-абонемент — 116нчы сезонның һәр премьерасына 2 кешелек чакыру. Конкурста катнашу өчен: «Камал театрының яңа бинасын сез ничек күрәсең?» дигән темага рәсем ясарга. Рәсемне театрның ВКонтакте төркемендәге махсус альбомга урнаштырырга. Читать дальше...



Казанда «Җәһәннәм хакында җитмеш биш сорау» китабы чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрзт Сәмигуллин инстаграмдагы сәхифәсендә «Хозур» нәшрият йортыннан «Җәһәннәм хакында җитмеш биш сорау» китабы турында хәбәр итте. «Җәһәннәм — аның турында без нәрсә беләбез? Кыямәт көнендә гамәлләр ничек үлчәнеләчәк? Дөрестән дә, һәр кеше җәһәннәмгә эләгәчәкме? Ут әһелләренең иң җиңел һәм иң кырыс җәзалары нинди булачак?» — дип яза ул постында. Әлеге китап җәһәннәмгә кем һәм ни өчен эләгүе, аның төрле баскычлары кем өчен билгеләнүе турындагы... Читать дальше...

Ингушетиядә җимерелгән иске мәчетне фотосурәтләр буенча торгызалар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Ингушетия реставраторлары мәктәбе Испания белгече Рамзан Султыгов җитәкчелегендә Джейрахск районындагы иске мәчетне торгызуга кереште. Бу турыда «Интерфакс»ка республиканың «Дзурдзуки» тарихи-география җәмгыятендә хәбәр иттеләр. «Республика ташчылар берлеге җыелышында таш белән эшләргә теләүчеләрне өйрәтү өчен реставраторлар мәктәбе төзү турында карар кабул ителде. Беренче эш итеп команда Ингушетиядә сакланган иң зур манаралы комплексларының берсе — Эгикал территориясендәге мәчетне реставрацияли... Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләргә 6 сентябрьдән грипптан прививка ясый башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Киләсе атнада Татарстанда яшәүчеләрне гриппка каршы вакцинацияли башлаячаклар. «Вакцинация кампаниясе дүшәмбе көнне башлана, әмма бүген вакцина барып җиткән медицина учреждениеләре дозаларны кабул итә һәм аларны гамәлгә ашыруга әзерләнә», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанга... Читать дальше...

Разил Вәлиев татар белән башкорт арасына чөй кагарга теләүчеләрне тәнкыйтьләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев татар белән башкорт арасына чөй кагарга теләүчеләрне тәнкыйтьләде. Татар белән башкорт арасындагы күпернең нык булуы өчен язучылар тарафыннан күп көч куелырга тиешлеген ассызыклады ул башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның татарча китабын тәкъдим итү кичәсендә . «Бер халык әдипләре белән икенче халык әдипләре, бер халык галимнәре белән икенче халык галимнәре дустанә яши икән, димәк, халыклар да уртак тел таба дигән сүз. Читать дальше...

Казанда Мөселман киносы фестивале Чыңгыз Айтматовка багышланган фильм белән ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Казанда XVII Халыкара мөселман киносы фестивале көннәрен танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесенә багышланган «Дни и века Чингиза Айтматова» документаль киносы белән ачалар. «Мондый карарны сайлап алу комиссиясе әгъзалары кабул итте. Башта мин документаль фильмга каршы идем. Әмма бу фильм фестиваль концепциясенә бик яхшы туры килде», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова. Фильм Чыңгыз... Читать дальше...



Сайлау комиссиясе: Видеокамералар сайлау участокларының 100 процентын колачлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында сайлау участокларында видеокүзәтү һәм видеотеркәү системасы эшләячәк. Бүгенге көндә җиһазлар урнаштыру эшләре бара, видеокамералар сайлау участокларының 100 процентын колачлаячак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министрының иҗтимагый берләшмәләр буенча киңәшчесе Андрей Кондратьев «Идел» клубының эксперт утырышында сөйләде.  «Татарстанның сайлау участокларында күзәтү иң киң аспектта тәкъдим ителәчәк. Читать дальше...

Төмәндә Ильясовлар һәм Тимкановлар нәселенең укытучылык стажы 300 елдан арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Төмән татарларының « Яңарыш » сайтында Рәүфә Кангазинаның Ильясовлар һәм Тимкановлар укытучылар династиясе турында мәкаләсен тәкъдим итәбез. Ильясовлар һәм Тимкановлар гаиләсенең педагогик династиясе Төмән өлкәсенең Вагай районы территориясендә мәгариф үсешенә зур өлеш керткән төп династия булып санала. Бу гаиләләрнең гомуми педагогик стажлары 300 елдан артык. Бу династиягә нигез салучы  Рамазан Ильясов  элекке Байкалово районына кергән Кәеш авылында балаларга дини белем биргән. Читать дальше...

Милли хәрәкәт ветераны Шамил Каюмов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Милли хәрәкәт ветераны, 1990-2000 елларда Казан дәүләт советы депутаты булган Шамил Каюмов вафат. Бу хакта Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итә. Фәрит Зәкиев хәбәр итүенчә, Шамил Каюмовның йөрәге авырткан, ул күптән түгел хастаханәгә яткан булган. «Шамил Каюмов 90 елларда Казанда татар мәктәпләре ачу юнәлешендә актив эш алып барды. Аның башлангычы һәм тырышлыгы белән дистәләгән татар мәктәпләре, гимназияләре ачылды», — ди Фәрит Зәкиев. Ул Шамил... Читать дальше...

Айгиз Баймөхәммәтовның татар телендәге өченче китабы басылып чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан Язучылар берлегендә «төрки дөньяга Мостай Кәрим белән бер үк дәрәҗәдә билгеле булган» башкорт язучысының татарча китабы тәкъдим ителде. Татар язучылары Айгиз Баймөхәммәтовка шундый бәя бирде. Айгиз Баймөхәммәтовның татарча өченче китабы — «Нахак» җыентыгы «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә алтынчы китап буларак басылды. Китапны тәкъдим итү чарасында автор үзе дә катнашты. Китапның беренче экземплярын Айгиз Баймөхәммәтовка... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Раифа монастыре — Татарстан энҗеләренең берсе

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Раифа Богородица ирләр монастыренда булды. Анда 3-4 сентябрьдә монастырьны торгызуга 30 ел тулуга багышланган тантаналар уза. Республика җитәкчесе ике ел элек Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатихасы белән ачылган Раифа монастыре тарихы интерактив музеенда булды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Биредә Татарстан Дәүләт архивыннан уникаль документлар, чиркәү кирәк-яракларының сирәк үрнәкләре... Читать дальше...

Татарстанда тагын дүрт кеше ковидтан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус корбаны булган. Республикада пандемия башланганнан алып ковидтан 692 үлем очрагы теркәлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Узган тәүлектә республикада 1939 һәм 1948 елларда туган ике ир-ат һәм 1949 һәм 1959 елларда туган ике хатын-кыз коронавирустан үлгән.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Россиядә медицина волонтерлыгы пионеры булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Россиядә медицина волонтерлыгы пионеры, ирекле эшчәнлек лидеры булды. Бу хакта Казан дәүләт медицина университетында «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге активы белән очрашуда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. «Волонтерлар күбәйде һәм бу сөенечле. Иң мөһиме, бу кешеләр йөрәк кушуы буенча эшли. Шунысы куанычлы, пандемия чорында медуниверситет... Читать дальше...

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы яшь белгечләргә акчалата дәүләт ярдәме күрсәтә. Ярдәм системасы былтыр гамәлгә ашырыла башлаган.  «Профильле урман белеме булган һәм урман хезмәтенә эшкә керергә теләгән белгечләр өчен без махсус урта белемлеләргә 150 мең сум һәм югары белеме булганнарга 300 мең сум түлибез», — диде республика урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов журналистларга Кукмарада Лубян урман техник көллиятендә. Читать дальше...

Алексей Песошин һәм Константин Цицин хезмәттәшлек турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәт Йортында узды.  Очрашуда республика хөкүмәте һәм фонд арасында торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү, коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү һәм башка юнәлешләр өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  Цицин Песошинга... Читать дальше...

Башкортстанда янгын куркынычы булу сәбәпле, бер авылдан кешеләрне эвакуациялиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда янгын куркынычы сәбәпле, Гәле авылында яшәүчеләрне эвакуациялиләр, дип хәбәр итте «Башинформ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән. «Җил көчәю нәтиҗәсендә Баймак — Сибай юлы аша янгын күчкән. Иминлек максатларында юл вакытлыча ябылган, ЮХИДИ хезмәткәрләре урында транспорт хәрәкәте тәртибен тәэмин итә. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ярдәмендә Гәле авылыннан Баймак шәһәренә 16 кеше (шул исәптән 9 кеше автобус белән... Читать дальше...

«БиюBattle» проектының беренче җиңүчеләре 5 сентябрьдә билгеле булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 5 сентябрь, якшәмбе көнне, «ШАЯН ТВ» каналында «БиюBattle» проектының беренче җиңүчеләре билгеле булачак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әлеге чыгарылышта финалистлар — YouDancer (Син биюче) һәм «Шәүләләр» (SHADOWS) төркемнәре хип-хоп стилендәге биюләр тәкъдим итә.  «Йолдызлы жюри кайсы төркемне сайлар? Бу сорауга җавапны 5 сентябрь көнне „ШАЯН ТВ“ каналында 12:00 һәм 17:00 сәгатьтә эзләгез», диелә бу хәбәрдә.


Музыкальные новости
Анастасия Ивлеева

Блогера Ивлееву оштрафовали на 50 тыс рублей за дискредитацию российской армии





Персональные новости
Спартак

«Спартак» набрал больше всех очков в играх с командами из верхней половины таблицы РПЛ





Константиновкадагы яңа «Рауда» мәчетенең имамы журналист Фаил Гыймадов булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның Константиновка бистәсендәге яңа «Рауда» мәчетенең имам-хатыйбы «Болгар» радиосы алып баручысы Фаил Гыймадов булачак. «Мәчет мәхәллә инициативасы белән төзелә. Мәхәллә төзү гаризасы миңа апрельдә килде, май–июньдә имам-хатыйбны расладык. Имам-хатыйб мәгълүм кеше. Ул — „Болгар“ радиосы алып баручысы, „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсен тәмамлаган Фаил Гыймадов. Бездән аңа хәер-фатиха бар», — диде Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. Читать дальше...

Лаеш районы Усад авылында чишмә һәм җеназа комплексы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Лаеш районы Усад авылының «Ихлас» мәчете янәшәсендә чишмә һәм җеназа комплексы ачылды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов һ.б.лар катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында сәдакатуль җариянең әһәмиятенә тукталып үтте: «Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд хәдисеннән беләбез ки... Читать дальше...

Зилә Вәлиева: Сайлауларда күзәтүчеләр арасында төрле даирә кешеләре булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Идел» эксперт клубы утырышында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җәмгыять сайлаулар нәтиҗәләренә ышансын өчен нишләргә кирәклеген аңлатты. Аның сүзләренчә, кешеләр сайлауларга шикләнеп карый, чөнки, кайбер сайлаучылар фикеренчә, алдан ук барысы да хәл ителгән һәм аларның мәнфәгатьләрен тәкъдим итүче кандидатлар юк.  «Гражданнарның киңрәк, төрлерәк мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итү — бу, миңа калса, көтелгән тренд. Икенче тренд — иҗтимагый күзәтү системасы да камилләшә. Читать дальше...

Иртәгә махсус авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 4 сентябрьдә Казанда махсус авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Алар 6:00 сәгатьтән 5 мәйданчыкта эшләячәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте. Сәүдә мәйданчыклары адреслары:  Авиатөзелеш районы — Дементьев урамы, 7нче номерлы йорт янында; Киров районы — Батыршин урамы, 20нче номерлы йорт янында; Яңа Савин районы — Академик Лаврентьев урамы, 10нчы номерлы йорт янында; Идел буе районы — Ю.Фучик урамы, 72нче номерлы йорт янында; Совет районы — Липатов урамы, 7. Читать дальше...

СПИД үзәге табибы ВИЧлы кешеләргә ковидтан прививка ясату мөмкинлеге турында аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Иммунодефицит вирусы булган кешеләргә яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга кирәк. Шул рәвешле алар сәламәтлекләре өчен авыр нәтиҗәләрдән кача алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Республика СПИД профилактикасы һәм көрәш үзәгенең психотерапевты табиб-психотерапевты Роза Мөхәммәтова сөйләде. «ВИЧ-инфекциясе — кешенең иммун системасына бәйле авыру. Яна коронавирус инфекциясе шулай ук иммун системасы зарарлану белән бәйле. Читать дальше...

Путин кәрәзле телефоннан файдаланмавын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Көнчыгыш икътисади форумның пленар утырышында модераторның соравына җавап биреп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кәрәзле телефон кулланмавын әйтте, дип яза РИА Новости. Форумның пленар утырышында модератор Сергей Брилев ил башлыгына мөрәҗәгать итеп: «Сез сәхнәгә күтәрелер алдыннан карап алдым һәм инандым: сез Ангеда Меркель (Германия канцлеры) түгел — сез тәгаен үзегез белән кәрәзле телефон йөртмисез һәм чара барышында ул шалтырамаячак», — диде. 20... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Huawei представила IDS на 26-м Всемирном энергетическом конгрессе





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Москва

Евгений Чуланов из Воскресенска выиграл олимпиаду по ОБЖ

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net