Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 16.09.2021

Түбән Камада сайлау участокларында ярминкәләр оештырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүнең соңгы көнендә Түбән Камада сайлау участокларында ярминкәләр оештырыла. Шәһәрлеләр базар бәяләреннән 20-30 процентка арзанрак азык-төлек продукциясен сатып алачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Бу көнне ярминкә мәйданчыклары сайлау участоклары урнашкан биналар янында оештырылачак. Ярминкәләр иртәнге сәгать 8дә эшли башлый. Ярминкәдә түбәнкамалылар кулай бәядән сөт продукциясе... Читать дальше...

«Татарстан» кунакханәсе стенасында сайлау көннәрен «ашый» торган сурәт барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казандагы «Татарстан» кунакханәсе стенасында сайлау көннәрен «ашый» торган сурәт — Пакман рәсеме барлыкка килде Зур Пакман сайлау даталарын — 17, 18, 19 сентябрьне «ашап бара». Пакман - Япониядә 1980 елда уйлап табылган видеоуен герое.

Татарстанда фермерларга ярдәм итү өчен туры эфирлар оештырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан аграрийларының видеодәресләр ярдәмендә авыл хуҗалыгын алып бару нечкәлекләрен дистанцион рәвештә үзләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы буенча бушлай онлайн-трансляцияләр Үз Фермерлыгым (Свое  Фермерство)  платформасында «Агролайф» бүлегендә уза. Катнашу өчен платформага керергә кирәк, кушылырга һәм 24/7 форматында аграр юнәлеш буенча үзең өчен кызыклы булган нәрсәләрне тыңларга мөмкин. Читать дальше...



Димитровград татарлары: «Татарча диктант» берләштерә дә, тәрбияли дә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Димитровград шәhәрендә яшәүче Мәрьям Хәйбуллина «Татарча диктант» хакында фикерләре белән уртаклаша.  «Татарча диктант» дип аталган Бөтендөнья белем тикшерү акциясе Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерә дә, тәрбияли дә. Әлеге чараның максаты — ана теленә мәхәббәт уяту, хатасыз яза белү омтылышы, татар телен тирәнтен өйрәнү теләге hәм аңа хөрмәт тәрбияләү. Бу акция илебез шәhәрләре һәм авылларында... Читать дальше...

Чаллыдагы тагын бер компания кертемчеләре полициягә гариза яза башлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыдагы Massmining компаниясе кертемчеләре полициягә гариза яза башлаган. Россия Үзәк банкы сайтындагы мәгълүматтан күренгәнчә, Чаллыда теркәлгән Massmining компаниясендә финанс пирамидасы билгеләре бар. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы «Татар-информ» агентлыгына раслаганча, Massmining оешмасына кертемчеләрдән гаризалар килә башлаган. Алар буенча тикшерү бара, тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Түбән Новгород өлкәсенең Кече Рбишча авылында яңа таш мәчеткә ярымай куйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Кече Рбишча авылында яңа таш мәчеткә тантаналы рәвештә алтын төстәге ярым ай беркетелде. «Туган як» газетасы хәбәр иткәнчә, бу изге эшне әлеге Аллаһы йортының манара түбәсен дә алтынсыман тимергә алмаштырган Башкортостан белгече белән бергә Равил Фазлуллин, Гаяз Айсин һәм Зәит Измайлов башкардылар. Шул уңайдан янәшәдә үк урнашкан Вәлит Велемеевның хәләл кафесында кунаклар өчен 100 кешелек бәйрәм табыны да корылган. «Рухи тормышларындагы... Читать дальше...

Татар конгрессы «Уйнагыз, гармуннар!»да катнашкан өчен Тямаевка рәхмәт белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән очрашты. Милли шура рәисе җырчыга «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале кысаларында чыгыш ясаганы өчен рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә дә милли проектларда актив катнашырга чакырды. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез... Читать дальше...

Табиблар COVID-19 вирусы белән авырганнан соң биек үкчәле аяк киеме кимәскә киңәш итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Табиблар коронавирус белән авырганнан соң биек үкчәле аяк киеменең зыянлы булуын әйтә. Коронавирус кичергән кешеләрнең кан әйләнеше бозыла, ә биек үкчәле аяк киеменнән йөрү хәлне тагын да катлауландыра. Бу хакта Урал федераль округында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече Сергей Токаревка сылтама белән РИА Новости яза. Табиб сүзләренчә, ковидтан соңгы синдром вакытында тромблар барлыкка килү куркынычы 13 процентка арта һәм аякларга... Читать дальше...



Татарстан Үзәк Сайлау комиссиясе үз сайлау участогыңны табу ысулын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Алда торган Дәүләт Думасы сайлауларында тавыш бирү өчен Россия Үзәк сайлау комиссиясенең электрон сервислары һәм «Минем сайлау участогым» телеграм-боты ярдәмендә үз сайлау участогыңны тиз һәм җайлы гына белергә мөмкин. Бу хакта #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев аңлатты. Ул пандемия шартларында мәгълүмат җиткерүнең традицион кәгазь форматы җәһәт кенә онлайнга күчә башлавын әйтте. Читать дальше...

Татарстанда һава температурасы нормадан 4-6 градуска кимрәк булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе атна башына кадәр аномаль салкын һава һәм кыраулар көтелә. Синоптиклар фаразынча, уртача тәүлеклек температура күпьеллык нормадан 4-6 градуска кадәр кимрәк була. Иртәгә, 17 сентябрьдә, бүгенге кебек үк, республика циклонның арткы өлешендә була. Аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Һаваның температурасы төнлә +1..+6 градус, көндез исә +8.. +13 градус җылы була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. Читать дальше...

Мәгариф министрлыгы сайлау көннәрендә мәктәпләренең эш тәртибен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). 17-18 сентябрьдә, Дәүләт Думасына сайлаулар көннәрендә, Татарстан мәктәпләрендә укыту процессы гадәти режимда үтәчәк. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына 17 һәм 18 сентябрьдә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар үткән көннәрдә, уку процессын оештыру белән бәйле бик күп сораулар килү сәбәпле, әти-әниләр һәм укучылар игътибарына министрлык сайтында түбәндәге мәгълүмат урнаштырылды. 17 сентябрьдән 19 сентябрьгәчә дәресләрне музейларда уздыру; күчмә чаралар... Читать дальше...

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, Казандагы «Рус-Немец Швейцариясе» сакланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казандагы «Рус-Немец Швейцариясе» территориясе саклана торган территория итеп билгеләнде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңеханов шул хактагы указга имза куйды. Региональ әһәмияттәге «Рус-Немец Швейцариясе» табигый зонасы» табигать һәйкәленең саклана торган өлеше 256,6 гектар мәйданны били. Монда биналар төзү, туфрак катламын бозу, файдалы казылмалар чыгару, агачларны кисү, учак ягу, транспорт чараларының йөрү яки туктап тору тыела. Читать дальше...

Татар телендәге элмә такталарда хаталарны табу бәйгесенә йомгак ясаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советында элмә такталарда, мәгълүмати табличкаларда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның татар телендәге аншлагларында хаталарны ачыклауга халыкны җәлеп итү буенча конкурска йомгаклар ясалды. Комиссия утырышын ачканда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында Татарстан халыклары телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән күп чаралар үткәрелә. Читать дальше...

Литва татарлары фәнни җыенында төрек галимнәре чыгыш ясаган

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 16 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркия галимнәре Вильнюс университеты оештырган «XIV–XXI гасырларда Литва тарихы һәм мәдәниятендә татарлар: яңа тикшеренүләр» дигән халыкара фәнни конференциядә татарлар турында доклад белән чыгыш ясады. Галим Хөсәен Дургут хәбәр иткәнчә, Литва парламенты 2021 елны «Литва татарлары елы» дип игълан иткән, фәнни җыен шул уңайдан Литва Бөек Герцоглыгының 1321 елда татарлар белән багланышлар коруына 700 ел тулуга багышлап оештырылган. Конференциягә Төркиядән дүрт төрек галиме катнашкан. Читать дальше...

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 17 сентябрьдән агитация тыелуын искә төшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 17 сентябрьдән агитация чараларының тыелуын хәбәр итә. Сайлаулар алдыннан «тынлык көне» рәсми рәвештә бетерелде, ләкин сайлау турындагы законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, берничә көн барган сайлаулар вакытында агитацияне тыю тавыш бирүнең беренче көнендә 00:00 сәгатьтә, ягъни 2021 елның 17 сентябрендә үз көченә керә Бүген 23 сәгать 59 минут 59 секундтан соң агитация чоры төгәлләнә. Әлеге вакыттан башлап телетапшыру оешмалары... Читать дальше...

Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повесте Американың «Амазон» нәшриятында чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Язучылар берлеге тәрҗемә үзәгенең эшчәнлеге кысаларында күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повесте Американың «Амазон» нәшриятында дөнья күрде. Берлекнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әсәрне инглиз теленә Айшәнур Чәкич һәм Кадир Чәкич тәрҗемә иткән. Китапның инглизчә «THREE YARDS OF LAND» ​дип атла. Повестьнең электрон​ һәм басма​ вариантын ​  www.amazon.com  сайтыннан сатып алырга була.

Сайлау көннәрендә Казан телеманарасы Россия һәм Татарстан әләмнәре төсләренә керәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр уза торган сайлау көннәрендә Казандагы телевидение манарасы бәйрәмчә архитектур-сәнгати яктылык бизәлешен кабызачак. Манара Россия һәм Татарстан дәүләт әләмнәре төсләренә буялачак. Бу хакта Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Утларны кабызу сайлауларның мөһимлеген искәртә һәм тавыш бирүнең өч көн барганына игътибарны юнәлтәчәк», — диелә хәбәрдә. Иллюминацияне... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Без авиацион комплексның нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итәргә телибез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Туполев» гаммәви акционерлар җәмгыяте директорлар берлеге рәисе вазифасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиенең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен төрле мәсьәләләрнең чишелешен тәэмин итәчәк. Авиатөзелеш компаниясе җитәкчелегенә билгеләнгәннән соң, республика башлыгы шулай дип хәбәр итте. «Безнең өчен авиация заводы — стратегик. Без Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе, Ростех, коллегалар белән бергәләп, Россия дәүләте мәнфәгатьләрендә... Читать дальше...

Андрей Кондратьев: Участоклардагы видеотеркәү тавыш бирү сере принцибын бозмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Республиканың барлык сайлау участокларына урнаштырылган видеокамералар челтәре Россия Дәүләт Думасының өч көн дәвам иткән сайлауларында тавыш бирү серенең принцибын бозмый. #ТатарстанОнлайн программасының туры эфиры барышында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде. Ул камераларның Россия Үзәк сайлау комитеты карарын төгәл үтәп урнаштырылуын әйтте. «Урнаштыру схемасы шартларының берсе — тавыш... Читать дальше...


Музыкальные новости
Михаил Кутушов

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Персональные новости
ЦСКА

Росгвардия обеспечила правопорядок во время футбольного матча «ЦСКА» - «Спартак» в Москве





Татарстан халкы өчен өч көн дәвамында 36 данә 12 нче iPhone уйнатылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда уникенче линияле утыз алты iPhone уйнатыла. «Минем Татарстан» дип аталучы масштаблы республика челленджы иртәгә, 17 сентябрьдә башланып, 19 сентябрьдә төгәлләнә. «Алмалы» телефоннарга кемнәрнең ия булганын «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Халык Татарстаны» проекты төркеме туры эфирда сәгать саен игълан итәчәк. Бүләк уйнатуда катнашу өчен үзеңнең сайлау участогыңда фотога төшеп, әлеге фотоны «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрләрендәге сәхифәләрегездә... Читать дальше...

ЛОР-табиб ковидтан соң ис һәм тәм тою сәләте бозылуны дәвалау юллары хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирус инфекциясе кичергән кешеләрдә еш кына паросмия, ягъни ис һәм тәм тою сәләтенең бозылуы күзәтелә. Моңа каршы ничек көрәшергә? Казандагы 16нчы клиник хастаханәнең оториноларингология бүлеге мөдире Екатерина Лаптева ТР оператив штабының махсус туры эфирында шул хакта сөйләде. «Ис тою сәләтенең бозылуы, чыннан да, шактый еш күзәтелә. Бу очракта борын аша сулыш алуны тулысынча элекке хәленә кире кайтару өчен интраназаль глюкокортикостероидлардан файдалану зарур. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Туполев» җәмгыятенең директорлар советын җитәкләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» гаммәви акционерлар җәмгыятенең директорлар советы рәисе итеп сайланды. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» гаммәви акционерлар җәмгыятенең директорлар советы башлыгы булды. Әлеге карар бүген директорлар советы утырышында кабул ителде. Ул Туполев» гаммәви акционерлар җәмгыятенең филиалында — С.П. Горбунов исемендәге Казан авиациясе заводы базасында узды», — дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат... Читать дальше...

Татарстанның 17 районына 21 ашыгыч ярдәм машинасы кайтып китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 17 районына 21 яңа ашыгыч ярдәм хезмәте машиналары тапшырылды. Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Арча, Балтач, Буа, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Саба, Сарман, Чистай, Ютазы районнары хастаханәләренә яңа машиналар тапшыру тантанасы Ирек мәйданында узды. «Республикада күркәм традицияләр күп. Шуларның берсе сәламәтлек саклау учреждениеләрен транспорт белән тәэмин итү. Бу халкыбызга вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк. Читать дальше...

Алексей Песошин «Татспиртпром» директорлар советы утырышын уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында «Татспиртпром» акционерлар җәмгыятенең директорлар советы утырышы узды. Әлеге утырыш 2021 елның беренче яртысында компаниянең эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган иде. Аны Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. «Татспиртпром» акционерлар җәмгыятенең эшчәнлеге турында генераль директор Руслан Максудов һәм генераль директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Андрей Феоктистов сөйләде», — диелә компаниянең матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә. Читать дальше...

Болгар ислам академиясе студентлары дәүләт үрнәгендәге дипломга ия була ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов академия студентларының дәүләт үрнәгендәге дипломга да ия була алуын әйтте. «Безгә беренче курска килгән студентлар параллель рәвештә теология программасын да үтә ала. Дөрес, барлык студентлар да түгел. Конкурс ярдәмендә 10-15 кешене сайлап алабыз. Болгар ислам академиясен тәмамлаганда, алар теология буенча дәүләт үрнәгендәге диплом һәм фундаменталь ислам белеме ала», — диде... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Андрей Мидловец выиграл якутский финал на первенстве России


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Прикамье» провело свыше 3 тыс. экологических исследований в I квартале 2024 года





Путин в России и мире
Москва

Поездам прибавляют ходу // Как может сократиться время пути от Москвы до курортов на Черном море


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Шнуров

Матильда Шнурова примерила откровенный наряд в сетку



Москва

Спортсмены и звезды снимутся в экстремальном шоу "Титаны"

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net