Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 23.09.2021

Түбән Камада 19 катлы яңа йорт төзелә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм шәһәр җитәкчеләре 22нче микрорайонда яңа 19 катлы торак йорт төзелеше мәйданчыгына булдылар. Объект 2022 елның дүртенче кварталында тапшырылачак. Шинчылар проспектындагы бер подъездлы йортта ике, өч һәм дүрт бүлмәле 98 фатир булачак. Беренче катны коммерция биналары өчен бирәчәкләр. Төзүче булып, «Инвест Челны Яр» компаниясе тора, подрядчы да автокаладан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми порталы хәбәр итә. «Бу ... Читать дальше...

Татарстанда киләсе атнада һава торышы яхшырыр дип көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Атна ахырына кадәр Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Синоптиклар киләсе атнадан һава торышы яхшыра дип фаразлый. «Региондагы һава торышын көнбатыш циклон һәм аның атмосфера фронтлары билгели», — дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы алдарак язганча, җомга көнне Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Шимбә һәм якшәмбедә дә әллә ни зур үзгәрешләр булмый. 25, 26 сентябрьдә яңгырлар саклана... Читать дальше...

Лилия Гадел: Мәскәү татарлары штабы проектларын башка төрки халыклар да хуплый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 13 сентябрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында Мәскәү татарлары штабының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Гадел белән очрашу турында Эльмира Шәвәлиева язмасы «Бердәмлек» газетасында чыкты. Самаралылар, Мәскәү татарлары штабы эшчәнлеге белән кызыксынып, күпсанлы сорауларын яудырдылар. Кунак башкала татарлары тормышын төсмерләргә бай һәм кызыклы итеп тасвирлады. Үрнәк алырлык эшләре байтак булып чыкты. — Мәскәү татарлары штабын егерме дүрт елдан артык Рөстәм абый Ямалиев җитәкли... Читать дальше...



Россия мөслимәләрен «Яшь килен» проектында катнашырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Яшь килен» проектының яңа сезонын башлый. Анда Казан кызлары гына түгел, Россиянең башка төбәк вәкилләре дә катнашырга теләк белдергән. Курсларда 18 яшь тулган һәм өлкәнрәк мөслимәләр катнаша ала. Проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматында да үткәреләчәк, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Оффлайн-курслар 12 октябрьдә башлана һәм сишәмбе көнне кичке сәгать җиденче яртыдан тугызынчы яртыга кадәр (18:30дан 20:30га кадәр) бара. Читать дальше...

Чабаксарда дини йолалар башкару өчен «Болгар» мәчете янында бина ясыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Чабаксардагы «Болгар» мәчете территориясендә дини йолалар башкару өчен бина төзекләндерелә.  Республикада яшәүче мөселманнарның теләкләрен истә тотып, Чувашия мөселманнары диния нәзарәте «Болгар» мәчете территориясендәге кечкенә бинаны шәһәр халкы һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләргә дини йолаларны үтәү өчен җиһазландырырга булган. Бу хакта Россия мөселманнарының Дини җыены сайты яза. Мөселманнар өчен мәрхүмнәрне соңгы юлга лаеклы итеп озату, мәетне юу, хөрмәтләп... Читать дальше...

Ульяновск өлкәсе Чардаклы районы авыллары татар теле һәм мәдәнияте көнендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында Рузия Хәлимова Чардаклы районындагы милли тормыә белән таныштыра. Чардаклы район культура йортында хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Район администрациясе һәм җирле татар автономиясе тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәмдә барлык татар авыллары вәкилләре дә катнашты. Шәрәфле кунаклар мәдәният йорты фойесында җәелеп киткән күргәзмә белән таныштылар. Ә күргәзмә бик тә бай эчтәлекле, соклану тудырырлык иде. Читать дальше...

Дмитрий Песков: Кремльдә Россиядә локдаун кертү турында сөйләшү булмады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Коронавирус таралу аркасында Россиядә локдаун кертү ихтималы турында Россия Федерациясе Президенты Администрациясендә фикер алышмаганнар. «Федераль дәрәҗәдә, һәрхәлдә Президент администрациясендә, әлеге хакта нинди дә булса фикер алышу бармый», — дип хәбәр итә дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Ул хөкүмәт штабы Россия регионнарындагы эпидемиологик вазгыятьне күзәтүен әйтте. Өстәвенә, губернаторларның аерым вәкаләтләре дә бар. Читать дальше...

Татарстанда җомга көнне яңгыр һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 сентябрьдә, Татарстанда болытлы һәм яңгырлы һава торышы булачак. Шулай ук республикада җилнең көчәюе дә ихтимал. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-16 метрга җитәчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +5..+10 градус җылы, көндез исә җылылык +10..+15 градусны тәшкил итәчәк.



Татарстан Дәүләт Советы 2,1 миллиард сумлык кредитны реструктуризацияләүне раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республиканың 2,1 миллиард сумлык бюджет кредитын реструктуризацияләү турында өстәмә килешү расланган закон проектын кабул итте. Әлеге карар республика парламентының 24 нче утырышында кабул ителде. «Татарстан 2020 елның декабрендә җәлеп ителгән 2,1 миллиард сумлык кредитны реструктуризацияләүдә катнашты», — диде Татарстан Республикасының финанс министры Радик Гайзатуллин.  Реструктуризация шартлары буенча, бурыч тугыз ел дәвамында ел саен түләнәчәк. Читать дальше...

Рөстәм Миңнехановны алты инвестицион проект белән таныштырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда Республика Инвестиция советының чираттагы утырышы узды. Утырышта алты инвестиция проекты расланды. Проектлар турында фикер алышуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Инвестицион үсеш агентлыгы (АИР) башлыгы Талия Миңнуллина һәм компания вәкилләре катнашты. Миңнуллина сүзләренчә, пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, Татарстанда эшлекле активлык үсә. «2021 елның беренче яртысында республикада шәхси капитал кертемнәре узган елның... Читать дальше...

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше — 1936, 1949, 1952 елда туган ир-атлар һәм 1935 елда туган хатын-кыз коронавирус корбаны булды. Үлем сәбәбе патологоанатом экспертизасы нәтиҗәләреннән билгеле. «Вирус ачыкланды», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 23 сентябрьгә республикада коронавирустан барлыгы 728 үлем очрагы теркәлгән.

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округының төбәк башлыклары киңәшмәсендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел Буе федераль округы субъектлары башлыклары белән киңәшмәдә катнашты. Аны Россиянең вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Президентның Идел Буе федераль округындагы вәкиле Игорь Комаров уздырды. «Киңәшмәдә региональ проектларның яклау алды узды. Әлеге проектлар Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин раслаган кураторлык институты кысаларында гамәлгә куелачак», — диелә республика җитәкчесенең матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә. Читать дальше...

Татарстан вәкиле «Россиядә иң яхшы янгын сүндерүче» исеменә лаек булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). «Россиядә иң яхшы янгын сүндерүче» исеменә Татарстаннан Владимир Кожеманов лаек булды. Татарстанның янгын сүндерүчесе-коткаручысы, эчке хезмәтнең өлкән сержанты  Владимир Кожеманов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Иң яхшы янгын сүндерүчесе» дип аталган бөтенроссия конкурсында абсолют җиңү яулаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов EMTensor компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «EMTensor» компаниясе Директорлар советы рәисе Игорь Шеркунов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашу барышында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә ясалма интеллект кертү турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. EMTensor компаниясе электромагнитлы томография өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр алып бара.

Миңнеханов Туполев исемендәге премияне Евгений Марчуковка бирү турында карар имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туполев исемендәге халыкара премияне Россия галиме, А. Люлька исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы директоры– генераль конструкторы Евгений Марчуковка бирү турындагы карарны имзалады. Хокукый мәгълүмат порталында чыккан документта галим «инженерлык фәне өлкәсенә керткән зур өлеше өчен бүләкләнә» диелә. А.Люлька исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы — «Уфа моторлар төзү производствосы берләшмәсе — Берләштерелгән двигательләр... Читать дальше...

Нәфигулла Аширов: Беркайчан үзебезне себер татары дип әйткән юк, без - татар халкы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Аширов Милли шура утырышында чыгыш ясады. «Без беркайчан үзебезне себер татары дип әйткән юк», — диде ул. «Авылда теләсә кайсы себер татарыннан „кем син“ дип сорасаң, „мин татар“ диячәк. Без беркайчан үзебезне себер татары дип әйткән юк. Ул, әйтик, фольклор исеме генә, җиренә карап. Әлбәттә, бүген төрле халыклар килеп кушылды, ләкин асылы барыбер татар», — диде Аширов. Читать дальше...

«Татмедиа» Бакчасарайдагы Гаспринский музеена мәгърифәтченең сирәк фотосын бүләк итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Татмедиа» медиахолдингы Бакчасарайдагы Исмәгыйль Гаспринский мемориал музеена борынгы почта открыткасын бүләк итте. Әлеге открыткада бөек мәгърифәтченең портреты сурәтләнгән. Открытка үзе 1917 елда Казандагы «Васита» нәшриятында басылган. Бүләкне тапшырган вакытта «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева уникаль открытканың «Васита» нәшриятында басылуын, әлеге нәшриятның бары ике ел — 1915 елдан 1917 елга кадәр генә эшләп калуын әйтте. Читать дальше...

Татарстанда 2022 елда балалар бакчасы өчен түләүнең уртача бәясе билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Министрлар Кабинеты киләсе елга балалар бакчалары өчен түләүнең уртача күләмен билгеләде. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.  «2022 елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү программасын башкара торган дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен әти-әниләрдән (законлы вәкилләрдән) алына торган уртача түләүне расларга», — диелә документта. Читать дальше...

Миңнеханов Россиянең фәнни-технологик үсеше буенча комиссия утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең фәнни-технологик үсеше буенча комиссиянең беренче утырышында катнашты. Республика җитәкчесе чарага видеоконференция форматында кушылды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырыш Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий  Чернышенко җитәкчелегендә узды. Катнашучылар дәүләтнең фәнни-техник сәясәтендәге төп юнәлешләргә, мөһим инновацион проектларның үтәлешенә тукталдылар һәм фәнни тикшеренү эшләренә ярдәм итү чаралары белән танышты. Читать дальше...


Музыкальные новости
Джиган

Рэпер Джиган вызвал Тимати на поединок из-за шуток в свой адрес и проиграл





Персональные новости
ЛокоТех

Весенние субботники прошли на предприятиях «Московского» филиала ООО «ЛокоТех-Сервис»





Айдар Галимов: Төбәкләрдә концертларга йөрүчеләр саны кими

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов төбәкләрдә концертларга килүчеләр саны кимүе күзәтелгәнен әйтте. «Пандемия аркасында, театрлар эше, гастрольләр бераз тукталыбрак калды. Концертлар азая инде. Себер киңлекләре элек күбрәк йөриләр иде. Концерт графиклары, география кими, кайбер нокталар ябыла бара, элек яңа нокталар ача идек», — диде ул Милли шура утырышында. Айдар Галимов «буыннар эстафетаны тапшыра алмады» дип саный. Читать дальше...

Татар китабы йортында Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган иҗат кичәсе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанның Островский урамында урнашкан Татар китабы йортында бөек татар композиторы Рөстәм Яхин истәлегенә багышланган иҗат кичәсе узды. Кичәне музей, Шәриф Камалның мемориаль фатиры фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова алып барды. «Быел Рөстәм Яхинның тууына 100 ел булды. Бик күп чаралар булды. Безнең музей Рөстәм Яхин турында хәтерне саклый торган бер урын булып тора. Милли музейда аның шәхси рояле саклана, ул безнең горурлык», — дип сөйләде ул. Читать дальше...

Айдар Галимов җанисәп алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы эшенә бәя бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җырчы Айдар Галимов Бөтенроссия халык санын алу алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы эшенә бәя бирде. Ул Милли шура утырышында шура рәисе Васил Шәйхразыевка Башкортстан белән мөнәсәбәтләре уңаеннан мөрәҗәгать итте. «Сезнең сәясәт дөрес дип әйтер идем. Сүз куертып, конфликтка кереп, кем хаклы-кем юк дип йөргән сәясәт яхшы нәтиҗәләргә китермәячәк. Сез әкрен генә, дөрес итеп, дипломатик рәвештә эшлисез. Ул нәкъ шулай кирәк иде», — диде. «Сезгә каршылыклар булганда да... Читать дальше...

Миңнеханов һәм Скуфинский Бердәм мәгълүмати ресурс булдыру турында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Захарова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) җитәкчесе Олег Скуфинский  белән очрашты. Фикер алышуның төп темасы — регионда пилот режимында эшләнүче җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмати ресурс булдыру эше иде.  Скуфинский Татарстан җитәкчесенә проектның тест контуры, аның ярдәмендә кулланышка кертү мөмкин булган җирләр турында сөйләде. Пилот проектка Татарстанның өч районы ... Читать дальше...

Дмитрий Песков: Үзизоляция Президентның эш активлыгына берничек тә тәэсир итми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның эш активлыгына үзизоляция берничек тә тәэсир итми. Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергәнчә, Президентының үзизоляциясе чагыштырмача гына. «Бу шәхси контактларны киметү», — диде Кремль вәкиле. Мәҗбүри саклык чаралары Президент эшенең активлыгын киметмәде, дип яза Песковка сылтама белән ТАСС агентлыгы. Владимир Путин якыннары арасында коронавирус очрагы ачыклангач, 14 сентябрьдә үзизоляциягә китте. Читать дальше...

Оперштаб коронавирус арту темплары акрын булган төбәкләрне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус очраклары артуның иң акрын темпы Бурятиядә күзәтелә. Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, Бурятиядә бу күрсәткеч 0,15 процентка тигез. «Бер тәүлектә ковид очраклары арту темпы иң акрын булган субъектлар: Бурятия Республикасы — 0,15 процент; Алтай Республикасы, Магадан өлкәсе — 0,17 процент; Карачай-Черкесия Республикасы — 0,18 процент», — дип хәбәр итә РИА Новости.

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Карен Хачанов

Хачанов обыграл Баутиста-Агуту в третьем круге «Мастерса» в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Труп мужчины найден в лесопарковой зоне в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Politico: Россия проиграет войну с НАТО, предупреждает Польша (Topmember)


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



The Beatles

«Если прищуриться, мы похожи на The Beatles» // Евгений Цыганов о своей карьере музыканта



Москва

В Тверской области мужчину травмировал поезд

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net