Айдар Галимов: Төбәкләрдә концертларга йөрүчеләр саны кими
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов төбәкләрдә концертларга килүчеләр саны кимүе күзәтелгәнен әйтте.
«Пандемия аркасында, театрлар эше, гастрольләр бераз тукталыбрак калды. Концертлар азая инде. Себер киңлекләре элек күбрәк йөриләр иде. Концерт графиклары, география кими, кайбер нокталар ябыла бара, элек яңа нокталар ача идек», — диде ул Милли шура утырышында.
Айдар Галимов «буыннар эстафетаны тапшыра алмады» дип саный. «Буыннар арасындагы элемтә дәвам итә алмый кебегрәк хис итәм, кызганыч. Шулай да төшенкелеккә бирелмәскә, өмет сүнмәсен, җиң сызганып эшләрлек эшләр күп», — диде.