Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 24.09.2021

Алабугада ир белән хатын бер көндә вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 24 сентябрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Бүген Алабугада ирле-хатынлы Фирсовлар вафат булды. Алар куркыныч авыруны җиңә алмаган. Шәһәрнең мактаулы кешесе, искиткеч табиб, дистәләгән мең балага якты дөньяга аваз салырга ярдәм иткән Анна Александр кызы Фирсова һәм аның тормыш иптәше Кама буе нефтенең чишмә башында торган Евгений Петр улы Фирсов якты дөньядан китте. Анна һәм Евгений Фирсовлар 62 ел бергә гомер иткән.

Альберт Шакиров үз көче белән Роберт Миңнуллинга багышлап документаль фильм әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Журналист Альберт Шакиров Роберт Миңнуллинга багышлап документаль фильм әзерли башлаган. Фильм «Роберт» дип атала. «Үз җаема, үз көчем белән, үзем күргәнчә эшләнеп килә торган фильмның беренче анонсын тәкъдим итәм. Роберт Миңнуллинның туган авылында аңа багышланган музей эшләнү сәбәпле, халык шагыйренең авылдашлары, туганнарын хатирәләрен яздырырга Шәммәткә кайткан идек», дип яза автор үз сәхифәсенә. «Фильм Роберт Миңнуллинның тормыш юлы турында түгел. Читать дальше...

«Ак Барс» рәттән дүртенче уенда җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Владивостокның «Адмирал»ын җиңде.   Матч исәбе — 2:1. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Моңа хәтле «Ак Барс» рәттән ике тапкыр «Сочи» командасын һәм «Витязь»не җиңде. Бүген рәттән дүртенче җиңү булды. Беренче периодның икенче минутында «Ак Барс» капкасына алка керде. Алканың кагыйдә буенча керүенә шик туды, хөкемдарлар, видеокабатлау караганнан соң, алканы исәпкә алмауларын хәбәр итте (0:0). Читать дальше...



Саратов мәктәпләре ике атнага дистанцион укуга күчә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 27 сентябрьдән Саратов мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре Covid-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, дистанцион укуга күчерелә. Бу хакта Саратов мэриясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Чикләүләр 11 октябрьгә кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла. «Коронавирус белән авыручылар санының артуы сәбәпле, Саратов мәктәбе һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре 27 сентябрьдән 11 октябрьгә кадәр дистанцион укытуга күчәләр», — диелә Башкарма комитет хәбәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартырга карар кылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов депутат мандатыннан баш тартырга булган. Ул Россия Федерациясе Федераль җыенының VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясенең региональ исемлеге башында торды. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты мандатыннан баш тартырга карар кылды», — дип хәбәр итте республика башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы алдарак язганча... Читать дальше...

Диния нәзарәтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең эчке эшләр буенча урынбасары Равил Сәйфетдинов Россия мөселманнарының диния нәзарәте Пленумында катнашучыларга Идел буендагы Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын тантаналы бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләде. Әлеге тантаналы бәйрәм Россия мөселманнарының диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин инициативасы белән оештырыла. Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүче халыкларның ислам динен кабул итүләренә... Читать дальше...

Россия галиме «Спутник V»ның башка вакциналар белән ярашуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). «Спутник V» препараты Covid-19 коронавирусына каршы теләсә кайсы вакцина белән яраша. «Россия Сәламәтлек министрлыгының Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург „Спутник V“ препараты Covid-19 коронавирусына каршы теләсә кайсы вакцина белән яраша алуын белдерде», — дип яза РИА Новости.  «Апробация узып, бүген киң кулланыштагы теләсә кайсы вакцина белән, Moderna, Pfizer белән дә, AstraZenеса белән дә яраша»... Читать дальше...

Самараның «Бердәмлек» газетасы баш мөхәррире: Газетабыз ябылырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Самараның «Бердәмлек» газетасы ябылырга мөмкин. Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган түгәрәк өстәл барышында газетаның баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. «Безнең төп укучыларыбыз— әбиләр, ә алар инде олы яшьтә. Яшьләр татар телен белми һәм газетага язылмый. Тираж кими, акча юк. Газета ябылырга мөмкин. Ике мең әби газетаны көтеп утыра... Читать дальше...



Ольга Павлова: Ковид белән көрәшүче табибларның хезмәт хакы тиешенчә бәяләнергә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы сәламәтлек саклаудагы актуаль проблемалар турында фикер алышуда катнашты. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Профсоюзлары көненә багышланган тантаналы чара кысаларында үтте. Бу хакта парламентарийның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Медиклар елдан артык югары әзерлек режимында яши. Ковид-госпитальләр ачыла, табиблар тәүлекләр буе эшли, ә яңа коронавирус... Читать дальше...

Уфада мәктәпләр өлешчә дистанцион укуга күчә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Балалар арасында респиратор инфекцияләр, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткечләре югары булу сәбәпле, Уфа мәктәпләре укучылары укуның дистанцион режимына күчә. «Шәһәр администрациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, читтән торып уку форматы 27 сентябрьдән 5, 6, 7, 8 һәм 10 класс укучылары өчен кертелә», — дип яза «Башинформ» . Әлеге карар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкорстан... Читать дальше...

Песошин Казахстан консулы Ерлан Искаков белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның Казандагы яңа генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты. «Очрашу барышында Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне төрле яклап ныгыту, сәнәгать һәм гуманитар өлкәдә уртак проектларны гамәлгә кую буенча алда ясыйсы адымнар турында фикер алыштылар», — дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте. Ерлан Искаков быелның сентябрендә Казахстанның Казандагы генераль консулы итеп билгеләнде. Читать дальше...

Татарстан китап нәшриятының белем бирү проекты «Ревизор» бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятының белем бирү проекты һөнәри осталык буенча дәрәҗәле «Ревизор» бәйгесендә җиңү яулады. Татарстан китап нәшриятында хәбәр итүләренчә, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узган. Китапчылар, китап тарату һәм китапханә эше, китап бастыру өлкәсендә иң яхшы проектлар арасында үткәрелә торган «Ревизор» бәйгесенең унынчы, юбилей елында «Иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә Татарстан китап нәшриятының «Адымнар — белемгә һәм бердәмлеккә юл» проекты җиңде. Читать дальше...

Балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллина вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 23 сентябрьдә озакка сузылган каты авырудан соң балалар язучысы, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Мәрзия Фәйзуллина вафат булган. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең инстаграм аккаунтында хәбәр ителә. Мәрхүмә бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Васил Шәйхразиев туган телгә багышланган конференциядә катнашучыларны сәламләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев «Туган тел — тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы» дип аталган бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашучыларны, аны оештыручыларны һәм кунакларны сәламләде. Ул аның проблематикасының актуаль булуын әйтте. «Дөнья бик тиз үзгәрә һәм безнең өчен тарихның билгеле бер мизгелләре, тарихи шәхесләр турындагы мәгълүматларның, документларның теркәлүе һәм дөрес архивлаштырылуы мөһим.

Татарстанга көчле яңгырлар киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология үзәге бүген, 24 сентябрьдә һәм иртәгә, 25 сентябрьгә каршы төндә республикада урыны белән көчле яңгырлар булу ихтималы турында кисәтә. Көнбатыш циклонның атмосфера фронтлары алып килгән явым-төшем вакыт-вакыт республиканың барлык территориясендә явачак. Җилнең тизлеге талгын, юнәлеше көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка үзгәрүчән, дип белдерә синоптиклар. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы Татарстанда 4 градустан алып 9 градуска... Читать дальше...

Татарстан китап нәшрияты «Ел китабы — 2021» бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында чыккан Габдулла Тукайның татар, рус һәм инглиз телләрендәге өч китаптан торган «Сайланма әсәрләре» «Ел китабы — 2021» бәйгесендә җиңүче булды. Кичә «Современник» Мәскәү театрында лауреатларны бүләкләү тантанасы үтте. Нәшриятта хәбәр итүләренчә, «Ел поэзиясе» номинациясендә Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга конкурсның махсус дипломы тапшырылган. «Сайланма әсәрләр» Татарстан китап нәшрияты тарафыннан күренекле татар шагыйре... Читать дальше...

Казанда Төньяк флот юнгасы Равил Гыйльфановка мемориал такта ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Казан электротехника заводының баш инженеры (1967-1993), Бөек Ватан сугышы ветераны — Төньяк флот юнгасы Равил Сөләйман улы Гыйльфановка мемориал такта ачылды. Меморил такта Казан шәһәренең Островский урамындагы 1/6 нчы йорт фасадына эленгән. Равил Гыйльфанов хезмәт юлын 1943 елда заводта токарь буларак башлый. 1944 елда 14 яшьлек яшүсмер үзе теләп Ватанны сакларга китә һәм СССР хәрби диңгез флотының Соловки юнгалар мәктәбенә алына. Читать дальше...

Ринат Насыйров: Мин — татар, дип горурланучы яшьләр көннән-көн азая бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров сүзләренчә, теләсә кайсы бинага кереп, мин — татар, дип горурланырлык яшьләр көннән-көн азая бара. «Мин - татар җирендә торам, мин - татар кешесе», — дип киң күңел белән кыенсынмыйча әйтү җитми, диде ул. «Гаиләдә татар баласы тугач, без бик шатланабыз. Ә өлкәдә? Ник без аны үзебезнеке итеп күрмибез соң?», — диде ул Милли Шура утырышында. Ринат Насыйров татар халкының саны быелгы җанисәптән соң артырга тиешлеген әйтте. Читать дальше...

Миңнеханов: ТАИФ һәм СИБУРны берләштерү Татарстан һәм аның халкы өчен файдалы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАИФ һәм СИБУР компанияләрен кушу хакында фикерен белдерде. Бүген килешүне төгәлләү эшенә керештеләр. «Мин рәсми рәвештә әлеге килешү республика өчен, республикада яшәүчеләр өчен, компанияләр өчен (СИБУРны сатып алучылар — Т-и искәрмәсе), СИБУР өчен дә файда китерәчәк дип белдерәм. Чөнки мондый компания бөтенләй башка бәядә булачак. Әлеге компания зур проектларны гамәлгә куя алачак, чөнки ул инде дөнья компанияләре бишлегендә», — диде Миңнеханов. Читать дальше...


Музыкальные новости
Анастасия Ивлеева

Блогер Ивлеева не явилась в суд на заседание по делу о дискредитации ВС России





Персональные новости
Спартак

Тренер "Спартака" Слишкович заявил, что доволен ничейной игрой против ЦСКА





Андрей Кондратьев: Сайлаулар ачык, үтә күренмәле һәм легитим булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Дума сайлауларының нәтиҗәләре турында сөйләде. Йомгак ясау бүген Россия Үзәк сайлау комиссиясендә узган. «Россия Федерациясенең барлык сайлау участокларында да сайлаулар узды дип танылды. Алар демократик җәмгыять принципларын төгәл үтәп башкарылды — ачык, үтә күренмәле һәм легитим булды. Бу хакта гражданнарның сайлауга мөнәсәбәте һәм сайлау көннәрендә участокларда республика кешеләрнең югары активлыгы сөйли», — дип белдерде Кондратьев.

2024 елда ана капиталының якынча күләме турында билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең Вице-премьеры Татьяна  Голикова 2024 елда ана капиталының күләме күпме буласын әйтте. «Беренче баланы тапкан өчен бирелә торган ана капиталы 2024 елда 544 301 сум күләмендә, ә икенче балага 719 274 сум күләмендә булачак», — дип яза РИА Новости Россия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән. «Федераль бюджет кысаларында ана капиталының күләме индексацияләнәчәк: 2022 елда беренче баланы тапкан яки уллыкка алган өчен ул 503 237 сум, 2024 елда... Читать дальше...

Казахстаннан Гриф Хәйруллин: Катнаш гаиләдә туган баланы татар итеп тәрбияләмиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы рәисе урынбасары, татар галиме Гриф Хәйруллин фикеренчә, катнаш гаиләдә туган балаларны татар милләте кешесе итеп тәрбияләмиләр. «Катнаш гаиләлдә туган балага татарча тәрбия бирелми. Нигә аны татар дип язмыйлар? Кем татар булып тәрбияләргә тыя? Беркем дә тыймый», — диде ул Милләт җыенында. Галим сүзләренчә, Татар халкының үсеш стратегиясендә татар халкын сакларга һәм үстерергә дигән максат куелса да, бик күп киртәләр бар. Читать дальше...

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе концерт сезонын ача

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе яңа сезонын «Беренче концерт — хыялга ышан» музыкаль программасы белән ача. «Без бары матур номерлар гына күрсәтеп калмыйбыз. Алар бер төп фикергә үрелгән: хыяллар чынга аша, иң мөһиме, аларга ышанырга кирәк», — дип сөйләде концертның эчтәлеге турында фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова. Ул билгеләп үткәнчә, тамашачыларга төрле жанрдагы программа тәкъдим ителәчәк. Арт-резиденция кунаклары агымдагы елның җәендә... Читать дальше...

Казанда Моргенштерн концерты урынына хоккей матчы билгеләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 3 октябрьдә Казанның «Татнефть Арена» стадионында Монгерштерн концерты урынына Континенталь хоккей лигасы уены булачак. «Моргенштерн концертын без хоккей аркасында күчерәбез (2 октябрьдә Баста һәм 31 октябрьдә узасы Скриптонит концертлары да күчә). Континенталь хоккей лигасы безнең даталарга матчлар һәм уен алды тренировкаларын билгеләде. Әлеге проблеманы без инде хәл иттек һәм күчерү өчен башка көннәрне сайладык, тиздән бу хакта хәбәр итәрбез»... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Милләт җыенында дәүләт бүләкләре тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Галиәсгар Камал театрында Милләт җыенында дәүләт бүләкләре тапшырды.  Татар-милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә мөһим өлеш кертүе, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен, «Дуслык» ордены белән Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов бүләкләнде.  Шундый ук дәүләт бүләге тарих фәннәре докторы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаковка, Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы республика иҗтимагый берләшмәсе идарәсе рәисе урынбасары... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина рассказала о проблемах на турнире в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Поездам прибавляют ходу // Как может сократиться время пути от Москвы до курортов на Черном море


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

"Новосибирск, бро, за всё прости": концерт Басты на "Сибирь-Арене" собрал аншлаг



Москва

В Москве 27 апреля выпало больше месячной нормы осадков

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net