Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 01.09.2021

Актанышта күптелле гимназия-интернат комплексында тәүге Белем бәйрәме булды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 1 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Бүген «Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия-интернат комплексында тәүге Белем бәйрәме узды. Иртәне-кичкә ялгап хезмәт куеп, күзгә күренеп 5 ай эчендә төзелеп сафка баскан «Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия-интернат, ниһаять балаларның шат авазына күмелде.  Укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны бәйрәм белән район башлыгы Энгель Фәттахов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тәбрикләде. Киләчәктә дә, укучылар мәктәпнең исеменә тап төшерми... Читать дальше...

Буа районында авылдашларын ач үлемнән коткарган Шыгырдан имамын искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Буа районы Кырлаңгы авылында Шыгырдан имамы — Сәлахетдин хәзрәт Сәлимҗановның 100 еллыгын билгеләп үттеләр.  Буа районы Кырлаңгы авылында халык хәтерен саклауга багышланган конференция узды. Әлеге чара Чуашстан мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәмендә оештырылды, дип яза Россия Мөселманнарының Дини җыены сайты. Революциядән соңгы Идел буендагы ачлык елларында Шыгырдан авылы имамы Сәлахетдин хәзрәт Сәлимҗанов авылдашларын ач үлемнән коткарып калган була. Читать дальше...

Төзекләндерелгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә уку башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Төзекләндерелгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләрне каршы алды. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быелгы уку елында мәдрәсәнең көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә 65 шәр шәкерт кабул ителде. Тантаналы линейкада мөгаллимнәр шәкертләрне тормышның яңа этабы башлануы белән котлады. Аннан мәдрәсәнең директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин шәкертләргә студент билетларын тапшырды һәм аларны беренче дәресләргә озатты.



Үзәк Россиядә суытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешенә якын көннәрдә ультраполяр салкын һава торышы үтеп керә. Салкын атмосфера фронты Мәскәү һәм Мәскәү тирәсендәге өлкәләргә килеп җиткән. Бу хакта «Фобос» үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец үзенең Инстаграм битендә яза. Бу фронт яңгырлар һәм яшеннәр алып килә. «Фобос» үзәге белгечләре фаразлавынча, киләсе атна башыннан тагын да ныграк суыта: температура нуль градус тирәсе булачак.

Мәскәүдә 11 сыйныф укучылары Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары — Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 нче мәктәбе педагогларын, укучыларны Белем көне белән котлады. Мәктәпнең традициясе буенча, 11 сыйныф укучылары герой шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителә. Туган телне саклау һәм үстерүгә керткән хезмәтләре... Читать дальше...

Ольга Павлова: Башлангычларны кайнар аш белән тәэмин иттек, чиратта - югары класслар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутаты Ольга Павлова «Бердәм Россия» партиясенең Казанның Авиатөзелеш районындагы мобиль кабул итү бүлмәсендә татарстанлылардан тәкъдимнәр кабул итте. Халык мохитны уңайлы итү, мәгариф, спорт белән шөгыльләүгә кагылышлы сораулар биргән. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә. «Казанда яшәүче ханым мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итүгә кагылышлы сорау бирде. Хәзер... Читать дальше...

Санкт-Петербургта «Татарча диктант» Милләтләр йортында узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребез «Татарча диктант» Бөтендөнья мәгариф чарасында катнаша алачак. Чара Милләтләр йортында узачак. Әлеге чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге оештыра, дип хәбәр итә вәкиллек. Диктантны язуның төгәл датасы, вакыты һәм адресы: 2021 елның 11 сентябре, сәгать 11.00, Санкт-Петербург шәһәренең Милләтләр йортында (Моховая урамы, 15 йорт). Теләге булган һәркемне... Читать дальше...

«Мәйдан» журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Мәйдан» журналы баш мөхәррире итеп Лилия Фәттахова билгеләнде. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков яңа вазифага билгеләнгән редактор һәм «Мәйдан» журналы алдында торган бурычларны әйтте.  «Факил абый вазифадан үз теләге белән китте, без аның белән бергәләп, Чаллыда иҗат өлкәсендә билгеле булган талантлы журналистны эзли башладык», — диде ул. Ул бу вазифага әдәбият өлкәсендә билгеле кеше эзләнгәнен искәртте, чөнки бу әдәби журнал. Читать дальше...



Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында тагын өч үлем очрагы теркәлгән. Коронавирустан 1939, 1952 һәм 1953 елгы хатын-кызлар вафат булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, Татарстанда пандемия чорында 685 кеше коронавирустан вафат була.

Белем көнендә Кырымда кырымтатар телендә белем бирә торган мәктәп ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Бахчасарай районының Маловидный авылында 1 сентябрь көнне рус һәм кырымтатар телләрендә белем бирә торган мәктәп ачылды. Ул 250 балага исәпләнелгән. Әлеге белем йорты «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» региональ программасы кысаларында төзелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Кырым Мәнариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, яңа уку елында парта артына 222 мең укучы утырган, аларның 24 мең 700 е беренче сыйныф укучылары. Регионның мәгариф челтәре 420 мәктәпкәчә белем бирү... Читать дальше...

Башкортстанда макулатура акчасына балалар өчен фильм төшерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елның язында экраннарга «Батыр» дип аталучы балалар фильмы чыгачак. Әлеге фильм укучыларның макулатура җыйган акчасына төшерелгән. «Картинаның премьерасы Уфада һәм Архангельск районында узачак», – дип хәбәр итә «Башинформ» . Фильм беренче мәхәббәткә һәм быел шул төбәктә дулаган урман янгыннарына багышланган. Нигездә фильмда кастинг аша узган үзешчән актерлар катнаша. Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы җитәкчесе Айбулат Хаҗин сүзләренчә, «Батыр»... Читать дальше...

Иммунолог Covid-19 пандемиясенең кайчан төгәлләнәсен фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе 2024 елга төгәлләнергә мөмкин. «Бәлки, 2023 елның ахырына, 2024 елга дөньядагы вазгыять тотрыкланачак. Россиядә бу күпкә алданрак булырга тиеш», – дип белдергән медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков. Бу хакта сылтама белән ura.ru. сайта яза. Табиб фикеренчә хәзер барлык көчне коронавирустан үлемне киметүгә һәм Covid-19 ның алга таба мутацияләшү мөмкинлеген чикләүгә юнәлтергә, ягъни пандемияне контрольгә алырга кирәк. Соңгы мәгълүматларга караганда... Читать дальше...

Татарстанлылар телеграм-бот аша үз йортларында капиталь ремонтның датасын белә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы «Капиталь ремонт» дип аталган телеграм-бот булдырган. Әлеге боттан файдаланучылар үзләрен кызыксындырган адресны (казанлыларга урам исемен, йорт номерын кертергә, башка шәһәрләрдә яшәүчеләргә исә шәһәр, урам исемен, йорт номерын күрсәтергә кирәк) керткәннән соң, чат-бот әлеге йорт программага кертелгән очракта аларга капиталь ремонтның кайчанга планлаштырганы турында мәгълүмат җибәрә. Читать дальше...

Инфекционист өлкәннәрнең коронавирус белән озак авыруының сәбәбен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Өлкәннәр Covid-19 белән җиңелрәк, ләкин озаграк авырый. Республика клиник хастаханәсендә вакытлыча оешкан госпитальнең табиб-инфекционсты Гөлнара Леонова туры эфир вакытында шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, олыларның иммунитеты йомшаграк, әмма чирләү процессы озагракка сузыла һәм дулкын рәвешендә уза. «Яшьләрдә иммун реакция бик көчле. Бер яктан бу аларны саклый, икенче яктан зарарга да эшли. Бик көчле ялкынсыну процессы башлана, шуның аркасынңа үпкәләр нык зарарлана»... Читать дальше...

7-9 сентябрьдә татар тарихчылары Омск өлкәсенең Тара районында булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 7-9 сентябрьдә VI Бөтенроссия Туган якны өйрәнүчеләр форумы кысаларында татар тарихчылары Омск өлкәсенең Тара районында булачак. Алдарак хәбәр ителгәнчә , 4-10 сентябрьдә 150 татар тарихчысы Омск һәм Свердловск өлкәләрендә VI Бөтенроссия Туган якны өйрәнүчеләр форумына җыелачак. Татарлар яшәгән урыннарга галимнәрнең сәфәре турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә тарихчы Альберт Борһанов сөйләде. «Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә татарлар күп яши. Читать дальше...

Казанда яшен һәм көчле җил булуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген төнлә Татарстан территориясендә һава торышының начарлануы көтелә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада яшен һәм көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил булачак, урыны белән боз явуы ихтимал. Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава фаразлана. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән секундына 15-20метрга кадәр кыска вакытлы көчәю белән. Төнлә иң түбән һава температурасы +15...+17 градус булачак. Көндез иң югары температура... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу Республиканың Хөкүмәт Йортында узды. «Рөстәм Миңнехановны Казахстанның Казандагы Генераль консулы белән таныштырдылар. Яңа Генераль консул булып Ерлан Искаков билгеләнде», – дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов Ерлан Искаковка яңа эш урынында уңышлар теләде. Татарстан һәм Казахстан арасындагы дуслыкны ныгытуга... Читать дальше...

Минтимер Шәймиев «Адымнар – Чаллы» күп телле гимназиясен ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүген Чаллы шәһәрендә «Адымнар» дип аталучы күп телле гимназия ачылды. Белем йортын ачу тантанасында һәм мәктәп линейкасында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чаллы шәһәре мэре Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза. «Мондый мәктәпләрнең аналогы әлегә юк. Балаларыбыз дөнья масштабында көндәшлеккә сәләтле булып үссеннәр өчен... Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләр тәүлек эчендә онлайн ипотека рәсмиләштерә алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). 1 сентябрьдән Татарстанда электрон ипотеканы билгеләнгән 5-7 көн урынына 24 сәгать эчендә рәсмиләштерергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Росреестр башлыгы Олег Скуфинский сөйләде. Ведомство теркәү вакытын кыскарту буенча җитди алга китеш ясады. РФ Хөкүмәте кушуы буенча, быел Мәскәү өлкәсендә 24 сәгать эчендә фатирларга килешүләрне электрон теркәү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру башланды — норматив сроктан 5 тапкыр тизрәк. Читать дальше...


Музыкальные новости
Баста

«Папа сегодня в Кемерово, и здесь кайф»: как Баста собрал стадион кузбассовцев





Персональные новости
Мир

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»





Рөстәм Миңнеханов Казанның аутистик спектрда тайпылышлы балалар бакчасында булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ».Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аутистик спектрдагы тайпылышлары булган сабыйлар тәрбияләнүче балалары бакчасында булды. Визиты вакытында республика башлыгы ата-аналар белән аралашты һәм үзәкнең кирәкле булачагын һәм аның «үзенчәлекле» балаларга бүгенге мохиткә ияләшергә һәм социальләшергә ярдәм итүен әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Без бергә» дип аталган әлеге балалар бакчасы Казан Федераль университеты структурасына керә. Читать дальше...

Миңнеханов: Социаль әһәмиятле барлык дәүләт хезмәтләре электрон форматта булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Социаль әһәмиятле барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр ел ахырына кадәр электрон форматка күчереләчәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Знание» Россия җәмгыяте проекты кысаларында студентларга укыган лекциясендә әнә шулай дип белдерде. «Бүген Татарстан цифрлаштыру, хезмәт күрсәтү һәм сервислар өлкәсендә алдынгы урында. Без быел барлык дәүләт сервисларын электрон төргә күчерергә тиеш. Ялгышмасам, 70 хезмәтне без инде күчердек, тагын 40 хезмәтне күчерергә кирәк. Читать дальше...

VI Бөтенроссия Туган якны өйрәнүчеләр форумы 150 татар тарихчысын берләштерәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 4-10 сентябрьдә 150 татар тарихчысы Омск һәм Свердловск өлкәләрендә VI Бөтенроссия Туган якны өйрәнүчеләр форумына җыелачак. «Туган якны өйрәнүчеләр форумын алтынчы мәртәбә уздырабыз. Быел ул өч этаптан тора, Омск һәм Свердловск өлкәләрендә оештырыла. Башка елларда без аны Казан, Уфа, Томск шәһәрләрендә үткәргән идек», — диде тарихчы Альберт Борһанов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә. 3 сентябрьдә Идел буе төбәкләреннән җыелган тарихчылар... Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстанның электрон мәгариф системасыннан кулланучылар 1 млн булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда республика мәктәпләрен югары тизлекле интернет белән тәэмин итүче инфраструктура тулысынча формалаштырылган. Бу мәгариф электрон системасына үсәргә һәм камилләшергә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Знание» Россия җәмгыяте проекты кысаларында студентлар өчен лекция вакытында хәбәр итте. «Бүген мәгариф системасында 1 млн кулланучы — балалар, ата-аналар. Система үсә, бүгенге көндә Татарстанның барлык мәктәпләре... Читать дальше...

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы укучыларны Белем көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Республиканың баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов Казанның Совет районындагы 159нчы лицеенда тантаналы линейкада булды. Ул укучыларны мәктәпкә һәм өйгә барганда юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядларына керергә чакырды. Моннан тыш, Татарстан баш автоинспекторы Юл хәрәкәте яшь инспекторы хәрәкәте белән шөгыльләнүче педагогларга рәхмәт белдерде. Ахырда Ленар Габдрахманов укучыларга укуларында уңышлар, нык сәламәтлек һәм имин юллар теләде.

Тарихчы: Җанисәптә татарлар сан буенча Россиядә икенче урында булачагына ышанам

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тарихчы Альберт Борһанов быел узачак җанисәптә татарлар сан буенча Россиядә икенче урында буласына ышанычын белдерде. «Җанисәп вакытында татар милләте сан буенча Россиядә икенче урында булыр дип ышанасы килә. Монда эш язылуда гына түгел. Зур милләт булып калу өчен демография проблемалары хәл ителеп, балалар күбрәк туарга тиеш. Сугышып кына милләтне күбәйтеп булмый. Безгә күбрәк балаларны тормышка китереп, татар рухлы итеп тәрбияләргә кирәк», —... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Результаты забега на 5 км на Московском полумарафоне. Аплачкина и Голоктионов установили рекорды соревнований


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве в парке нашли труп мужчины





Путин в России и мире
Москва

Politico: Россия проиграет войну с НАТО, предупреждает Польша (Topmember)


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Фрэнк Синатра

Таунхаус Фрэнка Синатры впервые выставлен на продажу



Москва

Посол Армении в ЕС Балоян: Попытки подорвать интересы России на Кавказе будут самоубийственными

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net