Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу Республиканың Хөкүмәт Йортында узды. «Рөстәм Миңнехановны Казахстанның Казандагы Генераль консулы белән таныштырдылар. Яңа Генераль консул булып Ерлан Искаков билгеләнде», – дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов Ерлан Искаковка яңа эш урынында уңышлар теләде. Татарстан һәм Казахстан арасындагы дуслыкны ныгытуга керткән зур хезмәте өчен консуллыкны 2019 елдан җитәкләгән Жанболат Мурзалинга рәхмәт әйтте, ТААСРның 100 еллыгы хөрмәтенә чыгарылган медаль тапшырды.