Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2021

Новости за 31.08.2021

Актаныш үзәк хастаханәсенә 23 миллион сумлык компьютер томографиясе аппараты куелды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 31 август, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Илкүләм проектлар кысаларында Актаныш үзәк хастаханәсендә компьютер томографиясе аппараты урнаштырылды һәм бүгенге көннән тест режимында эшли башлады. Компьютер томографиясе аппаратының бәясе 23 млн сум. «Район халкы өчен, аның сәламәтлеген саклау өчен тагын бер зур гына адым ясалды. Күпләр компьютер томографиясе хезмәтеннән файдалану өчен Чаллы, Казан шәһәрләренә йөри иде. Бүген әлеге аппарат... Читать дальше...

Төмән өлкәсендәге Андреевский бистәсе халкы мәчетнең биш еллыгын бәйрәм итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ») 27 август көнне Төмән өлкәсенедәге Андреевский бистәсендә яшәүчеләр җомга намазыннан соң мәчетләренең биш еллыгын билгеләп үтте. Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, гыйбадәт йортының яңа бинасы биш ел элек төзелә. Төмән өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте сайты һәм «Хикмәт» газетасы үз укучыларына әлеге күркәм вакыйга һәм шушы татар бистәсендә яшәүче кешеләр турында язып чыга. «Күпме гасырлардан бирле алар үзләренең гореф-гадәтләренә, диннәренә тугрылык саклап яши», диелә бу хәбәрдә. Читать дальше...

Казан-Анталья рейсының тугыз сәгатькә тоткарлану сәбәбен прокуратура тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Павел Климчак). «Уральские авиалинии» авиакомпаниясенең Төркиянең Анталья шәһәренә оча торган самолеты Казан аэропортында тугыз сәгатькә тоткарланганнан соң, Татарстан транспорт прокуратурасы тикшерү эшләре башлады. Соңрак мәгълүм булганча, тоткарлык очкычның аэропортка соңарып килүе сәбәпле килеп чыккан. Нәтиҗәдә пассажирлар аэропортта тугыз сәгать ярым көтеп утырырга мәҗбүр булган. Очып китү вакыты иртәнге дүрткә планлаштырылса да, очкыч һавага көннең икенче яртысында гына күтәрелгән. Читать дальше...



Кама Тамагында ашлык төялгән «УАЗ» машинасы авариягә очраган, өч ир-ат имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Кама Тамагы районының Красновидово бистәсе янында ашлык төялгән «УАЗ» машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм өч ир-ат имгәнгән. Якынча версия буенча, «УАЗ» машинасын йөртүче ир-ат идарәсен югалта һәм юл кырыена төшеп китә. Авариядән соң машина шактый яньчелгән. Машинадагы ашлык төялгән капчыклар чәчелгән. «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, авариядән соң өч ир-ат имгәнә. Бу — машина йөртүчесе һәм пассажирлар. Аларны ашыгыч ярдәм машинасы белән якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

Рөстәм Миңнеханов Сокуры авылында яңа газүткәргечне куллануга тапшыруда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Татарстанның Лаеш районы Сокуры авылындагы ике йөзләп йортка торбалардан газ килә башлаячак. 31 авгут көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром» гаммәви акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин һәм «Газпром трансгаз Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Усманов «зәңгәр ягулык» җибәрә башлауга символик команда бирде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин быелның апрелендә... Читать дальше...

Татарстан бюджеты грантларына бәйге җиңүчеләре ел азагына кадәр билгеле булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда Татарстан бюджетыннан субсидия формасында бирелә торган грантлар өчен республика конкурсы нәтиҗәләре ел азагына кадәр билгеле булачак. «Конкурсның һәр юнәлеше буенча экспертлар билгеләнде. Барлык гаризалар да формалаштырып бетерелгәч, алар эксперт комиссиясе аша узарга тиеш. Һәр гаризаны ике эксперт карый», — дип белдерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Олег Пелевин. Читать дальше...

Татарстан Президенты: Төзелештә чыгымны киметү эш сыйфатына йогынты ясарга тиеш түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелештә чыгымнарны киметү эшнең сыйфатына йогынты ясарга тиеш түгел икәнен искәртте. Бу турыда ул «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган түгәрәк өстәл утырышында әйтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада шулай ук Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев та катнашты. Биредә төзелеш тармагында республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү турында фикер алыштылар. Татарстанның төзелеш... Читать дальше...

Бөтендөнья «Татарча диктант» чарасы 10-12 сентябрьдә була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Башка еллардан аермалы буларак, быел «Татарча диктант» акциясе өч көн дәвам итә һәм 10-12 сентябрьдә була. Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучыларга диктант язу өчен төп көн 10 сентябрь була, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар диктантны 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза. Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәрләреннән алынган ике өзек буенча яза. Читать дальше...



Татарстанда тагын алты кеше коронавирустан вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын алты кеше — өч ир-ат һәм өч хатын-кызның гомере коронавирус инфекциясе аркасында өзелгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатом экспертизасы нәтиҗәсендә билгеле булды», — дип әйтелә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Вафат булучы ир-атлар 1939, 1941, 1950 елгы, хатын-кызлар исә 1942, 1967, 1975 елда туган булган. 31 августка тупланган мәгълүмат буенча, пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 аркасында барлыгы 682 үлем очрагы теркәлгән.

Рөстәм Миңнеханов: Юлны куллану вакытын озынайта торган технологияләр ясарга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлларны куллану вакытын озынайта торган материаллар, технологияләр җитештерергә кирәк дип саный. «Казан. Экспо»да Татарстан нефть-газ-химиясе форумы кысаларында узган «Юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны арттыру» дип аталган түгәрәк өстәлдә Рөстәм Миңнеханов шундый фикерен әйтте. «Без юллар өчен бик күп акча сарыф итәбез. Республика бюджетыннан гына да елына 40 миллиард сум акча бүлеп бирәбез. Читать дальше...

Ислам дине белгече Россия мөселманнары армиядә хезмәт итәргә тиеш дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин мөселманнар да, башка Россия кешеләре белән беррәттән, армиядә хезмәт итәргә тиеш дип саный. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә. Сишәмбе көнне узган матбугат очрашуында аңа журналист сорау бирә. «Ислам динен тотучылар хәрби бурычларын үтәргә тиешме?» — ди ул. «Тиеш. Безнең студентларны армиягә алалар. Моны проблема дип әйтеп булмый, кемдер теләп китә, кемдер артык теләмичә генә. Ничек кенә булмасын, мөселманнар армиядә хезмәт итә»... Читать дальше...

Татар яшьләре форумының белем бирү проектында «Гугл календарь» кулланырга өйрәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бөтендөнья татар яшьләре форумының укыту программасында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татар яшьләренә смартфон ярдәмендә нәтиҗәле булырга өйрәттеләр. Бөтендөнья татар яшьләре форумы 28 августта Россиянең 25 төбәгеннән һәм 5 илдән килгән татар яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен Казанда җыеп, алар өчен белем бирү чаралары оештырды. Укуда «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты. Укыту программасының «Смартфон-ярдәмче: эффектив булыр... Читать дальше...

Татарстан Президенты: Казан синтетик каучук заводы уникаль, аны сакларга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан синтетик каучук заводы уникаль, аны сакларга кирәк, дип белдерде. Казанның синтетик каучук заводы декабрьдә бурычларын реструктуризацияләүне төгәлләргә планлаштыра. Бу хакта Татарстанда уза торган нефть-газ-химия форумы барышында республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен куллануга багышланган түгәрәк өстәлдә әлеге заводының сату буенча директоры Александр Афонин әйтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов... Читать дальше...

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова: Халыкның гади авторларны укуы социаль вазгыятькә бәйле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова фикеренчә, укучының гади, киң җәмәгатьчелеккә танылмаган авторларның әсәрләренә өстенлек бирүе бүгенге вазгыятькә бәйле. «Кешенең бүгенге көндә үзе кебек гади, халыктан чыккан шагыйрьләргә игътибар бирүе социаль вазгыятькә бәйле. Профессиональ союзларда тормаган язучылар үзләре кичергән хәлләрне яза. Эчтәлеге гади булган әсәрләрне уку якынрактыр», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, профессиональ шагыйрь язган әсәрләрне кайчакта аңлау кыенрак. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов студентларга цифрлаштыру турында лекция сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгълүмати технологияләр юнәлешендә белем бирә торган югары уку йортлары студентлары өчен «Регионнарда цифрлаштыру. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дигән темага лекция укыды. Әлеге лекция Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Лекциядә республика башлыгы республикада гамәлгә куела торган проектлар хакында сөйләде. «IT-өлкәдә Татарстанны лидер регион дип әйтергә була. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев белән очрашты. Очрашу Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» да узды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Нурлан Ногаевны Казахстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады, ул 30 августта билгеләп үтелде. «Татарстанда кичә шулай ук бәйрәм — Республика көне булды. Тугандаш Казахстанга киләчәктә уңышлы үсеш... Читать дальше...

Америка татарлары табигатьтә ял итәргә җыелачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 2-6 сентябрьдә Америка Кушма Штатларында яшәүче милләттәшләребез Пенсильвания штатындагы принц Галлицин паркында кемпингка җыела. «Бу — быелга соңгы кемпинг. Алтмышка якын кеше килер дип уйлыйм. Анда күл дә, футбол, волейбол мәйданчыклары да — бөтен уңайлыклар бар. Милләттәшләр, туганнар, дусларның барысын да көтәбез», — диде Америкада яшәүче татар активисты Ильмир Әхмәтҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, быел мондый очрашулар булган инде. Читать дальше...

Казанда биш яшьлек бала өстенә шкаф ауган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Чистай урамындагы йортларның берсендә биш яшьлек кыз өстенә шкаф ауган. Баланы хастаханәгә озатканнар. Авыр җиһаз бала өстенә төшеп, бүлмәгә керә торган ишекне каплаган. Баланың әнисе шул бүлмәдә булган. Әни кеше 112 номеры буенча ашыгыч хезмәткә шалтыратып, ярдәм сораган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр. Вакыйга... Читать дальше...

Мурашко: Коронавирус белән авырганнан соң алты ай буена үлем куркынычы саклана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Ковидтан соң алты айга кадәр кеше гомере өчен куркыныч халәт саклана. Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ковид белән авырганнан соң алдагы алты айда үлем куркынычының кисәк артуын әйтте, дип яза ТАСС. Мурашко белдерүенчә, тромблар барлыкка килүгә, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары зарарлануга бәйле төрле өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. Ковид кичерүче пациентларның җентекле диспансеризация узуы мөһим, дип саный ул. Иминиятләштерү... Читать дальше...


Музыкальные новости
Александр Розенбаум

«Это не бомжовые заведения»: 72-летний Александр Розенбаум зарабатывает миллионы на пивном бизнесе





Персональные новости
2ГИС

Каршеринг BelkaCar и картографический сервис 2ГИС запустили серию совместных маршрутов





Көзнең беренче көне Татарстанга яшен, яңгыр һәм көчле җил алып килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 сентябрь көнне, Татарстанда көчле җил, яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә. «Республикада аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал», — дип кисәтә Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге. Синоптиклар кисәтүенчә, кайбер районнарда һәм башкалабыз Казанда кичке һәм иртәнге якта яшен, урыны белән боз явуы да ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан исүче талгын җилнең секундына 17-22 метрга кадәр тизләнүе мөмкин. Читать дальше...

Казанда торак йортларның берсендә подъезддагы баскыч ишелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Узган ял көннәрендә Зорге урамындагы торак йортларның берсендә подъезддагы баскыч ишелгән. Монда яшәүчеләр фикеренчә, әлеге хәл подъездда дымлылык югары булу сәбәпле килеп чыгарга мөмкин. Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзер җимерелгән баскыч урынына вакытлыча баскыч урнаштырылган. Урында проектлаучылар эшли, шуннан соң торгызу эшләре башкарылачак. Торак-коммуналь хезмәтләр комитеты мәгълүматлары буенча, алга таба баскыч җимерелү куркынычы юк.

Хәрбиләргә 15 мең сум күләмендә акча түләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Хәрби хезмәткәрләрнең аерым категориягә керүчеләренә бер тапкыр өстәмә акча түләнәчәк. Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткәрләрнең кайсыбер категорияләренә керүчеләренә бер тапкыр акча түләү турындагы указга кул куйды. «Контракт буенча хәрби хезмәттә булучылар, шулай ук контракт белән хәрби хезмәт үтү хакында килешү төземәгән профессиональ һәм югары хәрби белем бирү оешмалары курсантларына бер тапкыр 15 мең сум күләмендә акча түләнәчәк», – диелә... Читать дальше...

Әлмәттә бала өстенә койма ауган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Әлмәт паркларының берсендә 13 яшьлек малайга койма ауган. Бу хактан мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты. Койма ауганчы малай башка балалар белән сөйләшеп торган. Әлеге факт буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Кайбер пассажирлар өчен шәһәр транспортына билет бәясе кимергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). 1 сентябрьдән Казанның җир өсте җәмәгать транспорты пассажирлары теләсә кайсы банкның «Мир» картасы аша билет бәясеннән алты сум күләмендә ташлама ала алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Акция трамвайларда, троллейбусларда һәм контактсыз түләү җайланмалары белән җиһазландырылган автобусларда гамәлдә. Ташламалар алу өчен «Мир» картасын терминалга кую кирәк, һәм юл бәясе шунда ук 6 сумга кимиячәк. Акция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә. Читать дальше...

Галимнәр коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларның үлемендә төп сәбәпне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Америка галимнәре коронавирус инфекциясенең үлемгә китерә торган авыр очракларының төп сәбәбе – вирусның үпкәләрдәге югары концентрациясе дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Нью-Йорк университетының Langone Health Медицина үзәге пресс-релизына сылтама белән хәбәр итә. Шул ук вакытта, Nature Microbiology журналында дөнья күргән тикшеренү нәтиҗәләре үлем куркынычын арттыруда үпкәләрдәге өстәмә бактериаль инфекцияләр яки организм иммун системасының... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Шествие трубачей и уроки танцев: что ждет посетителей парков Москвы в майские праздники


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

WTA озвучила Елене Рыбакиной условия для становления второй ракеткой мира


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Zoomlion продемонстрировала последние достижения на выставке INTERMAT





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)



Москва

В Клину состоится праздничная программа в честь дня рождения Чайковского

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net