Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2021

Новости за 12.08.2021

Апас районының Шәмәк авылында «Гармун моңы-йөрәк җыры» фестивале булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Апас районыШәмәк авылында оештырылган гармунчылар фестивалендә якын тирәдәге авыллардан да дистәләгән гармунчы катнашты. Шунысы сөендерә, алар арасында яшьләр дә байтак иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Гармун моңы-йөрәк җыры» фестивалендә чыгыш ясаучыларның яше чикләнмәгән. Урта Балтай авылыннан Мәрьям апа Гатинага 74 яшь булса да, ул биредә чыгыш ясап тамашачыларны таң калдырды. Мәрьям апа — гомере буе авылның мәдәни йөзен билгеләүче шәхес. Читать дальше...

Чиләбе өлкәсендә «Яз чәчәкләре» бәйгесендә катнашучылар өчен татар теле дәресе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсендә «Яз чәчәкләре» бәйгесендә катнашучы кызлар өчен татар теле дәресе оештырылды. Дәресне Сания Шевченко уздырды. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дәрестән соң кызларны Luxe Hayat хәләл косметика брендына нигез салучы Җәмилә Тямаева әзерләгән бүләк көтә иде. Аның лекциясе барысын да хатын-кыз матурлыгы дөньясына алып кереп китте. Шуннан соң кызлар 2018 елгы «Татар кызы» бәйгесендә финалга чыккан Зәринә Насыйрова үткәргән... Читать дальше...

Казанда коронавирус чорында беренче тапкыр катнаш көрәш буенча Европа чемпионаты үтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). 16 августта Казанда катнаш көрәш буенча Европа ачык чемпионаты башлана. Ул 20 августка кадәр дәвам итәчәк һәм «Баскет-холл»да узачак. Бу Европа континентында IMMAF Берләшкән халыкара катнаш көрәшләр федерациясенең пандемиядән соңгы беренче турниры булачак. Россия спортчылары бу ярышларда фаворитлар статусында чыгыш ясаячак. Россия командасы IMMAF яшүсмерләр рейтингында беренче урынны һәм олылар рейтингында икенче урынны алып тора. Европаның гамәлдәге чемпионнары Виктория Дудакова... Читать дальше...



Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның шәхси күргәзмәсе ачылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Бүген Горький һәм Шаляпин музеенда Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның «Төсләрдә милли хисләр» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылган. Вернисажда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Рәссамнар берлеге вәкилләре, сәнгать әһелләре катнашкан. Кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та булган, дип хәбәр итә « Бөтендөнья татар конгрессы » сайты. «Мөдәрис Мөхетдин улы — татар дөньясында бик билгеле шәхес. Читать дальше...

«Нефтехимик» остазы «Ак барс» ны җиңү турында: команда үз-үзен аямыйча уйнады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). «Нефтехимик»ның баш тренеры Олег Леонтьев команданы Казан «Ак Барс»ы белән Ромазан мемориалында үз-үзләрен аямыйча уйнаулары өчен мактады. Түбәнкамалылар 2:0 исәбе белән җиңде. «Уенны бик яхшы башкарып чыккан үзебезнең дебютант-капкачыны (Ярослав Озолин — ТИ искәрмәсе) билгеләп үтәсем килә. Бик күп урыннарда ул безне коткарды. Бөтен команда ярышты. Егетләр бик күп ыргылышларны үз өсләренә алдылар. Үз-үзләрен аямыйча уйнадылар. Без контратакаларда үзебезнең уенны гамәлгә ашыра алдык»... Читать дальше...

Чаллы башкарма комитеты балалар бакчасыннан тәрбиячеләрнең эштән китүен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Яр Чаллы башкарма комитеты 66 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре язган хатка реакция белдерде. Аннан күп тәрбиячеләр эштән киткән. Администрация комментариясе «ВКонтакте»социаль челтәрендәге төркемнәрнең берсендә пәйда булды. Билгеле булмаган кеше сөйләвенчә, әлеге 12 группалык балалар бакчасында барлыгы 3 тәрбияче калган һәм алар ике смена эшләргә мәҗбүр булганнар. Физик тәрбия укытучысы, шәфкать туташы һәм методист юк. Комментарий авторы фикеренчә... Читать дальше...

Казан метросының «Кремль» станциясендә ремонт эшләре төгәлләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Казан метросының «Кремль» станциясендә косметик ремонт эшләнгән, дип хәбәр итә Метроэлектротранс матбугат хезмәте. Белгечләр берничә төр эшләр башкарган. Түшәмне һәм диварларны иске штукатуркадан чистартканнар, җәяүлеләр йөри торган юлларны һәм вестибюльләрне яңартканнар, диварларны, түшәмне һәм платформадагы манараларны яңадан буяганнар. Муниципаль унитар предприятиедә хәбәр иткәнчә, ремонт метро пассажирларының уңайлылыгын һәм иминлеген тәэмин итү өчен эшләнгән.

Иртәгә Татарстанда 35 градус эсселек һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Синоптиклар татарстанлыларны җомга көнне һава торышы начарлану турында кисәтте. Көндез республикада урыны белән көньяк-көнчыгыштан көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 17 метрга җитәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгә явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә 11 градус җылы, ә көнбатыш районнарда — 21 градус җылы булачак. Көндез эссе булачак, һава температурасы 35 градуска кадәр күтәреләчәк.



Татарстанда бер тәүлек эчендә 5 кеше Covid-19дан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирустан 5 үлем очрагы теркәлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. «12 августка 647 үлем очрагы теркәлгән», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Коронавирустан үлүчеләр 1937, 1939, 1951, 1954 һәм 1964 елларда туган биш хатын-кыз була.

Үзәк сайлау комиссиясе барлык участокларны Covid-19 саклау чаралары белән тәэмин итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе сайлауларга бер ай кала барлык сайлау комиссияләрен дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин итте. Бер үк вакытта Роспотребнадзор һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе рекомендацияләре нигезендә тавыш бирү бүлмәләрен әзерләү башланды. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Сайлау көннәрендә барлык участокларда да бүлмәләрне, өслекләрне һәм җиһазларны дезинфекцияләү үткәреләчәк. Читать дальше...

Татарстанның Яңа Чишмә районында терлекләрнең котыру чире карантины бетерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанның Яңа Чишмә районында хайваннарның котыру чире карантины ябылган. Бу турыдагы указга Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы — республиканың Пермьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Яңа Чишмә авыл җирлеге һәм Яңа Чишмә авылының Горький урамындагы шәхси ярдәмче хуҗалык территорияләрендә терлекләр котыру авырулы булганга, аларның иминсезлеге сәбәпле кертелгән чикләү чараларын (карантинны) бетерергә», — диелгән документта. Карантин... Читать дальше...

Әлмәттә мең квадрат метрга якын мәйданда янган камышны сүндергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Бүген көндез Әлмәт шәһәренең Фәхретдин урамында камыш яна башлый. Ут чыгу турындагы хәбәрне сәгать икенче яртыда 101 телефоны буенча янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратып хәбәр итәләр. Янгынның гомуми мәйданы 900 кв метрны тәшкил иткән. Көндезге сәгать өчтә янгын сүндерелгән дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәте.

Иске Таш мәчете имамы: Яңа Татар бистәсеннән күчеп китүчеләр дә безнең мәчеткә йөри

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казанның Иске Таш мәчете имам-хатыйбы Надир хәзрәт Шәйморатов, Яңа Татар бистәсеннән күченеп киткән кешеләрнең дә бу мәчеткә йөрүләрен әйтте. «Яңа Татар бистәсендә үскән кешеләр инде күченеп киткән булсалар да, мәчеткә монда килә. Бәйрәмнәрдә бик күп „Яңа бистә малайлары“ җыела. Алар бер-берсе белән күрешеп, истәлекләр белән уртаклаша. Аллага шөкер, мәчетне онытмыйлар. Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», — ди хәзрәт. Мәчеткә йөрүче ир-атлар да хатын-кызлар да бер катта... Читать дальше...

Татарстанның Монополиягә каршы хезмәт идарәсе: яшелчә бәяләрен базар билгели

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанда яшелчә хакларын базар көйли. Яшелчә үстерүчеләр белән сатучылар арасында үзара килешү фактлары ачыкланмаган, дип белдерә ТРның Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. «Идарә хезмәткәрләре Казанның кибетләрендә һәм базарларында сатыла торган азык-төлек бәяләренә атна дәвамында мониторинг алып бара. Без барлык мәгълүматларны чагыштырабыз һәм анализлыйбыз. Читать дальше...

Россиядә коронавирустан бер көн эчендә 808 кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә Россиядә Covid-19 дан үлүчеләр саны буенча яңа антирекорд куелган. Бер көн эчендә 808 кеше үлгән. Пандемия башланганнан бирле бу иң зур сан, дип хәбәр итә яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб. Пандемия вакытында үлүчеләрнең гомуми саны — 168 049. Иң күп үлем очраклары Мәскәүдә (56), Санкт-Петербургта (48), Краснодар краенда (32), Пермь (29) һәм Ростов (28) өлкәләрендә теркәлгән. Узган тәүлектә Россиядә 21 932 яңа коронавирус очрагы ачыкланган... Читать дальше...

Авыл хуҗалыгы министрлыгы карабодай экспортына тыюны озайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы башлыгы Дмитрий Патрушев Россиядән карабодайны экспортка чыгаруны тыю 31 августтан соң, урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча озайтылырга мөмкин икәнлеген әйтте. Россия 5 июньнән карабодайны экспортлауга тыю кертте. РФ Хөкүмәтенең апрель азагында кабул ителгән тиешле карары нигезендә ул агымдагы елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта «РИА новости» хәбәр итә. «Хөкүмәтнең гамәлдәге карары нигезендә карабодайны экспортлау 31 августка кадәр чикләнгән. Читать дальше...

Татарстанда иҗтимагый институтлар үсешенә өлеш керткән өчен премиягә бәйге башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). 16 августта гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Президенты премиясенә дәгъва кылучыларны тәкъдим итүгә документлар кабул итү башлана. Әлеге премияне илебез гражданнары республиканың Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән күпьеллык шәхси хезмәт өчен алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук премия социаль юнәлешле секторны үстерүгә һәм гражданлык җәмгыяте... Читать дальше...

Пенза өлкәсе Диния нәзарәте хатын-кызлар өчен ислам курсларын башлап җибәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәре мәчетендә төбәк Диния нәзарәте кабаттан хатын-кызлар өчен ял көне курсларын оештыра. Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр ителгәнчә, курсларны Нурия ханым Садыкова алып бара. Тиздән ирләр өчен дә дәресләр башланып китәчәк. Мәчет ишекләре теләгән һәркем өчен ачык. Дәресләр ял көннәрендә үткәрелә. Уку вакыты тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнәчәк. Әле күптән түгел генә җәйге лагерьның ике атналык сменасында балалар... Читать дальше...

Уфада танылган журналист Фларит Шакиров вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Уфада озак авырудан соң танылган журналист Фларит Шакиров вафат. Аңа 64 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» рәсми сайты хәбәр итә. Фларит Шакиров үзенең журналистлык эшчәнлеген узган гасырның 80 нче елларында Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, «Ленинец» исемле яшьләр газетасында башлап җибәрә. Биредә берничә ел эшләгәннән соң, ул «Вечерняя Уфа» газетасына күчә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр анда эшли. «Вечерняя Уфа» газетасының... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певица

Певица Анастасия Стоцкая появилась на публике в откровенном наряде





Персональные новости
Казахстан

Новый транспортный хаб начали строить Казахстан, РФ и Китай





Байбулат Батуллин төшергән фильм Казанда Урам киносы фестивалендә күрсәтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар кинорежиссеры Байбулат Батуллинның «Показалось» кыска метражлы фильмы Урам киносы ачык фильмнар фестивале программасында күрсәтеләчәк. «14 һәм 15 августта Казанның Горький исемендәге ял паркында ачык һавада түләүсез кыска метражлы фильмнар күрсәтелә», дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар. Программада Байбулат Батуллин белән очрашу да каралган. Фестиваль июнь аенда Мәскәүдә старт алган. Фильмнар сентябрь ахырына кадәр Россиянең 1000ләп шәһәре аша үтә. Читать дальше...

Баулыда «Ак калфак» оешмасының яңа җитәкчесе билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Баулыда «Ак калфак» оешмасының элеккеге җитәкчесе Румия Шәфыйкованы хөрмәтләү, яңа җитәкче Римма Яруллина белән рәсми таныштыру чарасы булган. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татар конгрессының җирле бүлекчәсе каршында эшли торган «Ак калфак» оешмасы «Туган як нигъмәтләре» дигән очрашу үткәрде. Очрашуда башкарылган һәм алда торган эшләр турында фикер алышканнар, шифалы үләннәр турында сөйләшкәннәр. Чарада җырлар, мөнәҗәтләр башкарганнар.

«Манзара» җитәкчесе Айдар Шәймәрданов: Көрәштә хатын-кызлар белән чуаласы килми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Манзара» проекты җитәкчесе Айдар Шәймәрданов көрәшкә хатын-кызларны чыгаруга каршы булуын әйтте. «Көрәштә хатын-кызлар белән чуаласы килми. Бик авыр спорт төре. Без хатын-кызларның гүзәллеге белән сокланыйк кына, аларны көрәшкә кертмик, саклыйк», — диде Айдар Шәймәрданов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Шул ук вакытта спикер киләчәктә «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә хатын-кызлар өчен аерым бәйге оештыру мөмкин булуын әйтте. Читать дальше...

Илдар Гыйльметдинов Аккош күле буенда этнопарк ясарга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Оксана Романова). Казанның Киров районындагы Аккош күлләре этнопарк булдыру өчен мәйданчык була ала. Әлеге фикерне Россия Федерациясе Дәүләт Думасында Татарстан депутаты Илдар Гыйльметдинов белдерде. Бу хакта депутат ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында әйтте. «Без Аккош күлләрен Парклар һәм скверлар дирекциясе белән карап чыктык. Минемчә, әлеге урын елның бер көнендә генә түгел, ә калган ел фасылларында да эшләргә тиеш. Монда халык стилендәге йортлар бер генә көндә ... Читать дальше...

«Фәйзуллин йөзүләре» традицион бәйрәме быел Мамадышта узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Фәйзуллин йөзүләре Мамадыш шәһәрендә 14 август көнне узачак. Татар язучылары традицион әдәбият һәм спорт бәйрәменә әзерләнә. «Быел „Фәйзуллин йөзүләре“ әдәби-мәдәни һәм спорт бәйрәме Нократ елгасында узачак. Ул 43 нче мәртәбә оештырыла», — дип хәбәр итә әлеге бәйрәмгә нигез салган халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Бәйрәм быел Мамадышта халык шагыйре Зиннур Мансуров тәкъдиме белән уза. «Казаннан егермеләп кешедән торган делегация кайта. Читать дальше...

Австралия хакимияте гражданнарына чит илгә чыгуны тыйган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Австралия хөкүмәте гражданнарның чит ил сәяхәтләрен тыйган. Чикләүләр 11 августтан эшли башлаган. Башка илгә хакимиятнең махсус рөхсәте буенча гына чыгарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб. Австралиялеләргә чит илгә чыгу өчен чик контроле хезмәтенә гариза бирергә кирәк булачак. Рөхсәт аерым шартларда гына бирелә. Хөкүмәт мондый карарны илдә коронавирус белән авыручылар саны артуга бәйле рәвештә кабул итте. Бүгенге көндә илдә 6 072 кеше авырый. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева установила новый рекорд на турнирах WTA-1000


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Концентрация песка в городском воздухе возвращается к обычным значениям





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



НОПРИЗ

Подмосковные проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023



Москва

Спортсмены из 31 региона РФ, Белоруссии и Казахстана приняли участие в фестивале адаптивного футбола

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net