Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2021

Новости за 24.08.2021

Түбән Кама мэры хуҗасыз хайваннар приютларында булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин хуҗасыз хайваннар приютларында булып, аларның җитәкчеләре белән аралашты. Түбән Кама районының Олы Афанас авылында урнашкан «Дорога домой» приютында йөздән артык эт асрала. Алар барысы да шәһәр урамнарыннан китерелгән. Приют җитәкчесе Алмаз Мөхәммәдиев сүзләренчә, приютта хайваннар волонтерлар һәм шәһәрлеләрдән күрсәтелгән ярдәм хисабына асрала, әмма акча җитми. Азыктан тыш, коммуналь хезмәтләр һәм аренда өчен түләргә... Читать дальше...

Казанда җиңел машина һәм мотоцикл бәрелешкән, байкер — хастаханәдә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Казанда Болотников һәм Лазарев урамнары киселешендә мотоциклчы һәм «Лада Ларгус» машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләре видеосы социаль челтәрләрдә барлыкка килде. «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясе хәбәр итүенчә, авария урынына килгән медиклар зыян күргән мотоциклчыны аңсыз килеш хастаханәгә алып киткән.

Иртәгә Татарстанда томан һәм яшен көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, кайбер районнарда томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.  Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Көндез явым-төшем көтелми. Төнлә температура 13тән 18 градуска кадәр, көндез 29 градуска кадәр җылыначак.



Татарстан Президенты Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясе съездында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясе съездының икенче этабы узды, анда Татарстаннан 12 делегат катнашты. Көн тәртибендәге төп тема партиянең VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга халык программасын кабул итү булды. Чарага партиянең генераль, югары советлары әгъзалары да чакырылган иде, анда төбәк партия исемлеге лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Россия Президенты Владимир Путин партия программасына гражданнарның тәкъдимнәре кертелгән булуын ассызыклады. Читать дальше...

Путин: Кешеләрне вакцина ясатырга ихтирам белән үгетләргә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, Россия гражданнарын коронавирустан прививка ясатырга кирәк дип ышандырганда, хөрмәт һәм үҗәтлек булырга тиеш. Үҗәт һәм ихтирамлы булу — ассызыклап әйтәм — кешеләргә ихтирам белән аның кирәклегенә ышандырырга. Аның үз гомереңне саклап калу, исәнлек, якыннарны саклау өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатырга кирәк», — дип әйтте ил җитәкчесе. Президент сүзләренчә, вакциналарның дөрестән дә ярдәм итүен һәм коронавирус инфекциясен... Читать дальше...

Татарстанда тагын өч кеше коронавирус корбаны булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә татарстанда коронавирустан өч үлем очрагы теркәлгән. 1942, 1957 и 1962нче елларда туган өч хатын-кыз Covid-19 инфекциясе корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Республикада пандемия башланганнан бирле Covid-19 инфекциясеннән 672 кеше үлгән.

Рөстәм Миңнеханов: Безнең мәктәпләр барлык заманча таләпләргә туры килергә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы барлык мәктәпләрнең заманча таләпләргә туры килергә тиеш булуын әйтте. «Безнең барлык коллегаларыбызның теләге — сыйфатлы спорт мәйданчыклары, төзекләндерелгән мәктәп ишегалды һәм янәшәдәге территория. Бу мәсьәләләрне комплекслы хәл итәргә кирәк. Безнең мәктәпләр барлык заманча таләпләргә туры килергә тиеш», — диде ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәгариф» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы Президиумы... Читать дальше...

Путин: 15 мең сумлык өстәмә түләүне барлык хәрби хезмәткәрләр алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илнең барлык хәрби хезмәткәрләренә 15 мең сум түләргә йөкләде. Дәүләт башлыгы «Бердәм Россия» партиясе съездының икенче өлешендә катнаша, анда сайлау алды программасының йомгаклау вариантын расланырга тиеш. «Бу түләүне, погондагы йолдызлар санына карамыйча, барысы да бер үк күләмдә алсын», — диде Владимир Путин. Ул шулай ук әлеге түләүне хәрби училище курсантлары һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә таратырга тәкъдим итте. Читать дальше...



Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Марий Элда торак пунктларга янгын куркынычы янамый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Марий Элда янгын сүндерүгә җәлеп ителгән башка хезмәтләрнең бердәм эше нәтиҗәсендә актив янган урманнарның мәйданы 27 гектарга кадәр кимегән, торак пунктларга куркыныч янамый. «Меңләгән кеше һәм 175 берәмлек техникадан торган көчләр Шап һәм Сосновый Бор бистәләре, Студенка авылы һәм Мартын, Чуркан, Чернушка күлләре янындагы мәйданнарны саклауга юнәлтелде», — дип хәбәр итә министрлык. Россия гадәттән тыш хәлләр... Читать дальше...

Чаллыда тугызынчы сыйныфны тәмамлаган ике йөзгә якын укучы аттестатсыз калды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Быел Чаллыда тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 183 укучы имтиханнарны бирә алмады һәм аттестатсыз калды Сентябрьдә имтиханнарны яңадан тапшырып булачак, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Шәһәрнең тугыз мәгариф учреждениесе: 2, 26, 36, 57, 61, 76, 77, 78, 79 номерлы мәктәпләр дүрт баллдан башланган урта билгене алаган. 9нчы сыйныфны тәмамлаган 249 укучы кызыл аттестат алган. Элегрәк Чаллының мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хуҗин хәбәр иткәнчә, көллиятне тәмамлаучыларның... Читать дальше...

Казанда башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның татар телендәге китабы тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 4 сентябрь көнне Татарстан Язучылар берлегендә яшь башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның «Нахак» китабын тәкъдим итү кичәсе була. Китап татар телендә басылды. «Нахак» җыентыгы «„Казан утлары“ китапханәсе» сериясендә алтынчы китап булды. Pocketbook форматындагы китаплар сериясе «Казан утлары» журналы тарафыннан «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән нәшер ителә. «Урам балалары» повесте һәм «Нахак» хикәясе геройлары — катлаулы язмышлы, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яшүсмерләр. Читать дальше...

Татарстан җыелма командасы WorldSkills финалында 23 яңа компетенциядә чыгыш ясый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Яшь профессионаллар» IX Илкүләм чемпионат финалында Татарстан җыелма командасы 23 яңа компетенциядә чыгыш ясаячак. «Ел саен яңа белгечлекләр һәм компетенцияләр барлыкка килә. Алар алдынгылары үзгәрү нәтиҗәсендә була. Мәсәлән „Цифрлы модельер“ компетенциясе „Мода технологиясе“ннән килеп чыккан. Республика командасы 23 компетенциядә беренче тапкыр чыгыш ясаячак „Интернет-маркетинг“, „Рекрутинг“, „Цифрлы игенчелек“ — бөтенләй яңа юнәлеш», — дип... Читать дальше...

Татарстан халкы республиканың ун символын сайлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүген «Халык Республикасы» дип аталган зур онлайн-проект башлана, татарстанлылар республиканың ун символын сайлаячак. «Республикада 43 район һәм ике шәһәр округы (Казан һәм Чаллы), аларның һәркайсында символлары бар — җирле халык алар белән горурлана. Ул күптөрлелектән ничек бер символны гына сайлап алырга?», — ди оештыручылар. Август һәм сентябрь айларында социаль челтәрләрдә «Халык Республикасы» бәйгесе узачак, ул өч этаптан тора. Беренче этапта республикадагы барлык муниципаль берәмлекләр катнаша... Читать дальше...

Чумаков үзәге сентябрь аенда «КовиВак» вакцинасын олыларда сыный башларга тели

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россиядә сентябрь аенда «КовиВак» вакцинасына клиник сынаулар башланырга мөмкин. Вакцина 60 яшьтән олырак кешеләрдә сыналачак. Чумаков исемендәге үзәкнең генераль директоры Айдар Ишмөхәммәтов сүзләренчә, тикшерүгә рөхсәт алынмаган әле. Алар рөхсәт ике атна дәвамында булыр дип ышана. «Документларны бирү процессы берничә этаптан торачак. Аннан соң аутоиммун, үпкәләрнең хроник обструктив авыруы һәм онкология авыруларын тикшерә башлыйбыз. Киләсе ике айга шундый программа. Читать дальше...

30 августта «Казан тавышлары» дип аталган әдәби-сәнгать кичәсе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 30 августта Шәһәр һәм республика көнендә Кремль урамындагы 3 йорт янында ачык һавада «Казан тавышлары» дип аталган әдәби-сәнгать кичәсе узачак. Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара «Саумы, Казан!» Татарстан башкаласы турында хикәяләр бәйгесе финалистларын бүләкләү тантанасыннан башлана. Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан мэриясе тарафыннан эшләнгән әлеге проект бу елның язында башланды. Читать дальше...

Собянин мәктәптә укытучылар өчен мәҗбүри битлек киюне бетерергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Яңа уку елында Мәскәү укытучылары өчен мәктәптә битлек кию мәҗбүри булмаска мөмкин. Мәскәү мэры Сергей Собянин сүзләренчә, шәһәрдә эпидемиологик вазгыять яхшыра. Шулай ук ул укытучыларга оператив вакцинация өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Соңгы мәгълүматлар буенча, педагогларның 80 проценты прививка ясаткан. Бу аларга куркыныч янамый һәм маскасыз эшләргә мөмкин дигән сүз. Мәскәү мэры бу мәсьәлә буенча карар кабул итүне мәктәпләрнең үзләренә йөкли. «Битлек кию педагогның индивидуаль карары булырга тиеш»... Читать дальше...

Татарстанда моторлы көймәдә йөзеп китеп югалган яшүсмерләрне эзләү дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Алабуга районында 16 яшьлек кыз һәм 17 яшьлек егетне эзләү дәвам итә. Яшүсмерләр 22 август көнне моторлы көймәгә утырып Камага киткән һәм югалган. Әлегә үсмерләр дә, көймә дә табылмаган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эзләүдә Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, кинолог, полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар катнаша. Барысы 70 кеше, 18 көймә, квадроцикл һәм коткару машинасы җәлеп ителгән.

КФУ чит илдән килгән студентларга Россия вакцинасын бушлай ясарга тәкъдим итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан федераль университетының чит ил студентларына коронавирустан Россия вакциналарын ясатырга тәкъдим итәчәкләр. «Вакцинация Россия һәм чит ил гражданнары өчен оештырылачак. Без Россиядән килгән барлык студентларга вакцинация узарга тәкъдим итәчәкбез. Университет шундый карарга килде: чит илдән килгән студентларга „Спутник Лайт“ вакцинасын ясатырга тәкъдим итәбез. Студентлар өчен ул бушлай булачак», — дип сөйләде туры элемтә барышында КФУның... Читать дальше...

Песков: Хәзерге вакытта Россиядә яңа өстәмә түләүләр кертү планлаштырылмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиядә хәрби хезмәткәр һәм пенсионерлардан кала башка категория гражданнарга өстәмә түләүләр кертү каралмый. «Башка категорияләр турында сүз бармый. Зур категория гражданнар, ягъни балалы гаиләләр өчен бирелгән түләүләр турында онытмыйк», — дип сөйләгән ТАСС агентлыгына РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. 23 август көнне дәүләт башлыгы Владимир Путин пенсионерларга өстәмә 10 мең сум түләргә тәкъдим итте. Федерация Советында түләүләр... Читать дальше...


Музыкальные новости
Анастасия Ивлеева

Суд рассмотрит 25 апреля протокол на Ивлееву за дискредитацию ВС России





Персональные новости
РФ

Власти Евросоюза призвали РФ пересмотреть решение о судьбе "дочек" Ariston и Bosch





Татарстанда үзмәшгульләр бизнесны үстерү өчен 100 мең сумга якын субсидия алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстанда үзмәшгульләрнең үз эшләрен үстерү һәм алга җибәрү өчен 100 мең сумга якын субсидия алу мөмкинлеге бар. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Субсидияне товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өчен материаллар сатып алуга, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм интернетта реклама бирүгә, белем бирү курслары буенча уку чыгымнарына, интернет-сайтларны камилләштерү һәм аларга техник ярдәм күрсәтүгә сарыф итәргә мөмкин. Субсидиягә ия булу өчен бизнесны дөрес һәм нәтиҗәле алып бару... Читать дальше...

Равил Кузюров: Марий Элдагы янгыннарның зыяны безгә әлегә тими

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Марий Элдагы янгыннарның зыяны безнең республикага әлегә тимәгәнен белдерде. «Күрше республикаларда зур янгыннар бара. Беренче чиратта, Марий Элны күздә тотып әйтәм. Марий Элдагы янгыннарның зыяны безгә әлегә тими һәм тимәс дип ышанам, чөнки урманнар республиканың көнбатышында яна», — диде Равил Кузюров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Министр сүзләренчә, 2010 елда янгыннар күп булгач, Татарстан... Читать дальше...

КФУ проректоры: Тулай торакка урнашу һәм лекцияләргә йөрү өчен вакцинация кирәкми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Көндезге бүлектә белем алу һәм тулай торакка урнашу өчен КФУ студентларыннан мәҗбүри вакцинация таләп ителми. Казан федераль университетының белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Тимерхан Алишев туры линия вакытында шул хакта хәбәр итте. «Безнең университетта укыячак һәм инде белем алучы студентларның күпчелеге өчен ПЦР-тест тапшыруның хаҗәте юк. Студентлардан тулай торакка урнашу өчен дә, лекцияләргә йөрү өчен дә мәҗбүри вакцинация таләп ителми», — диде югары уку йорты проректоры. Читать дальше...

Уфада WorldSkills финалында катнашу өчен Татарстан командасы вакцинация узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ». Наталья Рыбакова). Татарстан җыелма командасы вәкилләре Башкортстанда узачак «Яшь профессионаллар» IX Илкүләм чемпионаты финалында чыгыш ясар алдыннан вакцинация узды. «Без конкурсант һәм экспертларны тулысынча әзерләргә тырыштык. Командаларның күбесе вакцинация узды. Барлык катнашучылар, конкурсантлар һәм кунакларның ПЦР-тесты булу мәҗбүри. Ул бәйге мәйданына килгәнче 72 сәгать алдан ясалган булырга тиеш. Мәйданда антисептик һәм маскалар булачак», — дип сөйләде... Читать дальше...

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрасиме программасы билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 25 август 12.00 сәгатьтә Беренче Май мәйданында Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дусларын искә алачаклар. Искә алу мәрасимендә «Калеб» яңа буын җыены «Муса. Моабит» җыр, музыка һәм шигырь триптихыннан өзекләр тәкъдим итәчәк. «Быел каһарман шагыйрьнең тууына 115 ел. Мәрасимдә традицион рәвештә Республика җитәкчеләре һәм мәртәбәле кунаклар, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең быелгы лауреатлары, Герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова чыгышы көтелә»... Читать дальше...

Татарстанның көньяк-көнчыгышы урманнарында янгын куркынычының югары классы сакланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Якын көннәрдә Татарстан урманнарында, бигрәк тә көньяк-көнчыгышта, янгын куркынычының югары классы сакланачак. «Бүген Казанда һәм республиканың көнбатыш өлешендә яңгырлар узды, әмма көньяк-көнчыгыш әлегә коры тора. Алга таба безне киеренке температура режимы көтә, көньяк-көнчыгышта янгын куркынычының югары классы сакланачак», — диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Мөслим, Минзәлә, Сарман... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

"Спартак" обыграл "Локомотив" в 26-м туре чемпионата России


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Прямая трансляция матчей Рыбакиной и Путинцевой за выход в 1/8 финала турнира в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Концентрация песка в городском воздухе возвращается к обычным значениям





Путин в России и мире
Москва

Париж решил показать, что такое ядерное сдерживание России по-французски


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Эстрада

Смешарики и «Академия Эстрада Тинс» выпустили трек «Попурри»



Москва

Синоптик Тишковец заявил о рекордном количестве осадков 27 апреля в Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net