Түбән Камада яшәүчеләрдән яңа архитектура объектына исем табуда ярдәм сорыйлар
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Түбән Каманың 55 еллыгына шәһәрнең Төзүчеләр һәм Химиклар проспектлары чатында яңа стела куелачак. Түбәнкамалыларга әлеге стелага исем уйларга тәкъдим итәләр. Шәһәрнең баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов сүзләренчә, стела үсә торган агач рәвешендәге 13 метрлы конструкциядән гыйбарәт. Конструкция — композит материал белән тышланган металл өлгедән, агач үзе металлдан эшләнгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Стела безнең экологиягә сак карашыбызны символлаштыра. Читать дальше...