Урман янгыннары куркынычы булу сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстан урманнарында янгын куркынычы кабат югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. «2021 елның 6 августыннан 16 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары дәрәҗәдә (IV класс) сакланачак», — дип искәртә метеорологлар. Элегрәк шундый ук кисәтүләр берничә тапкыр, соңгысы 2 августтан 5 августка кадәр, игълан ителгән иде. Россиянең күп кенә төбәкләрендә (мәсәлән, Якутиядә) бу җәйдә урман янгыннары котыра. Чиләбе өлкәсендә янгыннарны сүндерделәр инде, әмма бу төбәккә шактый зыян килгән.