Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2021

Новости за 22.08.2021

Азнакайда Россия Дәүләт әләме көнен билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 22 август, «Татар-информ», « Маяк », Гүзәл Корбанова). Бүген, Россия Дәүләт әләме көнендә, республикабызның иң югары нокталарыннан берсе булган Чатыр Тауда эко — кемпинг оештырдылар. Акция кысаларында чисталык һәм төзекләндерү өмәләре үтте.  Акция активистлары Чатыр Тауда 20-30 метр озынлыктагы Россия әләмен җәеп җибәрделәр, ә шәһәр урамнарының берсендә Чатыр Тау һәм Россия флагы рәсемнәре төшерелгән триколор рәсеме пәйда бул

Түбән Кама районында көчле җил нәтиҗәләрен бетерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Түбән Кама районының 45 торак пунктында яшәүчеләр көчле җил аркасында берничә сәгатькә утсыз калды. Хәзерге вакытта проблема хәл ителгән, дип хәбәр итә «НТР 24». Түбән Кама администрациясендә әйтүләренчә, көчле җил нәтиҗәләре шәһәрдә дә, районның авыл җирлекләрендә дә тиз арада бетерелә. Мәсәлән, яңа микрорайоннарда агачлар ауган, шулай ук зур ботаклар өзелеп төшкән. «Хәзерге вакытта электр уты барлык торак пунктларда бирелгән. Шулай ук авария вакытында электр уты бирү чыганаклары да җәлеп ителде»... Читать дальше...

Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте аксакалы Мансур Ямалетдинов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Озак авырудан соң Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте аксакалы, «Татар балалары җырлый» фестиваленә нигез салучы 83 яшьлек Мансур Ямалетдинов вафат булды. «Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, мәрхүм 23 августта үзенең туган авылында — Чувашиянең Кызыл Чишмә авылында җирләнәчәк.  Хушлашу мәрасиме 9.00 сәгатькә кадәр Самара шәһәре, Академик Павлов урамы, 80-14 (беренче подъезд) адресы буенча үтәчәк. «Мансур ага өлкә татарлары өчен янып-көеп, „Туган тел“ дәге хәлләрдән хәбәрдар булып яшәде... Читать дальше...



Кукмара районында 9,5 меңгә якын кеше ковидтан прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 22 август, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында Covid-19 инфекциясеннән вакцинация дәвам итә. Бүгенге көндә беренче этапны 9 470 кеше узган, ике дозаны да 8 000 кеше ясаткан. Бу хакта Кукмара районы үзәк хастаханәсенең Инстаграмында хәбәр ителә. Районга 100 доза «Спутник Лайт» вакцинасы һәм 200 доза «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак») вакцинасы кайтарылган Вакцинация алдыннан табиб кирәкле документларны тутыра, пациентны карый. Вакцинациягә 122 телефоны буенча... Читать дальше...

«Ак Барс» Чемпионнар кубогында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ». Сергей Гаврилов). Бүген Казанда «Татнефть Арена»да сезон алдыннан Чемпионнар кубогы тәмамланды. Финал матчында «Ак Барс» Санкт-Петербургның СКА командасын 3:0 исәбе белән җиңде. Чемпионнар кубогында өченче урынны Магнитогорскиның «Металлург» командасы алды. Ул бүген көндез Уфаның «Салават Юлаев» командасын 3:2 исәбе белән җиңгән иде. 29 августта Казан командасы белән Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы арасында контроль матч узачак. «Ак Барс» (Казан) — СКА (Санкт-Петербург) — 3:0 (2:0, 1:0, 0:0). Читать дальше...

Сызрань Үзәк китапханәсендә «Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» бәйрәме булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). 18 августта Сызрань шәһәр округы Үзәк китапханәсендә «Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» дигән әдәби-музыкаль круиз үткәрелде. «Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, балалар бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты, татар халкының мәдәнияте һәм фольклоры белән танышты. Алар тыңлап кына калмады, төрле уеннар һәм бәйгеләрдә дә актив катнашты, диелә хәбәрдә.

Банк картасы номерын мошенниклардан саклауның гади алымын атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Телефон мошенникларыннан саклану өчен билгеле бер иминлек кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Табиб-психиатр һәм психолог Александр Федорович Sputnik радиосына биргән интервьюсында иң кирәкле вакытта югалып калмас өчен нәрсә эшләргә икәнлеген аңлатты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Күпсанлы кисәтүләргә дә карамастан, күпләр мошенникларның ихтыярына буйсынып, аларга телефоннан банк картасы номерын, CVV-кодларын һ.б. мәгълүматларны әйтә. «Банк мошенникларыннан саклануга килгәндә... Читать дальше...

Путин кредит түләү өчен тотып калынган социаль пособиеләрне кире кайтарырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Социаль түләүләр, аеруча балалар пособиесенең кредит түләү өчен тотып калынуына юл куймаска кирәк. Шул ук вакытта, моңа кадәр исәптән чыгарылган акчалар счетларга кире кайтарылырга тиеш. РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда шулай дип белдерде. «Хәзер гражданнар счетындагы акчаны (кешеләр аны дәүләттән социаль түләүләр өлкәсендә ала) исәптән чыгару турында. Алар бигрәк тә мәктәпкә әзерлек һәм башкалар белән бәйле һәм якланырга тиеш. Читать дальше...



Ерак Көнчыгыш мөфтияте Хабаровск танкистлары һәм мотоукчылары белән очрашу оештырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). 20 августта Ерак Көнчыгыш мөфтиенең хәрби частьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Идрис хәзрәт Камаев II дәрәҗә Кутузов орденлы Кызыл байраклы Тын океан округ укыту үзәгендә булды. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, укыту үзәге танк һәм мотоукчы гаскәрләре кече белгечләрен әзерләү буенча ике бүлекчәне үз эченә ала. Танкистлар өчен җомга намазы үткәрелде. Полк имамы җомга... Читать дальше...

Владимир Путин: 2021 ел уңышы узган елгыдан кимрәк булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Быел уңыш узган елгыдан азрак булачак, дип белдерде бүген РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда. Аның сүзләренчә, илдә бөртеклеләрнең тулаем җыемы 127 миллион тонна булыр дип көтелә. Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елда әлеге күрсәткеч 133,5 миллион тоннага якын тәшкил иткән иде. «Быел, билгеле сәбәпләр аркасында, бездә уңыш узган елдагы кебек рекордлы булмас дип уйлыйм, — диде дәүләт башлыгы. — Шулай да 127 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алачакбыз. Читать дальше...

Путин хәрби хезмәткәрләргә елына бер тапкыр 15 мең сум акча бирергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Россия хәрбиләренә 15 мең сум күләмендә елга бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләргә кирәк. РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда шундый тәкъдим белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «2021 ел нәтиҗәләре буенча хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләү гадел булыр иде дип уйлыйм. Ул уртача 15 мең сум булырга тиеш», — дип искәртте ул. Путин әлеге пособиенең барлык категорияләргә... Читать дальше...

Алдагы сәгатьтә Татарстанда бик көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Алдагы сәгатьтә Татарстанда бик көчле җил көтелә, аның тизлеге урыны белән секундына 25-27 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә. Синоптикларның мәгълүматлары буенча, көчле җил көн ахырына кадәр сакланачак, шулай ук дүшәмбе төнлә һәм көндез дә дәвам итәчәк.

«Казаноргсинтез» планнан тыш тукталыштан соң гадәти режимда эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). «Казаноргсинтез» производстволарының эше тулысынча яңадан торгызылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына предприятиедән хәбәр иттеләр. «Казаноргсинтез» ГАҖ заводларындагы производстволар гадәти режимда эшли», - дип искәрттеләр компаниядә. Татарстан Республикасы бердәм энергия белән тәэмин итү системасында өзеклек килеп чыгу сәбәпле 21 август иртәсендә «Казаноргсинтез» производстволарының планнан тыш туктатылуы турында элегрәк хәбәр ителгән иде. Предприятиенең... Читать дальше...

«Түгәрәк уен» XIII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале 28 августта башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). 28 августта 19.00 сәгатьтә Казанда «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда «Түгәрәк уен» XIII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале старт ала. «Кичке уен» концерт программасында Татарстан Республикасының фольклор коллективлары һәм башкаручылары катнашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. 29 август көнне 10:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленең рәсми ачылышы була. Фестивальдә Россия төбәкләреннән... Читать дальше...

Россиядә ОСАГО полисы алу өчен техосмотр кирәк булмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап машина йөртүчеләргә ОСАГО полисын алу өчен техник карау (техосмотр) диагностика картасы талпә ителми. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу — Россия Президенты Владимир Путин 2 июльдә имзалаган законда каралган. Үзәк банкның тиешле норматив актларына үзгәрешләр бераз соңрак — 29 августта гамәлгә керәчәк. Иминият базары экспертлары фикеренчә, кулланучылар әлеге яңалыкны уңай кабул итәчәк, әмма моның икенче ягы да бар. «Бу ОСАГО полисының үтемлелеген чикләгән бердәнбер әйбер ... Читать дальше...

Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «20 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 23, Чаллыда — 13, Арча һәм Сарман районнарында — икешәр, Аксубай, Әлмәт, Биектау, Алабуга... Читать дальше...

Владимир Путин пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум акча түләргә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда пенсионерлар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләргә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, пенсиягә билгеләнгән өстәмәне инфляция «ашый» һәм ул гына җитәрлек түгел. Аның сүзләренчә, Хөкүмәттә пенсияне ел саен 1 мең сумга күтәрү инфляцияне узып китәр дип өметләнсәләр дә, бүгенге көндә аның күләме фаразланганнан югарырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Читать дальше...

Владимир Путин ил халкын Россия флагы көне белән тәбрик итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин ил гражданнарын Россия флагы көне белән тәбрик итте. Ул флагның гимн белән бергә дәүләт символы булып торуын, аның мөстәкыйльлеген һәм суверенитетын раславын билгеләп үтте. «Флаг һәм гимн — дәүләтнең, теләсә кайсы илнең символы. Алар илебезнең мөстәкыйльлеген һәм суверенитетын, традицияләрнең дәвам итүен раслый, мәгълүм дәрәҗәдә Россия дәүләтчелегенең мораль-әхлакый нигезе булып тора», — дип искәртте Россия лидеры. Владимир Путин... Читать дальше...

Казанда 150 квадрат метр үлчәмле Россия флагын җәеп флешмоб үткәрделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда Россия дәүләт флагы көне уңаеннан 150 квадрат метрлы триколор җәеп флешмоб үткәрделәр. Чараны Татарстанның ДОСААФ оешмасы һәм Гомумроссия халык фронтының яшьләр бүлеге активистлары оештырды. «Мондый акцияне үткәрү идеясе безгә пандемия вакытында килде. Ул чагында без азык-төлек һәм флаглар таратып йөрдек. Алар бездә бик күп җыелды. Чикләүләр кертелү сәбәпле узган ел әлеге акцияне үткәрә алмаган идек. Быел исә Казан Кремле янында флешмоб оештырдык»... Читать дальше...


Музыкальные новости
Rammstein

В Калининградской области отказались отменять трибьют-концерт Rammstein





Персональные новости
Александр Бастрыкин

В аварийном доме в Забайкалье, которым интересовался Бастрыкин, заколотили подъезды





Рөстәм Миңнеханов Россия флагы көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия флагы көне белән котлап, инстаграмдагы сәхифәсенә видео куйды. Видеода кадр артындагы тавыш кешеләрне тормыштагы вакыйгаларны күрергә һәм тоярга, яратырга һәм горурланырга чакыра. «Россия дәүләт флагы көне белән», диелә видео азагында.

Казанда Рәшит Шамкайны соңгы юлга озаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанда Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай белән хушлашу мәрасиме булды. Бирегә аның туганнары, хезмәттәшләре һәм дуслары килде. «Әтине Айдар (Рәшит Шамкайның улы — ТИ) белән чиратлашып карадык. Төнлә үзе генә куна иде, мин ашарга пешерергә, җыештырырга көндез килеп йөрдем. Кәефе яхшы иде, әнинең вафатыннан соң моңаеп калды, бик кайгырды», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Рәшит Шамкайның кызы Гөлнара. Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина... Читать дальше...

Татарстан табибы эсседән саклану өчен киңәшләр бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Түбән Кама үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Светлана Особливая эсседән саклану чаралары турында сөйләде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, эссе һава торышында өлкәннәр, балалар һәм инвалидлар сәламәтлеге аеруча куркыныч астында. Урамга чыкканда, ачык төстәге киҗе-мамык тукымадан тегелгән кием кию яхшырак. Көн дәвамында, мөмкин булганча, юыну яки душ керү дә эсселекне җиңелрәк кичерергә булышачак. «Мондый челләдә безгә эссе климатлы... Читать дальше...

Россиядә фатир арендалаган өчен салым чигерүе кертергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы фатир арендалаган өчен салым чигерүе кертергә тәкъдим итте. РИА Новости агентлыгы язуынча, документ проекты норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән. «Россия Федерациясе гражданнарын үтемле һәм уңайлы торак, коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында әлеге чара аренда торагы базарын үстерергә ярдәм итәр дип саныйлар. Читать дальше...

Энергосистемада өзеклек булу сәбәпле, «Казаноргсинтез» җитештерүне туктатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы бердәм энергия белән тәэмин итү системасында өзеклек килеп чыгу аркасында «Казаноргсинтез» предприятиесендә җитештерү туктатылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына предприятиедән хәбәр иттеләр. «Предприятие гадәти эш режимына 22 августта, көннең икенче яртысында тулысынча кире кайтыр дип көтелә. Хәзерге вакытта, җитештерү куәтләренә йөкләнешне акрынлап арттырып, сафка кертү эшләре алып барыла», — дип искәрттеләр предприятиедә. Энергия системасында... Читать дальше...

Матуриди исемендәге Азов ислам фәннәре мәдрәсәсе өстәмә рәвештә абитуриентлар җыя

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Кырым мөселманнары Диния нәзарәте — Имам Матуриди исемендәге Азов ислам фәннәре мәдрәсәсе ир-атлар бүлегенә өстәмә рәвештә абитуриентлар җыюы турында игълан итә. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте белдергәнчә, документлар 30 августка кадәр кабул ителә. Мәдрәсәдә белем алырга теләгән кешеләр документлар тапшыра һәм әңгәмә үткәннән соң укуга керешә ала. Азов мәдрәсәсенә кабул итү кампаниясе быелның июлендә башланды, хәзерге... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Якутянин победил на первенстве России по настольному теннису


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева установила новый рекорд на турнирах WTA-1000


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Politico: Россия проиграет войну с НАТО, предупреждает Польша (Topmember)


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

Красноярцы и Джиган рассмешили Артемия Лебедева и вышли в финал «Звезд»



Москва

Километровые пробки на трассе М-12 "Восток": Водители часами стоят в очереди на заправку - Mash

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net