Владимир Путин ил халкын Россия флагы көне белән тәбрик итте
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин ил гражданнарын Россия флагы көне белән тәбрик итте. Ул флагның гимн белән бергә дәүләт символы булып торуын, аның мөстәкыйльлеген һәм суверенитетын раславын билгеләп үтте.
«Флаг һәм гимн — дәүләтнең, теләсә кайсы илнең символы. Алар илебезнең мөстәкыйльлеген һәм суверенитетын, традицияләрнең дәвам итүен раслый, мәгълүм дәрәҗәдә Россия дәүләтчелегенең мораль-әхлакый нигезе булып тора», — дип искәртте Россия лидеры.
Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашу үткәрә, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.