Түбән Кама үзәгендә шәһәрнең юбилеена яңа стеланы урнаштыра башладылар
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Түбән Каманың 55 еллыгына шәһәрнең Төзүчеләр һәм Химиклар проспектлары чатында яңа стеланы урнаштыра башладылар. Стела үсә торган агач рәвешендәге 13 метрлы конструкциядән гыйбарәт. Конструкция — композит материал белән тышланган металл өлгедән, агач үзе металлдан эшләнгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Яңа стеланы Химиклар проспектын төзекләндерүнең икенче этабы кысаларында «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль программасы... Читать дальше...