Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2021

Новости за 25.08.2021

Чаллының Үзәк шәһәр китапханәсендә «Әни сүзе» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 25 август, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). Чаллының Үзәк шәһәр китапханәсендә 26 августта 16:00 сәгатьтә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Чаллы дәүләт татар драма театры рәссам-декораторы Ләйсән Галимованың «Әни сүзе» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсенең ачылыш тантанасы була. Экспозиция Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына, шулай ук Татарстан Республикасы көненә багышланган. Аның иҗатында туган як тарихына, тарихи мирасына мәхәббәт чагыла. «Әни сүзе» күргәзмәсе тукымаларда һәм графикта тәкъдим ителгән. Читать дальше...

Ярты ел эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучылар саны 43 меңнән артып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Беренче  татар онлайн-мәдрәсәсе  эшли башлауга ярты елдан артык вакыт узды. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 43 меңнән артып китте. Шуларның 400 гә якыны, ислам нигезләре турында тулы курсны тәмамлап, махсус сертификатка ия булды. Онлайн-мәдрәсәдә көн саен 1000 «шәкерт» Ислам дине нигезләрен үзләштерә. Аларның 21% — 25-34 яшьтә, 23% — 35-44 яшьтә, 28% — 55 яшьтән өлкәнрәкләр. Онлайн-мәдрәсә белән, Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән... Читать дальше...

Алексей Песошин Арчада «Безнең ишегалды» программасы үтәлеше белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Арча муниципаль районына эш сәфәре кылды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Премьер-министры Арча шәһәрендә «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру белән танышты. Ул Зәйнуллин урамындагы ишегалды территориясендә булды, анда программа кысаларында юллар асфальтланган, тротуарлар булдырылган, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган, тышкы яктырту челтәре ремонтланган, балалар өчен уен комплекслары... Читать дальше...



Газета-журнал мөхәррирләре «Аккош күле» иҗат йортына сәяхәт кылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кайчандыр татар язучыларына бүлеп бирелгән 2 га. җирдә бүген кемнәр яши — газета-журнал мөхәррирләре татар язучыларының «Аккош күле» иҗат йортына сәяхәт кылды. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм газета-журналларның баш мөхәррирләре һәм журналистлары бирегә Равил Фәйзуллин чакыруы буенча килде. Кунакларны ул «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары баш мөхәррире, балачагы биредә үткән журналист Зилә Хөснетдинова белән бергә каршылады. Читать дальше...

Татарстанда томан һәм 27 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 августта, Татарстанда уртача җылы һәм коры һава булачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм иртән төбәк буенча, шулай ук Казанда да томан төшәчәк. Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнчыгыштан һәм төньяктан исәчәк. Татарстанда төнлә һава температурасы +7…+12 градус, түбәнрәк урыннарда салкынрак булачак. Көндез +22…+27 градуска кадәр җылытачак. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Путин мәктәпләрдә көн саен Россия әләмен күтәрүне яхшы идея булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә Россия флагын көн саен күтәрү традициясен кертү идеясен хуплады. Инициативаны элегрәк «Артек» тәрбиячесе Вячеслав Антипов тәкъдим иткән иде. Аның сүзләренчә, флагны күтәрү традициясе балаларга бик ошый. Бу турыда «Российская газета» яза. Путин яхшы һәм урынлы тәкъдим дип атады. Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, моның өчен бердәм гомумроссия стандартын кертү турында уйларга кирәк. Инициативаны федераль бюджеттан финанслау мәсьәләсен дә уйларга кирәк... Читать дальше...

Мединский тарих буенча БДИны мәҗбүри итәргә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Россиядә урта белем бирә торган мәктәпләрдә тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри булырга тиеш. Бу турыда Россия Президентының ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский «Армия-2021» форумы кысаларында узган фәнни-гамәли конференциядә сөйләвенә сылтма белән «Российская газета» хәбәр итә. «БДИны, һичшиксез, камилләштерергә кирәк, бигрәк тә гуманитар фәннәрдә бәяләүнең бердәнбер критерие итеп калдырмаска, — диде Владимир Мединский. ... Читать дальше...

Миңнеханов видеоэлемтә буенча Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә режимында РФ Дәүләт Советы Президиумының гомуми белем системасын үстерү мәсьәләсенә багышланган утырышында катнашты. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия Президенты «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында, 2024 елга мәктәп укучылары саны артуны исәпкә алып, Россиядә 1300 яңа мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырылган. «Моннан тыш, июнь аенда мин... Читать дальше...



Россиядә биш айда хезмәт хакы кризиска кадәрге дәрәҗәгә җитте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). 2021 елның биш ае нәтиҗәләре буенча Россиядә хезмәт хакы кризиска кадәрге дәрәҗәгә җитте. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова секретариатына сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, хезмәт базарында вәзгыять уңай тенденцияләрне саклауны дәвам итә. Халыкара хезмәт оешмасының июнь нәтиҗәләре буенча эшсезлек дәрәҗәсе 4,8 процентка кимегән. Шул ук вакытта төбәкләр һәм тармаклар буенча вазгыять бертөрле түгел. Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 елда Россиядә эшсезләр саны 4, 321 млн чамасы кеше тәшкил иткән. Читать дальше...

КФУ белгече әбиләр чуагының кайчан башланачагын фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казанда сентябрь җылы булырга вәгъдә итә, әмма төгәл фаразларга ясарга иртә әле, диде КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев. «Әлегә төгәл фараз ясарга иртә, әмма актуаль озак вакытка фаразлаулар буенча сентябрь уңай аномалия белән көтелә. Бу әбиләр чуагы яки озакка сузылган җәйне хәтерләтергә мөмкин», — ди ул. Әүхәдиев августның дүрт тапкыр теркәлгән температура рекордын атады. Читать дальше...

Ольга Павлова Россия Дәүләт Думасы депутатлары турындагы фильм герое булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Дума ТВ» парламент телевидениесе VII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты турында документаль фильм чыгарды. Анда 85 төбәкне тәкъдим итүче 450 парламентарийның нибары биш депутаты катнашты. Шул ук вакытта Ольга Павлова фильмда бердәнбер депутат хатын-кыз булды. Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы җәмгыятьнең социаль юнәлешле булуы — Россия Федерациясе дәүләт сәясәте тренды, дип сөйләде. «Чынлыкта законнарның сыйфаты артты. Читать дальше...

Казанда Россия Европа яшьләр парламенты сессиясе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 20 һәм 21 августта Казанда Россия Европа яшьләр парламентының ROST EYP сессиясе узды. Анда Европа мәдәнияте һәм иҗтимагый дипломатия белән кызыксынучы иллегә якын яшь активист җыелды. Сессиядә катнашучылар Россиянең Европа яшьләр парламенты эшчәнлеге белән танышты һәм «Белем бирүнең заманча трендлары һәм яшьләрне халыкара мөнәсәбәтләр үсешенә җәлеп итү» дискуссиясендә катнашты. Аның кысаларында Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре экспертлар буларак чыгыш ясады. Читать дальше...

Ренат Харис: Заманында композитор һәм рәссам булырга хыялландым

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның «Шигырь язган каләм белән» дип исемләнгән күргәзмәсе булды. Күргәзмәдә ул балачагында композитор һәм рәссам булырга хыяллануы турында сөйләде. «Миндә өч башлангыч яши: әдәбият, сынлы сәнгать һәм музыка. Заманында композитор, рәссам булырга хыялландым. Шагыйрь булу уемда да юк иде», - диде Ренат Харис. «Рәссамнар берлеген җитәкләр идең», — дип кушылды шагыйрьнең рәссам дуслары. Читать дальше...

Табиб баланы мәктәпкә ничек дөрес әзерләргә кирәклеге турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Бала яңа уку елын кыенлыксыз башласын өчен, аның туклану режимын һәм көнен көйләргә, яхшыга өметләндерергә кирәк. Бу хакта туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиблык практикасы буенча баш белгече Люция Фейсханова сөйләде. «Мәктәпнекенә якын режим төзергә кирәк. Әгәр бала йокларга соң ята икән, 1 сентябрьгә әкрен генә бала бераз иртәрәк ятарлык, шулай ук бераз иртәрәк торырырлык итеп эшләргә кирәк. Ә кичә 12 сәгатьтә йокладың һәм иртәнге тугызда тордың түгел... Читать дальше...

Татарстанның күпчелек районнарында урманнарга баруны чикләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Янгын куркынычының югары класслы булуы сәбәпле, Татарстан хакимияте гражданнарның урманнарга баруын һәм урман территорияләренә автомобильләрдә керүен чикләде. Бу карарны бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Чикләүләр Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ары, Кайбыч, Калейкино, Кама, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Саба, Тәтеш... Читать дальше...

Мөхәммәтшин Шойгуның күргәзмәсе турында: Аның матурлыкны күрә белүенә гаҗәпләнәм

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республиканың башка парламентарийлары РФ Оборона министры һәм Рус география җәмгыяте президенты Сергей Шойгу ясаган картиналар һәм агачтан декоратив эшләнмәләр күргәзмәсендә булды. «Талантлы кеше бөтен нәрсәдә талантлы. Сергей Кужугетович — үз эшенең профессионалы, бик тәвәккәл һәм иҗади кеше. Гади әйберләрдә, әйләнә-тирәдә матурлыкны күрә белүенә гаҗәпләнәм», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Мөхәммәтшин. Читать дальше...

Путин 2023 елны Россиядә Укытучы елы дип игълан итәргә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин мәктәп, югары уку йорты укытучылары, чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары белән очрашу вакытында Россиядә 2023 елны Укытучы елы дип игълан итәргә тәкъдим итте. Президент сүзләренчә, РФ Хөкүмәте педагоглар хезмәтенә түләү системасын камилләштерергә җыена, әмма әлеге мәсьәлә күп очракта дәүләт бюджеты мөмкинлекләренә бәйле. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.  «Барыннан да элек, әлбәттә, хезмәткә түләү системасын камилләштерергә кирәк. Читать дальше...

Татарстанда сайлау участокларын аз мобильле гражданнар өчен уңайлы итәргә телиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда киләсе сайлау кампаниясенә аз мобильле гражданнар өчен барлык сайлау участокларын уңайлы итеп ясарга, ягъни аларны беренче катларда урнаштырырга планлаштыралар. «Бездә сайлау участокларының 92,5 проценты беренче катларда урнашкан. Киләсе сайлау кампаниясенә участокларның беренче катларда гына булуы турындагы мәсьәләне без хәл итеп бетерәчәкбез, дип саныйм. Гамәлдәге участоклар саны буенча бу мәсьәләне берьюлы хәл итү бик катлаулы... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә яңа балалар бакчасы ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән «Лучики» балалар бакчасын ачуда катнашты. 220 урынлы балалар бакчасы Әбсәләмов проспекты, 21Б (65нче комплекс) адресы буенча урнашкан. Бинада музыка һәм спорт заллары, төрле яшьтәге балалар өчен 12 уен мәйданчыгы һәм спорт мәйданчыгы җиһазландырылган. Шулай ук медицина блогы һәм тар медицина белгечләре кабинетлары бар. ТР Президенты иң кечкенәләр... Читать дальше...


Музыкальные новости
Фрэнк Синатра

Обвиненный в серии изнасилований Кевин Спейси может сыграть Фрэнка Синатру





Персональные новости
Россия

Армяне России поддерживают движение «Тавуш во имя Родины»





Татарстан исәп-хисап счетларыннан урлаулар саны буенча өченче урында тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстан исәп-хисап счетларыннан урлаулар саны буенча Россиядә өченче урында тора. 2021 елда республикада 3,3 меңнән артык шундый җинаять теркәлгән. Мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникацияләр кулланылган мошенниклык саны буенча Татарстан 4 нче урында тора. Ел буена 4,6 мең очрак билгеле, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт гражданлык хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары Марина Шнитенкова. «Бу — экономик фактор белән аңлатыла. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «СИБУР» башлыгы белән «ТАИФ»ны берләштерү турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «СИБУР» башлыгы белән «ТАИФ»ны берләштерү турында сөйләшкән. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «СИБУР Холдинг»ының идарә рәисе Дмитрий Конов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Алар Татарстан Республикасы белән „СИБУР Холдинг“ компаниясе арасында нефть, газ, химия комплексында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук „СИБУР... Читать дальше...

Күренекле татар язучысы Нур Әхмәдиев вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Күренекле татар язучысы Нур Гариф улы Әхмәдиев вафат булды. «Татар әдәбияты авыр югалтуга дучар булды. Күренекле татар язучысы Гариф улы Нур Әхмәдиев озакка сузылган каты авырудан соң бакыйлыкка күчте. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын», диелә Татарстан Язучылар берлеге хәбәрендә. Берлек мәрхүмнең якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Табиб көзге арыганлык һәм йокы килүдән котылу чарасын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Табиб Татарстан халкына көзге арыганлыктан һәм йокы килүдән ничек котылырга кирәклеген аңлатты. Көз җитү белән кешеләр еш кына йокы килүгә һәм арыганлыкка зарланалар. Моның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында Татарстан халкына, туры эфир вакытында Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш белгече Люция Фейсханова сөйләде. «Бу — яктылык җитмәү белән бәйле. Яктылыкка дефицит булганда, организмда мелатонин эшкәртелеп чыгара башлый. Читать дальше...

Кама елгасында көймәдә йөзеп киткән егетнең гәүдәсе табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Кама елгасында көймәдә йөзеп китеп югалган егетнең гәүдәсе табылган. Ул 21еннән 22сенә каршы төндә танышы белән моторлы көймәгә утырып чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган иде. Аның тәнендә көчләп үтерелү эзләре табылмаган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда яңа гимназия ачылышында катнашкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы шәһәрендә яңа гимназия ачылышында катнашкан. 14 нче номерлы гимназия 1124 укучыга исәпләнгән, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Президент матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. «Рөстәм Миңнехановка мәгариф учреждениесенә керү системасы турында сөйләделәр. Ишекләр янында тикшерү пункты урнаштырылган. Мәктәпкә исемле карточкалар ярдәмендә керәләр», — дип билгеләде агентлыкның әңгәмәдәше. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Подмосковье сотрудники ОМОН «Русич» Росгвардии приняли участие в церемонии открытия соревнований по дзюдо среди детей и подростков


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Карен Хачанов

Хачанов проиграл Табило в 1/8 финала «Мастерса» в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Бестопливные Neutrinovoltaic электромобили проектируются в Индии





Путин в России и мире
Москва

Путин: Отношения России и Китая достигли наивысшего уровня в истории


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Шарий: госсекретарь США Блинкен приехал в Киев из-за наступления ВС РФ


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Не меньше года уйдет на восстановление: невеста Тимати пострадала на Мальдивах



Москва

Более 26 тыс онкоскринингов провели жителям Подмосковья за I квартал 2024 года

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net