Рөстәм Миңнеханов «СИБУР» башлыгы белән «ТАИФ»ны берләштерү турында сөйләште
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «СИБУР» башлыгы белән «ТАИФ»ны берләштерү турында сөйләшкән. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «СИБУР Холдинг»ының идарә рәисе Дмитрий Конов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Алар Татарстан Республикасы белән „СИБУР Холдинг“ компаниясе арасында нефть, газ, химия комплексында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук „СИБУР Холдинг“ һәм „ТАИФ“ компанияләр төркеменең нефть, газ, химия һәм энергетика бизнесларын берләштерүгә бәйле мәсьәләләргә дә тукталдылар», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Хәзерге вакытта «СИБУР» һәм «ТАИФ»ның нефть, газ, химия бизнесларын берләштерү процессы бара. Беренче этапта «ТАИФ» акционерлары компания акцияләренең контроль пакетын «СИБУР Холдинг»ның 15% лы өлешенә алмашка тапшырачак. «ТАИФ»ның калган акцияләре пакетын соңыннан берләшкән компания сатып ала алачак. Берләшүнең беренче өлеше 2021 елда кирәкле корпоратив процедуралар узгач тәмамланачак.