Татарстанда «Агростартап» грантына проектлар сайлап алу конкурсы тәмамланды
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Республикада «Агростартап» грантын алуга проектларны сайлап алу конкурсы тәмамланды. Барлыгы 152 гариза бирелгән, шуларның 6сы быел теркәлгән шәхси эшкуарлар. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, конкурс комиссиясе икътисади яктан нәтиҗәле 60 проектны сайлап алды, алар якын арада инде авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә башлыйлар, грант алган елда ук иң күп санда эш урыннары булдырачаклар. Өстенлекле юнәлеш — сөт терлекчелеге. Бу категориядә 24 кеше җиңүче булды ... Читать дальше...