Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2021

Новости за 02.08.2021

Һава-десант гаскәрләре оешуга 91 ел тулуга багышланган митинг булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада сугышчы-интернационалистларга куелган истәлек комплексы янында Россия һава-десант гаскәрләренең 91 еллыгына багышланган митинг булды. Чарага 200гә якын кеше килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Котлау сүзләре белән Түбән Кама муниципаль район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов, «Десантчылар берлеге» махсус билгеләнештәге һава-десант гаскәрләре ветераннарының төбәкара иҗтимагый оешмасы Түбән Кама бүлеге рәисе... Читать дальше...

Казанда махсус авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). 7 августта Казанда авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү һәм кибетләрдәге бәяләр белән хәлне стабильләштерү максатында оештырылган махсус яшелчә ярминкәләре башлана. Мондый карар Казанның Башкарма комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә кабул ителде, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов. Ярминкә мәйданчыкларында җитештерүчеләр арзан бәядән продукция тәкъдим итәчәк. Читать дальше...

Татарстанда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, урманнарга керүне чикләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда янгын куркынычының югары класслы булуы сәбәпле, бүгенге көннән кешеләргә һәм транспортка урманнарга керүгә чираттагы чикләү кертелде. Режим республиканың урман фонды җирләрендә гамәлдә. «Татарстан Республикасы урман тармагы белгечләре  тарафыннан шлагбаумнар белән урман юлларын ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштыру буенча эшләр башкарылды. Бу чаралар чикләүләр гамәлдә вакытта булачак», – дип билгеләп үтә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. Читать дальше...



TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале Казан Кремлендә өч мәйданчыкта үтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). TAT CULT FEST 2021 яңа татар мәдәнияте халыкара фестивале Казан Кремлендә өч мәйданчыкта үтәчәк. Фестивальнең программасы игълан ителде. «Фестиваль кунаклары Туплар сарае комплексында Зур сәхнәдә, Яшерен (Тайницкая) манарада 3D-мэппинглы Электрон сәхнәдә һәм яшерен бер урындагы Мультимедиа сәхнәсендә чыгыш ясаячак», дип хәбәр итә оештыручылар. Фестивальдә Россия һәм дөньяның 11 шәһәреннән килгән башкаручылар һәм төркемнәр катнашачак. Төп кунакларның берсе — Elektro Hafiz төрек-алман төркеме. Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләр авыл ипотекасы программасы буенча 5 млрд сумнан артык акча алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2,3 меңнән артык гаилә авыл җирендә ташламалы шартларда күчемсез милек сатып алып, авыл ипотекасы программасыннан файдаланган. Кредит оешмасы бу максатларга 5 млрд сумнан артык акча бүлеп биргән инде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Банктан хәбәр итүләренчә, мондый кредитның уртача чегы 2,2 млн сум тәшкил итә. «Авылда туып-үстем, шуңа күрә шәхси йортта яшәргә яратам. Биредә уңайлы да, тыныч та. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 620гә җиткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда  соңгы тәүлек эчендә тагын дүрт кеше Covid-19 инфекциясеннән вафат булды. Аларның үлү сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнде. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы расланган: 1938 һәм 1956 елгы ике хатын- кыз, 1949 һәм 1961 елгы ике ир-ат вафат булды», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Пандемия башланганнан бирле республикада вирустан 620 үлем очрагы теркәлгән.

КАМАЗ заводында станоктан ычкынып киткән деталь эшчене үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тикшерү барышында ачыкланганча, фаҗига 30 июльдә «КамАЗ» ГАҖ Пресс-рам заводы цехында булган. Штамповка вакытында әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында детальнең бер өлеше «Регион-Сервис» ҖЧҖ эшчесе башына килеп тигән. 62 яшьлек ир-атны хастаханәгә илткәннәр, ул анда берничә сәгатьтән соң вафат була. Әлеге факт буенча «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.

Полицейскийлар Зәй кафесында сугышкан яшьләрне эзли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Зәй кафеларының берсендә күп кеше сугышу видеосы пәйда булды. Кадрларда яшьләрнең үзара нәрсәдер ачыкларга тырышып, бер-берсенә урындыклар бәрешүе күренә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бу хәл шимбә көнне Зәйдәге кафеларының берсендә булган. Кафеда ике компания ял итә торган булган. Күпмедер вакыттан соң алар арасында низаг чыгып, шуннан бер-берсенә һөҗүмгә күчкәннәр. Читать дальше...



«Татмедиа» агентлыгында Россия Банкының истәлекле тәңкәләре фотокүргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). «Татмедиа» бинасында Бөтенроссия инкассатор көненә багышланган фотокүргәзмә ачылды. Фотополотналарда Россия Банкы тарафыннан төрле вакытта чыгарылган һәм Казанга һәм Татарстан Республикасына багышланган истәлекле тәңкәләр сурәтләнгән.  Фотокүргәзмәдә тәкъдим ителгән 25 тәңкәнең һәркайсы республиканың бай тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш керткән мөһим вакыйгалар һәм шәхесләр турында сөйли. Мәсәлән, Россия Банкының 100 сумлык көмеш тәңкәсе бер килограмм авырлыкта һәм аның тиражы нибары 500 данә булган. Читать дальше...

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында Хәтер көне узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында ел саен үткәрелә торган «Хәтер көне» быел 24 июльдә узды. Чара 1919 елда Кызыл Октябрь районының Семеновка һәм Пошатово татар авыллары арасында булган фаҗига корбаннары истәлегенә багышланган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Түбән Новгородта ислам» энциклопедик сүзлеге («Мәдинә» нәшрият йорты, 2007 ел) авторлары фикеренчә, коммунистларны үтерүгә китергән халык канәгатьсезлегенең чын сәбәбе... Читать дальше...

Балашов шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Россиядә Ислам тарихы турында лекция узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Узган җомгада «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Рөстәм хаҗи Әбделманов Балашов шәһәрендә булды, анда Җәмигъ мәчетендә мәхәлләсе халкына Россиядә Ислам тарихы турында лекция укыды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Рөстәм хаҗи үз чыгышында безнең илдә ислам тарихында аеруча зур әһәмияткә ия булган урыннарны— Идел буе Болгары, Наровчат, Дербентны билгеләп үтте Очрашу ахырында Балашов районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин «Яңарыш» мәдәни-агарту... Читать дальше...

175нче мәктәптә һәлак булганнар истәлегенә обелиск куеласы урын турында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР Тикшерү комитеты башлыгы 175нче мәктәптә һәлак булганнар истәлегенә куелачак обелискның кайда урнаштырылачагы турында фикер алышты. Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский Казанның 175нче гимназиясен төзекләндерү барышы белән танышты. Уку йортында Тикшерү комитеты башлыгы белән бергә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова һәм республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин да булды. Читать дальше...

Себер татары Фәрит Корманов: Җанисәптә үземне татар дип яздырам

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төмән өлкәсенең «Яшь буын» яшьләр татар оешмасы рәисе Фәрит Корманов җанисәптә үзен татар дип яздырачагын әйтте. «Себер татарларының җанисәптә кем булып язылганнарын әйтә алмыйм. Һәркемнең үз фикере. Мин „шулай языл“ дип, агитация үткәрә алмыйм. Әти-әнием дә себер татары дип язылырга мөмкин, үзем татар дип язылам, чөнки кырым, себер татарымы — татар дигән сүзе бар. Татарлыкта бердәмлек», — дип әйтте «Татар-информ» хәбәрчесенә. Фәрит Корманов әйтүенчә... Читать дальше...

Ульяновск өлкәсенең Папау авылында мәчет янында беренче тапкыр корбан мәҗлесе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районының Папау авылы мәчете янындагы мәйданда корбан мәҗлесе узды. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, анда төрле буын вәкилләре — өлкәннәр, яшьләр, балалар — барлыгы 130дан артык кеше катнашты. Мәҗлестә катнашучыларны Чардаклы район администрациясе башлыгы Юрий Нестеров, Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, Папау мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт, татар милли-мәдәни автономиясенең Чардаклы район советы рәисе Җәүдәт Мубинов... Читать дальше...

Мөслим районы Тойгелде авылында икенче мәхәллә мәчете ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). 31 июль көнне Мөслим районы Тойгелде авылында «Кыйбла» мәчете ачылды. «Кыйбла» мәчете — Тойгелде авылында икенче мәхәллә мәчете. Ул авыл халкының тырышлыгы, иганәчеләрнең матди ярдәме белән сафка басты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Мәчет 6×12 метр зурлыгында, бер катлы, кирпечтән төзелгән. Тәһарәтханә, ашханә һәм склад бар, әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән, юллар салынган. Мәчет 150 кешене сыйдыра ала. Мәчет ачу тантанасында Татарстан мөфтиенең... Читать дальше...

Мамадышта коймага бәрелгән квадроциклда 20 яшьлек егет тә булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Мамадышның Исхакый урамында кичке сәгать унберләр тирәсендә квадроцикл коймага бәрелгән. Авариядә 12 яшьлек кыз үлгән, 20 яшьлек егет имгәнгән. 12 яшьлек кыз, хокукы булмаган килеш, квадроцикл белән идарә иткән. Ул юлдан чыгып китеп, коймага барып бәрелгән. Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, квадроцикл белән кыз бала идарә итә, 20 яшьлек егет пассажир була. Бу егет тә җитди имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Элегрәк «Татар-информ»... Читать дальше...

Татарстан гаиләләре авыл ипотекасына 5 миллиард сумнан артык дәүләт ярдәме алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2300дән артык гаилә ташламалы шартлар белән авыл җирендә күчемсез милек сатып ала алды. Финанс ярдәме Россельхозбанкның «Авыл ипотекасы» программасы нигезендә бирелә. Халыкка күрсәтелгән ярдәмнең гомуми күләме 5 миллиард сумнан артып китте.  Ипотека кредитының уртача чегы 2,2 миллион сум тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Авыл ипотекасының өстенлекләре һәм авылда яшәүнең уңай яклары турында татарстанлылар үзләре сөйли. Читать дальше...

Кукмара янында параплан һәлакәткә очраган, пилотын хастаханәгә озатканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Кукмара районының Арпаяз авылы янында параплан һәлакәткә очраган. Шаһитлар сүзләренчә, параплан очыш вакытында җимерелгән. « Параплан пилоты — 50-55 яшьлек ир-ат аркасын каты имгәткән. Табиблар аны хастаханәгә алып китте. Биредә яшәүчеләр зыян күрүченең башка төбәктән килүен әйтте » , — дип ачыклык кертте вакыйга шаһитлары.

Эдуард Латыйпов спринт ярышларында Россия чемпионы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»).  Россия җыелма командасы спортчысы Эдуард Латыйпов ир-атлар спринтында җиңү яулады. «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, 10 километр дистанцияне ул 24 минут 15,7 секунд эчендә узды. Спринт ярышлары 27 июльдә җәйге биатлон буенча Россия чемпионаты кысаларында узды. Исегезгә төшерәбез, быел Россиянең җәйге чемпионаты ике этапта узачак. Беренче этап хәзер Деминода (Ярославль өлкәсе) уза, ә икенче этап Төмәндә 23-26 сентябрьдә була.


Музыкальные новости
Анастасия Ивлеева

Блогера Ивлееву оштрафовали на 50 тыс рублей за дискредитацию российской армии





Персональные новости
БГАТОиБ

Студент БРХК Аюш Булчун стал лауреатом конкурса «Арабеск-2024»





Татарстан журналистлары «Казахстанның бәйсезлеге һәм Елбасы» бәйгесендә катнаша ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстан журналистларын Казахстан Республикасы бәйсезлегенең 30 еллыгына багышланган «Казахстанның бәйсезлеге һәм Елбасы» Халыкара бәйгесендә катнашырга чакыралар. Конкурсны республиканың Беренче Президенты китапханәсе һәм Нурсолтан Назарбаев Фонды оештыра. Профессиональ журналистлар бәйгедә аерым да, коллектив белән дә катнаша ала. Эшләрне «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиоматериал», «Газета һәм журналлардагы иң яхшы мәкалә», «Интернет-гаммәви мәгълүмат... Читать дальше...

Башкортстанда лагерьда ковид йоктырган балаларның юллама акчасын кире кайтаралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Башкортстанда җәйге лагерьда коронавирус инфекциясе йоктырган һәм ялын дәвам итә алмаган балаларның ата-аналарына юллама акчасын кире кайтарачаклар. « Башинформ » агентлыгы хәбәр иткәнчә, Башкортстан Башлыгы атналык оператив киңәшмәдә республика Хөкүмәтенә шундый йөкләмә биргән. «Моны шәхси контрольгә алыгыз һәм акчага бәйле мәсьәләне хәл итегез, — дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров республика мәгариф министры Айбулат Хажинга. — Кешеләр акча түләгән, ә балалар ял итми икән, акчаны кире кайтарырга кирәк. Читать дальше...

«Яшь гаилә» программасы буенча чиратта торучыларның яртысы диярлек фатир алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча чиратта торучыларның яртысы диярлек фатирлы булган. Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Булат Гыйльманов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Яшь гаилә» программасы буенча 1009 гаилә хисапка куелганын әйтте. «Шулардан 490 гаилә торак белән тәэмин ителгән, калганы төзелеш тәмамлануын көтә һәм фатирлы булачак», — диде. Ул ире яки хатынының... Читать дальше...

Мамадышта квадроциклда барган килеш коймага бәрелгән 12 яшьлек кыз үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Мамадышта 12 яшьлек кыз квадроциклда юл һәлакәтенә очраган: ул шәхси йорт коймасына килеп бәрелгән. Имгәнгән баланы хастаханәгә озатканнар. Ул авыр хәлдә булган. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен күпме генә тырышса да, кыз авариядән соң бер сәгать үткәч операция өстәлендә үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кырымның Нижнегорский районында «Халык мәдрәсәсе» укучыларына сертификат тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Кырымның шәһәр тибындагы Нижнегорский (Сейитлер) бистәсендә  «Халык мәдрәсәсе» ислам нигезләре һәм мөселман гыйбадәте курслары укучыларына сертификат тапшыру тантанасы булды. Россия мөселманнары Дини җыены үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ел ярым дәвамында курсларга йөргән 24 кеше Коръән укуны һәм ислам дине нигезләрен үзләштергән. Кырым һәм Севастополь шәһәре мөфтие исеменнән, мөфти урынбасары Рәим Гафаров «мәдрәсә»не тәмамлаган белгечләрне тәбрик итте. Читать дальше...

Татарстанда 980 гаилә 450 мең сум субсидияне соципотеканы каплау өчен куллана ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 980 гаиләсе өченче бала өчен бирелгән 450 мең сум субсидияне соципотеканы каплау өчен куллана ала. ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Булат Гыйльманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә социаль ипотека программасында катнашучыларга өченче бала өчен 450 мең сум дәүләт субсидиясе бирелгәнен искәртте. Бу бары тик өченче һәм аннан соңгы баласы 2019 елның 1 нче гыйнварыннан соң туган гаиләләргә кагыла. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Камбэком обернулся матч вундеркинда из России перед стартом Еленой Рыбакиной в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Поведение Путина вызвало резонанс, потерянные в 90–е заводы возвращаются РФ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Волочкова

«Это будет для вас сюрприз и фурор!»: Анастасия Волочкова взяла с собой на Мальдивы свадебное платье



Москва

На парад Победы в Москве запретили проносить вейпы, флаги и воздушные шары

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net