Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2021

Новости за 09.08.2021

Әгерҗедә бер гасырга якын эшләгән балалар бакчасы ябылды

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 9 август, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗе шәһәрендә иң беренчеләрдән булып төзелгән 3нче балалар бакчасы биредә тәрбияләнгән 60ка якын сабыйны, тәрбиячеләрне, аларның ярдәмчеләрен, пешекчеләр һәм башка хезмәткәрләрне соңгы тапкыр кабул итте.  Узган гасыр башларында мәчет булып хезмәт иткән агач йортны 1923 елда бакча итеп үзгәртәләр. Соңыннан аның ике ягына янкорма төзиләр. 50нче еллардан аның белән Бәһәр Гайсина, Сания Сафиуллина, Рафилә Бәширова җитәкчелек итәләр. 1989 елда... Читать дальше...

Путин БДБ илләреннән кертелә торган авыл хуҗалыгы продукциясен арттырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә нәтиҗәләре буенча азык-төлек товарлары бәясен тотрыкландыру өчен Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән кертелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен арттыру бурычын куйды. Йөкләмә Кремль сайтында чыкты.  «Россия Федерациясе Хөкүмәтенә азык-төлек товарларына бәяләрне тотрыклыландыру чараларын уздыру барышында Бәйсез дәүләтләр берлеге дәүләтләреннән РФ территориясенә авыл хуҗалыгы продукциясен кертү күләмен арттыруга юнәлдерелгән чаралар күрергә»... Читать дальше...

Электр тогында төзексезлек булу сәбәпле, Казан метросында поездлар туктап калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан метросының «Имәнлек» станциясендә поезд туктап калган. Социаль челтәрләрдә урында төшерелгән видео һәм фото чыкты. Шаһитлар сөйләвенчә, состав үзе кузгала алмаган, аны буксирга алырга икенче поездны чакырганнар. «Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, бу хәл электр тогы челтәрендә төзексезлек булу сәбәпле килеп чыккан. Поезд 20 минут чамасы туктап торган. Агентлык хәбәрчесе метрога пассажирларны кертмәүләре турында сөйләде.



Путин мәдәният эшлеклеләре өчен орден һәм медальне гамәлгә куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» орденын һәм «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» медален гамәлгә куйды. Боерык хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Россиядә дәүләт бүләге системасын алга таба камилләштерү максатларында «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге казанышлар өчен» орденын һәм «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге хезмәт өчен» медален гамәлгә куярга карар итәм», диелә документта.

Абхазия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы туристларны Рица күлендә коенмаска өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Абхазиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы туристларны Рица күлендә коенмаска чакырды, чөнки су төбе тикшерелмәгән булуы һәм салкын су аркасында бәхетсезлек очрагына эләгү куркынычы бар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Элек Россиянең Абхазиядәге илчелеге республикада ял итүче россиялеләрне начар һава шартлары вакытында, шулай ук су коену катгый тыелган урыннарда йөзүдән тыелырга чакырды. Ведомствода Рица республикада яшәүчеләрнең һәм кунакларын күмәкләп коену урынына әверелүенә борчылалар. Читать дальше...

Путин Россия төбәкләрендә янгыннарны сүндерүгә өстәмә акча бүлеп бирүне йөкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ хөкүмәтенең резерв фондыннан урман янгыннарын сүндерү өчен акча һәм техника бүлеп бирү бурычын куйды. Дәүләт башлыгының йөкләмәләре исемлеге Кремль сайтында чыкты.  «РФ Хөкүмәтенә… РФ хөкүмәтенең резерв фондыннан Россия Федерациясе субъектларында урман янгыннарын сүндерү һәм урманнарда янгын куркынычын мониторинглау буенча чараларны финанс белән тәэмин итүгә өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирүне тәэмин итәргә, шулай ук... Читать дальше...

Шарм-эш-Шейх алты ел эчендә Россиядән беренче туры авиарейсны кабул итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Россия туристлары белән алты елга якын вакытта беренче туры авиарейс бъген Мисырның Шарм-эш-Шейх курорты аэропортына төште. РИА Новости хәбәр иткәнчә, «Шереметьево» Мәскәү аэропортыннан очып киткән FV5633 рейсының «Россия» авиакомпаниясе Boeing 747 самолеты Шарм-эш-Шәех шәһәренә 15.08 сәгатьтә (Мәскәү сәгате белән16.08) төште. Самолетны тантаналы рәвештә су аркасы фонтаннары белән каршы алдылар, туристлар өчен сый һәм зур булмаган концерт әзерләнгән иде. Элегрәк... Читать дальше...

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Шулай итеп, 1952 һәм 1956 елда туган ике хатын-кыз, 1940 һәм 1954 елда туган ике ир-ат ковид корбаны булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 9 августка булган мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 637 үлем очрагы теркәлгән.



Росавиация Казаннан ташламалы гаилә сәфәрләре өчен пассажир ташучыларны сайлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Биш авиаташучы Казан аэропортыннан ташламалы тарифлар буенча гаилә сәфәрләренә хезмәт күрсәтәчәк. Авиаташучыларны сайлап алу нәтиҗәләрен Федераль һава транспорты агентлыгы игълан итте. «Сайлап алу быел федераль бюджеттан оешмаларга керемнәрен югалтуны компенсацияләү һәм эчке туристлык продуктының конкурентлыкка сәләтлелеген күтәрү өчен субсидия бирү кагыйдәләрен гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә», — дип билгеләп үттеләр Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында. Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда 36 градуслы эссе турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда һава температурасының 36 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 10 һәм 11 августта төнлә һава температурасы +11…+17 градус, ә көнбатыш районнарда +22 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +28…+33 градус җылы булачак. Республика буенча урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Пәнҗешәмбе, 12 августта, төнлә һава температурасы 12-22 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк. Читать дальше...

Мөхәммәтшин Бөтенроссия волейбол федерациясен Олимпиадада җиңүе белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия волейбол федерациясе җитәкчелеген 32нче җәйге Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ир-атлар командасы бөтен илнең миллионлаган җанатарларына чын бәйрәм бүләк итте, компромиссыз спорт көрәшен, искиткеч уенны, фидакяр оборонаны һәм баш тренерның грамоталы тактикасын күрсәтте», — диелә Бөтенроссия... Читать дальше...

Кукмарада «Өркеш укулары» үтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Өркеш авылы мәхәлләсе оешуның 20 еллыгы уңаеннан, 8 августта Кукмара районы Өркеш авылы мәчетендә «Өркеш укулары» үткәрелде. Дини җыен «Дини уку йортларында укучыларны хезмәт белән тәэмин итү» темасына багышлап үткәрелде. Кунаклар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Россиянең һәм Татарстанның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина, Кукмара районы... Читать дальше...

Казанда татар телен өйрәнү буенча биш проектны гамәлгә ашыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда «Үз телем» конкурсына йомгак ясадылар. Грантларга биш проект ия булды, алар быелның ахырына кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш. Бу хакта Татарстан башкаласының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте. «Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган проектлар конкурсы тәмамланды. Приз фонды 1 млн сум тәшкил итте. 146 проектның 26сы узды. Барлык проектлар да гамәлгә ашырылуга лаек булды», — диде докладчы. Читать дальше...

Аномаль эсселек аркасында Татарстанда 10 урман янгыны теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Быел аномаль эсселек аркасында Татарстанда 10 урман янгыны теркәлгән. Бу хакта бүген «Татар-информ»га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Аномаль эсселек аркасында, быел республика хакимиятенә кешеләрнең урманнарда булуына дүрт тапкыр чик куярга туры килде, ул әле дә гамәлдә. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертүне 2 августтан 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Читать дальше...

Казанда Олимпиадада җиңүчеләрне котлау өчен билбордлар урнаштырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанга керү һәм төп урамнарында Татарстан спортчыларының Токиодагы 32нче җәйге Олимпиадада җиңүчеләрнең котлау белән билбордлар куелды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр итте. «Кичә Токиода 32нче җәйге Олимпия уеннары искиткеч тантана белән тәмамланды, анда Россия җыелмасы 71 медаль яулады. Гомуми нәтиҗәгә Татарстан һәм Казан вәкилләре дә өлеш кертте. Безнең спортчылар фехтование, волейбол һәм йөзүдә медаль алды. Читать дальше...

Миңнеханов волейбол буенча Россия ир-атлар җыелма командасын җиңүе белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең волейбол буенча ир-атлар җыелма командасын Токиодагы Олимпиадада көмеш медальләр яулавы белән котлады. Котлау телеграммасы Бөтенроссия волейбол федерациясе президенты Станислав Шевченко, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковка, волейбол буенча Россия җыелма командасының ирләр командасына, бөтен тренер штабына адресланган.

Чаллыда исерек ир-ат танышырга теләмәгән яшүсмер кызны буган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). 3 августта төнлә 32 яшьлек Чаллы кешесе урамда 16 яшьлек кыз белән танышырга теләгән һәм бәйләнә башлаган, әмма кыз каршы килгән. «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләгәнчә, ир-ат тискәре җавап алгач яшүсмер кызга үтерү белән янаган һәм буа башлаган. Бала кычкырган, аңа ярдәмгә дуслары йөгереп килгән. Кыз алар белән ир-ат очраганчы гына саубуллашкан булган. Читать дальше...

Казанда автомобиль түбәсенә бер кешене скотч белән бәйләп йөрткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). ЮХИДИ инспекторлары социаль челтәрләрдә Mazda йөртүчесенең автомобиль түбәсенә бер кешене скотч белән бәйләп, аны Казан үзәге буйлап йөрткән видеоролигын күрделәр. Полицейскийлар ролик төшерелгән вакытны һәм машина хуҗасын ачыклаган. 30 яшьлек шоферга машина йөртү кагыйдәләрен сакламаган, кабинадан читтә пассажир йөртү, куркынычсыз каешын эләктермәгән, шулай ук ут приборларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен штраф салды. Моннан тыш, видеоролик төшергән KIA автомобиле... Читать дальше...

Путин Уфаның юбилеен бәйрәм итүгә әзерлекне хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Уфаның юбилеена әзерлекне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген республика хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә сөйләде, дип яза «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. «Без, әлбәттә, Уфаның 450 еллыгы турында сөйләштек, — дип басма төбәк башлыгының сүзләрен китерә. Мин Президентка безне хуплаганы өчен рәхмәт әйттем, бу чарага нәкъ менә Президент федераль дәрәҗәдәге статус бирде». Хәбиров очрашуда Уфаның 450 еллыгына мөһим... Читать дальше...


Музыкальные новости
Виктор Цой

У могил Горшка и Виктора Цоя на Богословском кладбище появилась защита от вандалов





Персональные новости
ЦСКА

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ





Россиядә прививка ясатмаган студентларны онлайн-укуга күчерергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). РФ Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларына коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатмаган студентларны дистанцион уку форматына күчерергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза. Документтан күренгәнчә, вакцинация узган яки соңгы алты ай эчендә коронавирус инфекциясен кичергән студентларга югары уку йортларында көндез белем алу мөмкинлеге чикләнмәячәк. Теге яки бу белем бирү оешмасын онлайн-укуга күчерү турындагы карар Россиянең һәр конкрет төбәгендәге... Читать дальше...

Татарстанның 24 мәктәбенә футбол дәресләре кертеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Яңа уку елында Татарстанның 24 мәктәбендә футбол дәресләре узачак. Әлеге проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия футбол берлегенең уртак проекты нигезендә гамәлгә ашырылачак. Бу хакта «Татмедиа» ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Проект Яшел Үзән, Югары Ослан, Зәй, Биектау районнарында һәм Казанда башланчак. «Физкультура» фәне кысаларында «Футбол» модуле программасы РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Белем бирү учреждениеләрендә... Читать дальше...

Башкортстанда Мин Канзәфәр бәй нәселенең башлыгы истәлегенә мемориаль такта куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Башкортстанның Чишмә районы Иске Ябалаклы авылында тарихи шәхес, Мин Канзәфәр бәй нәселенең башлыгы истәлегенә мемориаль такта урнаштырдылар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Чарада башкорт корылтае вәкилләре, тарихчылар, язучылар, шулай ук республикага башкорт халкының тарихын һәм традицияләрен өйрәнергә килгән чит ил галимнәре катнашты. Моннан тыш, Канзәфәр бәйнең нәселен дәвам итүчеләр дә килгән иде. Шуларның берсе - Гомәр Әндәрҗанов, ул тумышы белән Бүздәк районының Кыска Елга авылыннан. Читать дальше...

Түбән Камада төнге атыштан соң җинаять эше кузгатканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Павел Климчак). 9 августта Түбән Камада булган низагтан соң (анда утлы корал кулланганнар) сәламәтлеккә җиңелчә зыян китергән өчен җинаять эше кузгатылды. Шунысын да искәртик: атыш вакытында 17 яшьлек үсмернең муены яраланган. Аны Пермь краенда балалар бакчасыннан качканнан соң федераль эзләүгә биргәннәр. Моннан тыш, низагта катнашучыларның барысына да төнлә тынлыкны бозган өчен административ эш кузгатылган. Травматик пистолеттан ут ачкан ир-атка рөхсәт ителмәгән... Читать дальше...

Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «17 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 23, Чаллыда – 13, Тукай районында – 5, Түбән Кама районында – 3, Алабуга һәм Зәй районнарында – икешәр... Читать дальше...

КФУ профессоры Казанда эссе көннәрнең кайчан чигенәчәге хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Казанда температура климат нормасыннан 4-5 градуска югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте. «РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт хәбәр итүенчә, 15 августка кадәр Татарстан башкаласында һава температурасы климатик нормадан 5 градуска югарырак булачак. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Поведение Путина вызвало резонанс, потерянные в 90–е заводы возвращаются РФ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Вячеслав Бутусов

Удачные выходные в Воронеже: Вячеслав Бутусов, выставка «Агитпоезд» и экскурсия «Мир! Труд! Май!»



Москва

В РФ наладят производство биосовместимых зубных имплантатов

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net