Бөгелмәдә ата-аналар балаларына Даниэль, Нурлан, Аурелия, Мөслимә исемнәрен кушкан
(Бөгелмә, 3 август, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Июль аенда әти-әниләр балаларына иң популяр исемнәр арасыннан Радмир, Матвей, Виктория, ә иң сирәк очрый торганнардан Даниэль, Нурлан, Аурелия, Мөслимә дип кушкан. Агымдагы елның июль аенда Бөгелмә ЗАГС бүлегендә 60 туу турында акт, шул исәптән бер игезәк бала теркәлде. Июль аенда 36 малай һәм 24 кыз туган. 2021 елның 7 аенда ЗАГС бүлегендә барлыгы 469 туу турында акт теркәлгән, шул исәптән 253 малай һәм 210 кыз. Июль аенда алар 16 гаиләдә, 22 гаиләдә икенче балалар дөньяга килгән. Читать дальше...