Әлки педагоглары профсоюз юлламасы буенча диңгездә ял итте
(Әлки, 1 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы республика комитеты бишенче ел рәттән «Сәламәт булыр өчен — Кырымга» программасы буенча Кара диңгез буена сәфәрләр оештыра. Анда һәр җәйне районыбыз педагоглары да катнаша. Быел Кама аръягының җиде районы вәкилләре составында диңгезгә ялга биш кеше барды. "Юлга (бару һәм кайту) дүрт тәүлек китте. Уңайлы зур автобусларда озын юл сизелми дә үтте. Ун көн Евпаториядә «Кояшлы яр» шифаханәсендә ял иттек. Комлы ярлы... Читать дальше...