Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2021

Новости за 16.08.2021

Мәскәүдә Кави Нәҗминең 120 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Мәхәббәт аурасы» фотокүргәзмәсе ачылды. Ул күренекле татар язучысы һәм тәрҗемәче Кави Нәҗминең һәм аның тормыш иптәше, язучы Сәрвәр Әдһәмованың 120 еллыгына багышланган. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итүләренчә, күргәзмәне ачу тантанасында Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Нәҗметдинова һәм оныкчыгы Константин Колпаков катнашты. Фотографияләр һәм китаплар гаилә архивыннан тәкъдим ителгән. Читать дальше...

Татарстан казыйлары өчен бәхәс-низагларны хәл итүгә багышланган курслар оештырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасы утырышында казыйлар өчен махсус курслар уздыру турында сөйләштеләр. Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, очрашуга КФУның Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире Олег Маврин чакырылган иде. Хәзрәтләр чакырылган эксперт белән казыйлар өчен медиация буенча чираттагы курсларны оештыру мөмкинлекләрен карады. Билгеле булганча, казыйлар эшчәнлегенең төп өлеше мөселманнар... Читать дальше...

Бүген Казанда Рөстәм Яхин һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген бөек татар композиторы Рөстәм Яхинның 100 еллыгы уңаеннан аның каберенә һәм һәйкәленә чәчәкләр салынды. «Татар мәдәниятенә һәм музыка сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерү — ул безнең төп бурычыбыз. Быел Рөстәм Яхин исеме бик зур концерт-кичәләрдә яңгыраячак әле», — диде Рөстәм Яхин һәйкәленә чәчәкләр салганда ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. Ул августта Мәскәүдә ТР Дәүләт симфоник оркестры концертында Яхин көйләре яңгыраячагын... Читать дальше...



Атна уртасында Татарстанда 37 градус эссе булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Атна ахырына кадәр Татарстанда салкынайтмый, аномаль эсселек көчәя. Иртәгә республика буенча 33 градуска кадәр эсселек көтелә, ә чәршәмбе һава температурасы +37 градуска кадәр күтәрелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, иртәгә, 17 августта, көндез республикада һава температурасы +28…+33 градус тирәсе була, ә төнлә +15..+20 градус көтелә. Чәршәмбе явым-төшем ихтималы аз, ә пәнҗешәмбе кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Читать дальше...

Татар язучылары татарлар яшәгән төбәкләр буйлап әдәби экспедициягә чыга

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар язучылары татарлар яшәгән төбәкләр буйлап әдәби экспедициягә чыга. Бүген экспедициягә бәйле күргәзмә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура җитәкчесе Васил Шәйхразиевка тәкъдим ителде. «Бу безнең юлга чыгар алдыннан „юл аягы“ очрашуы. Без татарлар яшәгән күп төбәкләрне әйләнеп чыкмакчы булабыз. Бу безнең әдәби десант. Алда җанисәп көтә. Безнең милли бөтенлегебезне җимерергә тырышучылар да бар. Монда язучылар алгы сафта булырга... Читать дальше...

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Думага сайлау алдыннан эфир вакытына җирәбә уйната

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау алдыннан сәяси партияләргә сайлау алды агитациясе өчен түләүсез эфир вакытын һәм матбугат мәйданын бүлү буенча жирәбә уйната башлады. Җирәбә 16, 17 һәм 18 август көннәрендә оештырыла. «Жирәбә вакытында телеканалларда түләүсез эфир вакыты, басма массакүләм мәгълүмат чараларындагы мәйдан бер мандатлы округлар буенча теркәлгән барлык кандидатлар арасында тигез күләмдә бүленәчәк. Читать дальше...

КФУ галиме Татарстан шәһәрләре өстендә куе төтен барлыкка килү сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан территориясе өстендә урнашкан киң антициклон һавадагы кушылмалар таралуга комачаулый. Шуның аркасында кайбер шәһәрләр күгендә куе төтен күзәтелә. Бу хакта бүген КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте. «Аномаль эсселек һәм корылыкның сәбәбе — һава торышының антициклонлы характерда булуында. Антициклон вакытында атмосферада аска... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан алты кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын алты үлем очрагы расланган. «1939, 1949, 1954 елда туган өч ир-ат, шулай ук 1938, 1943, 1952 елларда туган өч хатын-кыз Covid-19 корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Шулай итеп, пандемия вакытында Татарстанда коронавирустан 656 үлем очрагы теркәлгән. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Covid-19 йоктыруның 49 очрагы ачыкланган.



Илсур Һадиуллин: Татарстанда БДИда 100 балл җыючыларның яртысы — Казан укучылары

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыючы татарстанлыларның яртысы Казан укучылары икәнен әйтте. «Йөз балл җыючыларны иң күп әзерләүчеләр — Казан мәктәпләре. Гомумән алганда, башкаланың иң югары нәтиҗәгә ирешкән 125 укучысы бар. Чаллыдан — 34, Әлмәт районыннан — 13, Түбән Кама районыннан — 10 бала имтиханны 100 баллга тапшырды», — диде Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Читать дальше...

«Татмедиа» галереясендә Фәрит Гобәевның юбилей фотокүргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Оксана Романова). «Татмедиа» галереясендә Казанның танылган фотографы, Татарстанның фотоелъязмачысы Фәрит Гобәевның «Һөнәрендә ярты гасыр» күргәзмәсе ачылды. Аклы-каралы 25 фотода илдә соңгы ярты гасырда булган вакыйгалар чагылдырылган. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, Фәрит Гобәевның юбилее (15 июльдә аңа 70 яшь тулды) — бу җәйнең төп вакыйгасы. Фотограф үзе — Татарстан фотосурәте тарихында тулы бер күренеш, диде ул. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Гурович «КАМАЗ» фәнни-җитештерү үзәгендә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде. Биредә ул РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Андрей Гурович белән очрашты һәм аның белән бергә «КАМАЗ» фәнни-җитештерү үзәгендә булды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Андрей Гурович Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының зур делегациясен җитәкли, ул бүген «КАМАЗ»да булды. Биредә яңа... Читать дальше...

Россия мәгариф министры: Яңа уку елы традицион форматта башланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Россиядә яңа уку елы традицион форматта башланачак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте ведомство башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә. «Безгә балаларның сыйныфка килүе, укытучылары белән очрашуы мөһим. Без бу вакыйганың миллионлаган россиялеләр — мәктәп укучылары, студентлар һәм аларның гаиләләре, педагоглар өчен иң мөһим вакыйга булуын аңлыйбыз. Шулай итеп, уку елын дистанцион форматта башлау күздә тотылмый», — диде Россия мәгариф... Читать дальше...

Татарстанга Башкортстаннан килгән микроавтобус авариягә очраган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртәнге сәгать тугыз тирәсендә республиканың Ютазы районында Урыссу-Октябрьск автоюлында юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар сүзләренчә, «Лада» автомобиле Башкортстаннан килгән микроавтобуска юл бирмәгән. Машиналар бәрелешүдән соң микроавтобус юл кырыена төшеп киткән. «Микроавтобусның ике пассажиры имгәнгән. Берсенең аягы сынган һәм башы бәрелгән. Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткән», — дип сөйләде агентлыкка шаһитлар.

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда катнаш көрәш буенча Европа чемпионатын ачуда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Дмитрий Киселёв). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда катнаш көрәш буенча Европа чемпионатын ачуда катнашты. Сәламләү сүзендә ул Европа чемпионатында катнашучыларга һәм тамашачыларга рәхмәт әйтте һәм катнаш көрәш буенча мондый чараның Россиядә һәм Татарстанда беренче тапкыр уздырылуын билгеләп үтте. «Без Россиядә, нәкъ менә Казанда беренче тапкыр катнаш көрәш буенча дәрәҗәле турнир уздыру мөмкинлеге өчен IМMAF президенты Керрит Браунга рәхмәт белдерәбез. Читать дальше...

КФУ галиме: Быелгы август соңгы 120 ел эчендә иң эссе айлар дүртлегенә керергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы елның аномаль эссе августы Казанда соңгы 120 елда иң экстремаль айларның берсе булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте. «Бу айның беренче декадасы нормадан 5 градуска җылырак булды. Айның икенче декадасында температура шулай ук нормадан 5 градустан да югарырак. Якындагы ун көндә ... Читать дальше...

Миңнеханов «Россия – спорт державасы» форумын уздыру комитеты утырышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша «Россия — спорт державасы» халыкара спорт форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә узды. «Россия — спорт державасы» форумы Казанда 2021 елда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең беренче уеннарын уздыру вакытында була. Дмитрий Чернышенко үзенең сәламләү сүзендә «Россия ... Читать дальше...

Метшин: Казан 2036 елда узачак Олимпиаданы үткәрү хокукы өчен көрәшергә әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Казан мөһим спорт чараларын уздыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм дөньяның төп спорт вакыйгасы — 2036 елда узачак Олимпиаданы кабул итү хокукы өчен көрәшергә әзер. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә белдерде, дип яза мэриянең матбугат хезмәте. «Без моңа күптән барабыз. Иң биек ноктага теләсә кайсы юл беренче адымнан башлана. Без бу адымны 2013 елда Универсиаданы уңышлы уздырганда ясадык», — диде шәһәр башлыгы. Россиянең... Читать дальше...

Татарстан Хөкүмәте югары уку йортлары өчен яңа грантны гамәлгә куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә урнашкан югары белем бирү оешмалары 23 млн сумнан артык күләмдә яңа грантка дәгъва итә алачак. Аңа аутистик спектр кимчелекләре булган мәктәпкәчә балалар белән эшли торган бүлекчәләре булган югары уку йортлары дәгъва итә алачак. «Татарстан территориясендә урнашкан югары уку йортына ярдәм гранты елга бер тапкыр бирелә. Уку йортының аутистик спектр кимчелекләре булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү буенча белем... Читать дальше...

Татарстанның Буа районы сулыгында ир-ат батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Буа районында Ташкичү авылы янында фаҗига булган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 13.50 сәгатьтә 1нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре җирле буа ярыннан 6 метр ераклыкта һәм дүрт метр тирәнлектә ир-атның мәетен тапкан. Ир-атка 56 яшь булган. Аның мәетен полицейскийларга тапшырганнар. Якынча ачыкланганча, ир-ат су коенганда баткан булырга мөмкин.


Музыкальные новости
Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ





Персональные новости
Владимир Путин

Путин поручил рассмотреть вопрос о создании профильных агроклассов





Россиядә беренче пилотсыз метроны Казанда ясау планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Казанда Россиядә беренче пилотсыз метро барлыкка килергә мөмкин. Аның проекты эшләнгән, техник бирем әзерләнгән. Казан мэриясендә аппарат киңәшмәсендә «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Әбделхаков сөйләгәнчә, Казан метрополитены Россиядә иң заманча метрополитен, нәкъ менә монда машинист катнашыннан башка, беренче тапкыр поездлар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы кертелде. «Машинист автоматика эшен контрольдә тота, һәм бездә идарә итү... Читать дальше...

Миңнеханов Инстаграмда Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган видео урнаштырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда композитор Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган видео урнаштырган. «Бүген танылган композитор, республика гимны авторы Рөстәм Яхинның тууына 100 ел. Ул язган көйләр ярдәмендә аның турындагы якты хатирә йөрәкләребездә мәңге сакланыр!», диелгән видео астындагы язмада.

Чукотка хакимияте кайбер хезмәткәрләр өчен Covid-19дан мәҗбүри вакцинация керткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Чукотка хакимияте кайбер хезмәткәрләр өчен Covid-19дан мәҗбүри вакцинация керткән. Чукоткада 17 августтан кайбер өлкәдәге хезмәткәрләр өчен мәҗбүри вакцинация кертәчәкләр. Бу хакта ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. «Мәҗбүри вакцинация сәламәтлек саклау, мәгариф, хезмәт күрсәтү, такси һәм халык белән еш элемтәдә торган башка өлкәләрдә эшләүчеләр өчен кертелә», — дип сөйләделәр Роспотребнадзорның өлкә идарәсендә. Бүгенгә биредә барлыгы 20 меңнән артык кеше вакцинациянең беренче этабын үткән. Читать дальше...

Россиядә укытучыларны һәм укучыларны мәҗбүри вакцинацияләү кертелмәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Россиядә укытучыларны һәм укучыларны мәҗбүри вакцинацияләү кертелмәячәк. «Педагогларны һәм укучыларны мәҗбүри вакцинацияләү булмаячак. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Анна Кузнецованың мәҗбүри вакцинация һәм прививкадан баш тарткан мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучыларына, педагогларына карата ниндидер санкцияләр булдырмау турындагы хәбәрен хуплады», диелгән ведомствоның Telegram каналында. Читать дальше...

Казанда метро һәм җир өсте электр транспорты өчен күчеп утыру тарифы кертелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казанда метро һәм җир өсте электр транспорты өчен күчеп утыру тарифы кертелде. Бүгенге көннән Казанда яңа «Пересадочный МЭТ 45» тарифы эшли башлады. Бу кирәкле җиргә берничә транспортка күчеп утырып барырга һәм юл өчен ике тапкыр түләргә мәҗбүр булган пассажирларга экономияләргә ярдәм итәчәк. Бу хакта Казан Мэриясендә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятие генераль директоры Айдар Габделхаков хәбәр итте. «Бу система җир өсте һәм... Читать дальше...

«Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивале җиңүчеләре Татарстанда бушлай концерт куя

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов « Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивальләре җиңүчеләре, лауреатлары 4-18 сентябрьдә иҗади турга чыгуын әйтте. Түләүсез концертлар республиканың дүрт шәһәре һәм ундүрт районында куелачак. Яшьләр министрлыгының Стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Динар Хафизов концертларда «Йолдызлык» фестиваленең Гран-при ияләре Айдар Сөләйманов, Рүзил Гатин катнашачагын әйтте. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Московские школьники стали победителями всероссийской олимпиады по математике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Как Рыбакиной стать второй ракеткой мира: расклад от WTA


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Politico: Россия проиграет войну с НАТО, предупреждает Польша (Topmember)


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Ивлеева

Блогера Ивлееву оштрафовали на 50 тыс рублей за дискредитацию российской армии



Москва

Впервые на площадках «Пасхального дара» в Москве можно получить ветконсультацию

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net