Түбән Кама студентлары балалар бакчасында практика уза алачак
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Түбән Каманың 92нче «Ладушки» балалар бакчасы җитәкчесе Ландыш Софина үз учреждениеләре турында сөйләде. Хәзер биредә квалификация күтәрү буенча республика курслары мәйданчыгы һәм педагогия көллияте студентлары өчен практика үтү базасы барлыкка килгән. Җитәкче фикеренчә, заманча уңышлы балалар бакчасының төп эше — матди-техник шартлардан тыш, кадрлар потенциалына ярдәм итү һәм аны үстерү, учреждениенең өстенлекле юнәлешләрен сайлау, бу юнәлешләрдә заманча педагогик технологияләрне эзләү һәм тормышка ашыру ул.