Әгерҗе приютында тәрбияләнүчеләр танылган рәссамнар белән танышты
(Әгерҗе, 19 август, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре »). Бу көннәрдә Әгерҗе районында танылган рәссамнар катнашында форум уза. 18 августта 10 кешедән торган «Ласка» социаль приютында тәрбияләнүчеләр ачык һавада иҗат остаханәсендә булды. Очрашуга Казаннан рәссам Илнур Бакиров һәм Яшел Үзәннән Владимир Новиков килгән иде. Рәссамнар балаларга үз иҗатлары турында сөйләде һәм балаларга үзләрен рәссам ролендә сынап карарга мөмкинлек бирделәр.