Казансу буенда керәшен халкының борынгы йоласын искә алдылар
(Казан, 19 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген, Алма спасы көнендә, Казансу буенда керәшен халкының кызларны алма суы белән коендыру йоласын искә алдылар.
«Йола буенча кызларны гади су белән түгел, алма пешкән су белән коендыралар. Шушы суда коенганнан соң, кызлар, чыннан да, матураеп, нурланып китә. „Тәнең таза-сау булсын“, — дип теләргә кирәк. Бу үсмер кызларны күз тиюдән саклый торган булган», — диде бәйрәмне оештыручы, керәшен активисты Аграфена Васильева «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, кызларны алма суы белән коендыру гореф-гадәте элек-электән килгән, әмма соңгы елларда онытыла башлаган.
«Бу — борынгыдан килгән традиция. Йолалар тыелган заманнарда, әбиләр аны качып башкара торган булган. Өлкәннәр мичтә ашлар, тәмле коймаклар, алма бәлешләре пешергән. Керәшен халкының шушы матур йоласы югалмасын, онытылмасын иде. Шуңа да быел үткәрергә булдым. Киләсе буынга үзебезнең матур гореф-гадәтләребезне тапшырырга кирәк», — диде Аграфена Васильева.
Йоланы башкарганнан соң, бәйрәмгә килүчеләр коймак, яшелчә, җиләк-җимешләр белән сыйланды. Бәйрәм керәшен халкының җырлары белән төгәлләнде.