123ru.net

Tatar-inform.tatar

Новости от Russia24.pro

Russia24.pro

Шнуров рассказал о работе над фильмом Найшуллера «Никто»

Тилль Линдеманн спел песню «Любимый город» на русском языке

Казанский тамада, засудив Моргенштерна за плагиат, подал аналогичный иск к Криду. Все из-за песни «Владимир Путин — молодец»

Оркестр MusicAeterna сыграл Моцарта в воздухе. Видео

Персональные новости
Апрель
2021

Все новости

Чаллыда җәяүлеләр кичүеннән баручы кызны автомобиль бәрдергән мизгел видеога эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллы шәһәрендә җәяүлеләр кичүендә автомобиль бер кызны таптаткан. Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль капотына бәрелгәннән соң, кызны өскә атылып киткән һәм ул юлга килеп төшкән. Дәүләт автоинспекциясенең Чаллы бүлегендә хәбәр итүләренчә, 42 яшьлек ир-ат идарә итә торган «Форд» Машина төзелеше урамы буйлап хәрәкәт иткән. Двигательләр заводы янында автомобиль җәяүлеләр юлы аша йөгереп чыгып баручы ике кызның берсен бәрдергән. ... Читать дальше...

Минтимер Шәймиев һәм Гүзәл Яхина Тукайның 135 еллыгына багышланган флешмобка кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан оештырылган флешмобка кушылды. Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстанның атказанган артисты Георгий Ибушев һәм башка мәдәният эшлеклеләре «Шүрәле» поэмасыннан өзек сөйләде. Шулай ук язучы Гүзәл Яхина да Тукайның әсәреннән өзек укыды. Читать дальше...

Фоат Галимуллин: Яшьләрдә фәнгә кызыксыну уяту кыенлашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин яшь буында фәнгә карата кызыксыну уяту кыенрак дип саный.. «Хәзер яшьләрне фәнгә тарту шактый кыенлашты. Аспирантурага укырга керүләре, фәнгә килүләре тоткарланды. Бу — гомуми тенденция. Моны туган телебезне мәктәптән башлап укыту авыраю, аның җәмгыятьтәге урыны шактый чикләнә баруы белән аңлатырга була. Шулай да күңел төшерерлек урын юк. Чөнки шул ук Габдулла Тукайны өйрәнергә омтылучы яшьләр аз булса да... Читать дальше...




Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллегенә 25 ел булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 27 майда Татарстанның Санкт- Петербургтагы Даими вәкиллеге 25 еллыгын билгеләп үтә. Бу турыда Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә. 25 ел элек төзелгән Татарстан республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге  Даими вәкиллеге төньяк башкалада әһәмиятле урын тота. Әлеге дәүләт учреждениесе төбәктә Татарстанның икътисади һәм мәдәни мәнфәгатьләрен чагылдыра. Соңгы елларда Даими вәкиллек каршында ачылган Каюм Насыйри исемендәге үзәк туган телне укыту буенча шактый уңышлы эшли. Читать дальше...

Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың Гран-при иясе: Җиңүгә юл җиңел булмады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадасы Гран-при иясе — Чувашия Республикасы Батыр районыннан Айнур Сабирҗанов әзерләнгәне турында сөйләде. «Җиңүгә юл җиңел булмады, шатлык-сөенеч хисләрен кичерәм. Ныклап әзерләнүем үзенең нәтиҗәсен күрсәтте. Татар теленең киләчәге якты булыр дип ышанасы килә. Авылдашларым — дини халык. Минемчә, динне саклау татар телен саклауга да керә», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Айнур киләчәктә программист булырга теләвен әйтте. Читать дальше...

Татарстанда илкүләм проектлар буенча 300 ләп объект төзү һәм төзекләндерү ниятләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 30,8 млрд сум акча күчерелә. Бу акчага 300 ләп объект төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк. «2020 елда республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 30,7 млрд сум акча юнәлдерелгән, шул исәптән федераль бюджеттан — 22,3 млрд сум. Бу акчага 348 объектта капиталь ремонт үткәрелде», — диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының 21 нче утырышында. Ул, шулай ук, 50 республика программасы гамәлгә ашырылганын искәртте.

Саратов шәһәрендә хатын-кызлар арасында күмәк ифтар булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Саратов шәһәрендә ике елга беренче тапкыр хатын-кызлар күмәк ифтары үткәрелде. Бу очрашуны  шәһәрнең төрле яшьтәге актив мөслимәләре җыелган «Чишмә» хатын-кызлар иҗтимагый җәмгыяте тәкъдим иткән. Чараны Рауза ханым Мансеров ачты, ул Изге Коръән аятьләрен укыды. Аннары Саратовның «Шәех-Сәид» мәдрәсәсе укытучысы Рәшидә ханым Айткәримова Рамазан аеның кыйммәтләре һәм изге айны файдалы уздыру турында искәртте. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә. Читать дальше...

«Ватаным Татарстан»ның элеккеге фотографы Дмитрий Бунтуков вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Ватаным Татарстан» газетасында озак еллар фотохәбәрче булып эшләгән Дмитрий Бунтуков 69 яшендә 22 апрель көнне вафат булган. Бүген мәрхүмне соңгы юлга озаттылар. «Соңгы елларда элемтәгә чыкмады ул, авырый иде. Мин «Ватаным Татарстан»га килгәндә, Дмитрий Всеволодович редакциядән киткән иде инде. Искиткеч фотограф иде. Ул төшергән фоторәсемнәрне бүген дә еш файдаланабыз. Газетага куелган фоторәсемнәр янына «ВТ» архивыннан» дип язылса, бу Дмитрий Бунтуков хезмәте дигән сүз»... Читать дальше...



Быел Татарстанда юллар һәм күперләр төзелешенә 36 млрд сум акча бирелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел автомобиль юллары, күперләр һәм юлүткәргечләр төзелешенә һәм реконструкциясенә 36 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. «Быел барлык юл эшләре юнәлешләре сакланачак. Бу максатларга 36 млрд сум акча юнәлдереләчәк, шул исәптән федераль казнадан — 9,6 млрд сум», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Советының 21 нче утырышында. Ул былтыр юл-транспорт комплексына 39 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгәнен искәртте. Аларның 6,8 млрд сумы — федераль бюджеттан. Читать дальше...

Уфаның төзелеп бетмәгән «Әл-Рәхим» мәчетендә җомга намазы укыганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Уфа шәһәрендә төзелеп бетмәгән «Әл-Рәхим» Җәмигъ мәчетендә мөселманнарны җомга намазына чакырып, беренче тапкыр азат әйттеләр. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур хәзрәт Биргалин вәгазьне Рамазан аена һәм изге гамәлләргә багышлады. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итә. «Дөнья һәм мәңгелек арасындагы баланс мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Һәм бу изге айда без куелган өстенлекләрнең дөреслегенә тагын бер кат инанырга тиеш», — диде республика мөфтие. Айнур хәзрәт Биргалин искәрткәнчә... Читать дальше...

Аерым бер эшмәкәрләргә патент бәясе кимиячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Берәмле сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләргә салым йөкләмәсе кими. Дәүләт Советы депутатлары Татарстанда салымның патент системасы турында республика законына үзгәрешләр кертү буенча закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте. Документны ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. Закон нигезендә, аерым категория эшмәкәрләр өчен патент бәясе кимиячәк. Нәтиҗәдә, патент системасын куллана алучы эшмәкәрләр саны артырга... Читать дальше...

Декрет акчасын берничә эш урыныннан алырга мөмкин булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына аналарга берничә эш урыныннан декрет акчасы алу хокукы турында проект кертелде. Проектның авторы Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Проект нигезендә,«Вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында»гы законга үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Әгәр хатын-кыз берничә урында эшли икән, бала карау буенча пособиене дә берничә эш урыныннан ала алачак.

Язучы Йолдыз Шәрәпова: БДИ балаларга әдәбият белән кызыксынырга комачауламый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бердәм дәүләт имтиханнары мәктәп укучыларына нәфис әдәбият укырга комачауламый, дип саный Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова. «Чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Ләкин бу әдәби әсәрләр укырга вакыт калмый дигән сүз түгел. „Аулак өй — баттл“ дигән проект башлап җибәрдек. Анда катнашучылар төрле әдәби бәйгеләрдә көч сынаша, гореф-гадәтләребезне искә ала. Укучылар рәхәтләнеп йөри, кызыксыналар», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Депутат Фәнис Нурмөхәммәтовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Дәүләт Советы утырышында депутат Фәнис Нурмөхәммәтовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Ул парламентның социаль сәясәт комитеты әгъзасы иде. «Депутат Нурмөхәммәтов муниципаль хезмәткә күчә, моңа бәйле рәвештә, ул бу елның 23 апреленнән үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза кертте. Без аңа эше өчен рәхмәтебезне җиткерәбез», — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бъгенге парламент утырышында. Ул Нурмөхәммәтовның... Читать дальше...

Фәннәр академиясендә Габдулла Тукайны өйрәнүче галимнәргә истәлек билгесе тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Габдулла Тукайның язмышын һәм иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәр истәлек билгесе белән бүләкләнде. Бөек шагыйрьгә 135 ел тулу уңаеннан ясалган истәлек билгесенә филология фәннәре кандидаты Әнисә Алиева, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Гөлчирә Ханнанова һәм Татар энциклопедиясе институтының өлкән фәнни хезмәткәре Азат Ахунов лаек булды. Читать дальше...

Россиядән Мисыр курортларына очышлар яңадан гамәлдә була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Мәскәү һәм Каһирә ике яклы очышларны тулысынча җайга салырга килеште, дип сөйләделәр Мисыр башлыгы канцеляриясендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Президент Әбдел Фәттах әс-Сиси Россия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкәндә <...> ике ил аэропортлары, шул исәптән Хургада һәм Шарм-эш-Шейх аэропортлары арасында авиаэлемтәне тулысынча яңарту турында килешүгә ирешелде», — дип белдерде Мисыр лидеры вәкиле Бассам Рад. Релиз РИА Новости карамагында бар. Читать дальше...

«Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда тәҗвидтән видеодәресләр бирә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда  социаль челтәрләрдә  Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре — тәҗвид буенча видеодәресләрне башлап җибәрә. Хәзер тәҗвид кагыйдәләрен өйдән чыкмыйча гына үзләштерергә мөмкин. «Коръән укуның бөек гыйбадәт икәнлеген истән чыгармаска кирәк. Аллаһ Илчесе ﷺ: „Кыямәт көнендә Коръән шәфәгать күрсәткән кеше бу көнне котылачак. Бу шәфәгать кеше Җәһәннәмнән котылып калырга мөмкинлек бирәчәк“, диелә. Шулай... Читать дальше...

Рамил Төхвәтуллин илдә рус телен генә дәүләт теле итү тәкъдименә каршы чыгыш ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин РФ Мәгариф министрлыгы вәкиле Дмитрий Бондаренконың Россиядә дәүләт теле итеп рус телен генә калдыру тәкъдимен каршы чыгыш ясады. «Туган телләргә кагылышлы шомлы хәбәрләр кабат килә башлады», — диде ул парламент утырышында. Төхвәтуллин Бондаренконың РФ Фәннәр академиясендә Телләр институтында февраль азагында яңгыраган чыгышын искәртте. «РФ Мәгариф министрлыгы каршындагы Мәгариф законнары үзәге хезмәткәре... Читать дальше...

Казанда Габдулла Тукайга багышланган ике китап чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин быел Габдулла Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан ике томлы китап чыгарырга ниятләүләрен әйтте. «Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулганда институтта шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча зур проект башланып киткән иде. Нәтиҗәдә 2018 елда Тукайның Казан арты һәм Уральскидагы иҗатын яктырткан беренче китап дөнья күрде. Хәзер икенче һәм өченче китап әзер булачак. Читать дальше...



Әгерҗедә гараж комплексында җиңел машина янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бүген көндез 10.11 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Островский урамындагы гараж комплексында «ЗАЗ» җиңел машинасы яна, дигән хәбәр килгән. Урында ачыкланганча, ут автомобильнең мотор өлешенә капкан. Янгын сүндерүчеләр җиңел машинага күбек сиптергән, утны шулай туктата алганнар. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән. Янгын чыгу сәбәпләре һәм зыян суммасы ачыклана.

Май бәйрәмнәре арасындагы көннәр ял көннәре булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итү тәкъдимен хуплады, дип хәбәр итә РИА Новости. «Әгәр сез моны кирәк дип саныйсыз икән - яхшы, без шулай эшлибез дә. Бүген тиешле указга кул куячакбыз», — диде Путин коронавирус таралуга каршы комиссия киңәшмәсендә. Яллар 1 майдан 3 майга - дүшәмбегә кадәр һәм 8 майдан 10 майга - дүшәмбегә кадәр туры киләчәк. 9 Май - Җиңү көне быел якшәмбегә туры килә.

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада АКШтан Нури Чопаноглу җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиадасында Гран-прига Татарстаннан — Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбеннән Гөлназ Мөэминова, Чувашия Республикасы Батыр районыннан Айнур Сабирҗанов, Американың Калифорния штатында яшәүче Нури Чопануглы лаек дип табылды. Нәтиҗәләрне Спорт академиясендә Бөтенроссия туган тел укытучылары форумында игълан иттеләр. Җиңүчеләрне котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. «Киләчәктә дә җиңүләр булсын. Читать дальше...

Миңнехановка Росприроднадзор Идел-Кама идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) Дәүләт хезмәте һәм кадрлар идарәсе башлыгы Тимур Ахунҗанов белән очрашты.  ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановка Тимур Ахунҗанов Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең яңа җитәкчесе Фаяз Шакировны тәкъдим итте. Элегрәк ул ТР Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары... Читать дальше...

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 33 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 33 очрагы теркәлгән. Республикада теркәлгән авыру очракларының гомуми саны 20 203кә җиткән. Республика оператив штабы мәгълүматларына караганда, бары тик 3 очрак кына читтән кертелгән, калганнары – аралашу юлы белән йоктырылган.  Хастаханәләргә 13 пациентны салганнар, калганнары өйдә дәвалана. Соңгы тәүлектә коронавирус йоктыручыларның күпчелеге Казанда ачыкланган - 15 очрак. Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Торак комплекслар төзеп, аннан кешеләр интегүе — кешеләрне алдау

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак комплекслар төзеп, аннары кешеләрнең интегүен аларны алдауга тиңләде. Дәүләт Советы утырышында авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләрне башка максатларга күчерү, Казан янында яңа торак микрорайоннары барлыкка килү турында сүз керде. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, буш җирләрне алып, йортлар төзүчеләр «нигездә бизнес мәсьәләләрен генә хәл итә, ә сәламәтлек саклау, транспорт, мәгариф сораулары дәүләткә кала», ди ул. Читать дальше...

Знакомства онлайн


Russian.city

Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.






Новости России