Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2021

Новости за 07.08.2021

Әлки районының Юхмачы авыл җирлеге советының үз бинасы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 7 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районы ​​​​​​​Юхмачы авыл җирлеге башкарма комитеты урнашкан иске агач бина байтактан инде тузып яраксыз хәлгә килгән иде. Аннан соң ике дистә ел җирле хакимият органы «Мелиорация» ПМК предприятиесенең ике катлы бинасында бүлмәләр арендалап торды.  Быел республика программасы нигезендә җирлек башкарма комитетының яңа бинасы сафка басачак. Ул бик уңайлы урында — «Алексеевск-Югары Колок» трассасы янында, авыл мәдәният йортыннан ерак түгел урнашкан. Читать дальше...

Апаста физкультурачылар көнендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 7 август, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). 7 август — физкультурачылар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Апасның яр буенда физкультурачылар һәм спорт белән дус булган райондашлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Бәйрәмдә спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр, тренерлар, өлкәннәр бүләкләнде. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгына әзерлек, аны уздыру эшләренә өлеш керткән хезмәткәрләр дә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевның Рәхмәт хатына лаек булды. Читать дальше...

Тинчурин театрының «Могҗиза» студиясе Бөтенроссия фестивалендә лауреат исемен алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе «Поколение NEXT» Бөтенроссия фестивалендә лауреат исеменә лаек булды. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, артистлар конкурста Галиәсгар Камал һәм Кәрим Тинчурин әсәрләре буенча куелган «Серле тартма» могҗизалы тамашасын тәкъдим иткән. Инсценировка авторы һәм режиссеры — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов... Читать дальше...



Татарстанда күп балалы 40,5 мең гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. 64 меңнән артык күп балалы гаилә исемлеккә кертелгән, шуларның 40,5 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. 2021 елның 1 һәм... Читать дальше...

Дөньяның иң төньягындагы опера театры Казанга гастрольгә килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Дөньяның иң төньягындагы опера театры — Саха (Якутия) Республикасының Д. К.Сивцев-Суорун Омоллоон исемендәге Дәүләт опера һәм балет театры «Зур гастрольләр» федераль программасы кысаларында беренче тапкыр Казанга килә. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Спектакльләр 2021 елның 1-2 сентябрендә Муса Җәлил театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Казан тамашачысы өчен театр үткән 50 еллык юбилей сезонындагы ике премьераны алып килә. 1 сентябрь ... Читать дальше...

Татарстанда +32 градуска кадәр җылы һава торышы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 августта, Татарстанда температура фонының күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшем көтелми. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, дип искәртә синоптиклар. Төнлә һава температурасы +13.. +18 градус тәшкил итсә, көндез температура +27.. +32 градуска кадәр күтәреләчәк. Төбәкнең көнчыгышында көнбатышка караганда бераз салкынчарак булачак. Читать дальше...

Бүген татар эстрадасы йолдызлары катнашындагы онлайн-шоуның икенче чыгарылышы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). 7 августта 19.00 сәгатьтә «Җырлыйк әле, матурым!» дигән онлайн-шоуның туры эфирында өч дәгъвачы Казанда татар җырчысы Римма Никитинаның күңелен яулап алу өчен көрәшәчәк. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, дәгъвачыларның бары тик берсенә генә җырчы белән күрешү, шулай ук аның белән дуэт башкару бәхете елмаячак. «Җырлыйк әле, матурым!» — татарча онлайн-шоу, анда танылган буйдак җырчы егет яки кияүгә чыкмаган җырчы кыз, бары тик катнашучының тавышын һәм җырлавын гына ишетеп, Татарстан районыннан насыйп ярын сайлый. Читать дальше...

Марат Айзатуллин: Алданган өлешчеләр проблемасы ел ахырына кадәр хәл ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында алданган өлешчеләр проблемасы ел ахырына кадәр хәл ителәчәк. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин «Татарстан 24» телеканалы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Республикада алданган яңа өлешчеләр барлыкка килә башлавы турындагы шелтәгә җавап биреп, министр болай дип искәртте: «Вәгъдә иткәнебезчә, алданган өлешчеләргә бәйле барлык мәсьәләләрне дә ел ахырына кадәр хәл итәчәкбез». Айзатуллин... Читать дальше...



Дәүләт Думасы депутаты эш атнасын озайту тәкъдименә карата фикерен белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Эш атнасын берничек тә озайтырга ярамый, кешеләрнең ялга вакыты калырга тиеш, пандемия мәшгульлек форматларын киңәйтте. Дәүләт Думасының социаль сәясәт һәм хезмәт комитеты рәисе Ярослав Нилов шулай дип саный. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Элегрәк Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Николай Арефьев, илдәге икътисади вазгыятькә бәйле рәвештә, дүрт көнлек эш атнасына күчү хакында түгел, ә эш атнасын озайту турында уйларга кирәк дигән фикерен әйткән иде. Читать дальше...

Июль аенда Татарстанда коронавирус белән авыру дәрәҗәсе бер ярым тапкыр арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Быелның июлендә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе июнь ае белән чагыштырганда бер ярым тапкыр арткан. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенә бәйле эпидемиологик вазгыять киеренке булып кала. Читать дальше...

Поездда барганда баласы үлгән ир белән хатынны Казан вокзалында төшереп калдырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә «Казан-2» тимер юл вокзалы платформасында үсмер мәете ята дигән мәгълүмат чыкты. Шул сәбәпле, вокзалны полицейскийлар һәм вокзал хезмәткәрләре әйләндереп алган. Россия Тикшерү комитетының транспортта Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән мәгълүмати бәйләнеш буенча өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, 15 яшьлек үсмер Анапа - Новокузнецк пассажир поездында барганда... Читать дальше...

Хабаровскида мөселман хәйрия фонды эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә РФ Юстиция министрлыгының Хабаровск крае һәм Еврей автономияле өлкәсе буенча идарәсе «Мусаадат (Ярдәм)» хәйрия фонды» коммерцияле булмаган оешмасын теркәү турында таныклык бирде. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. Устав нигезендә, фонд мохтаҗларның төрле категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү, мәдәни, интеллектуаль, рухи-әхлакый һәм агарту проектларын гамәлгә ашыруда... Читать дальше...

Татарстанда 2021 елга планлаштырылган торакның яртысыннан артыгы төзелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Агымдагы ел башыннан Татарстанда 1 миллион 596 мең квадрат метр торак төзелгән, бу узган елгы дәрәҗәгә карата 103 проценттан артыграк дигән сүз. 2 миллион 670 мең квадрат метр торак төзүне күздә тоткан еллык план 60 процентка үтәлгән. Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде... Читать дальше...

Татарстан делегациясе Мәскәү өлкәсендә бәрәңге үстерү ысуллары белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Мәскәү өлкәсенең Дмитров округында булды, анда ел саен була торган Potato Russia 2021 Бәрәңге кыры көне уза. Министр белән бергә аның урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Рафаэль Фәттахов, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, шулай ук бәрәңге һәм яшелчә үстерү буенча хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре йөрде... Читать дальше...

Татарстан мөфтие мөхәррәм ае һәм Һиҗри буенча яңа ел җитү уңаеннан мөрәҗәгать итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррәм ае һәм Һиҗри буенча яңа 1443 ел җитүе уңаеннан мөрәҗәгать итте. Татарстан Диния нәзарәте шул хакта хәбәр итте. «Аллаһ Раббыбызга мактауларыбыз булсын! Иртәгә, 8 августта, кояш баю белән мөбарәк, бөек һәм изге мөхәррәм ае керә, димәк, Һиҗри исәп буенча яңа 1443нче ел башлана. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне әлеге мөһим дата белән ихлас күңелдән тәбриклим! Мөселман календаре безнең эраның 622 елыннан... Читать дальше...

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 54 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «14 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 31, Чаллыда — 11, Түбән Кама районында өч очрак теркәлгән. Республиканың барлыгы 11 муниципалитетында коронавирус очраклары ачыкланган. Читать дальше...

Мөселманнар 15 октябрьне Халыкара фәтва көне дип игълан итәргә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Мөселманнар Берләшкән Милләтләр Оешмасын 15 октябрьне Халыкара фәтва көне дип игълан итәргә чакырды. Тиешле резолюция Каһирәдә узган «Цифрлы чорда фәтва чыгару институтлары» халыкара конференциясендә кабул ителгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе урынбасары Илдар Галәветдиновка сылтама белән хәбәр итә. «Каһирәдә узган „Цифрлы чорда фәтва чыгару институтлары“ конференциясендә БМОны 15 октябрьне Халыкара фәтва... Читать дальше...

Казанда дүрт катлы йортта янгын вакытында биш олы кеше һәм бер баланы коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әбҗәлилов урамындагы 1нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген 11.11 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Урында дүрт катлы йортның икенче катында урнашкан фатирда әйберләр һәм йорт җиһазы януы ачыкланган. Төтен белән тулган фатирдан тәрәзә аша ике кешене баскыч ярдәмендә аска төшергәннәр. Тагын дүрт кешене... Читать дальше...

Россиядә коронавирус белән авыручы бер пациент 1,5 мең кешегә Covid-19 йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручы бер пациент берьюлы 1,5 мең кешегә Covid-19 йоктырган. Бу — ил территориясендә әлеге чирне таратуның максималь очрагы, диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) «Вектор» үзәгенең Екатеринбургтагы филиалы җитәкчесе Александр Семенов. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Галим сүзләренчә, гадәттә, коронавирус белән авыручы кеше стандарт штамм белән зарарланган очракта ... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певец

Певец Андрей Губин дал интервью в маске и заявил, что стал очень плохо выглядеть





Персональные новости
2ГИС

Каршеринг BelkaCar и картографический сервис 2ГИС запустили серию совместных маршрутов





Тукай районы хастаханәсе баш табибы: Вакцинация вакытында чиплаштыру - уйдырма

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Тукай Үзәк район хастаханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов кешегә коронавируска каршы вакцина белән бергә, имештер, чип та урнаштырылуы турында интернетта таралган мәгълүматны уйдырма дип атады. «Бу — дөрес түгел. Чип сыеклыкта ничек „яши“ алсын инде? Бу — мөмкин хәл түгел. Фән дә, галимнәр дә мондый дәрәҗәгә җитмәде әле. Вакцина бары тик коронавирус инфекциясе таралуын туктату өчен ясала», — диде Галим Сабирҗанов «Сетлый путь» газетасына биргән интервьюсында. Аның мәгълүматлары буенча... Читать дальше...

Түбән Кама сәнәгать зонасында булган авариядә ир белән хатын имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Кама сәнәгать зонасында кичә кичке сигезенчедә авария булган. Биредә «Лада» һәм KIA автомобильләре юлны бүлешә алмаган. Шаһитлар әйтүенчә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе тыелган урында борылырга тели һәм KIA машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, KIA автомобиле түбәсенә әйләнеп капланган. «Авариядә ир-ат белән хатын-кыз зыян күргән. Сөйләшүләренә караганда — ир белән хатын. Хатын-кызның теш казнасы җәрәхәтләнгән, ире исә башы авыртуга зарланган. Читать дальше...

Россиянең сигез авиакомпаниясе Мисыр курортларына очу өчен рөхсәт алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Росавиация Россиянең сигез авиакомпаниясенә Мисыр курортларына даими рейс ясау өчен рөхсәт бирде. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия шәһәрләреннән Хургада һәм Шарм-эш-Шейх курортларына очу өчен «Аэрофлот», «Победа», «Россия», S7, Smartavia, «Урал авиалинияләре», Nordwind һәм Azur Air авиакомпанияләре рөхсәт алды. Билгеләп үтелгәнчә, рейсларга рөхсәтне оператив штаб әлеге маршрутларда рейслар санын арттырганнан соң файдаланып булачак. «Ведомствоара... Читать дальше...

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге эшчәнлеген депутат югары бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Сергей Пахомов һәм Пушкин шәһәр округы башлыгы Максим Красноцветов 3 августта «Татар мәдәни-агарту үзәге» Мәскәү өлкә иҗтимагый оешмасында булды. Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кунаклар үзәк эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм аның җәмгыятькә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Татар үзәге рәисе, имам-мөхтәсиб Рамил Фәсхетдинов кунакларны каршы алды. Ул Татар үзәге буйлап экскурсия үткәрде һәм аның киңкырлы иҗади, социаль... Читать дальше...

Россия Президенты шәхси торак төзелешенә ташламалы ипотека турында игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Шәхси торак төзелеше өчен ташламалы ипотека турындагы карарны инде кабул ителгән дип санарга мөмкин, диде Россия Президенты Владимир Путин «Ласселсбергер» компанияләр төркеменең «Цемикс» коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводы хезмәткәрләре һәм төзүчеләре белән очрашуда. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Шәхси торак төзелешенә ташламалы ипотекага килгәндә, моны эшләргә кирәк дип уйлыйм, Хөкүмәтнең мондый күрсәтмәсе бар һәм карар инде кабул ителгән дип санарга була. Читать дальше...

Спас ярминкәсендә алабугалыларның иминлеген 200дән артык хокук сакчысы тәэмин итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 7 август, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). XIV Бөтенроссия Спас ярминкәсе алдыннан террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә ярминкә үткән көннәрдә иминлекне тәэмин итү каралды. Бу максатка 200дән артык хокук сакчысы җәлеп ителгән. Алар арасында полиция һәм «Форпост» хезмәткәрләре, хосусый сак оешмалары, дружинниклар, муниципаль хезмәткәрләр бар. Алабуга районы буенча Россиянең Эчке эшләр министрлыгы бүлеге полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Рамис Сәхабетдинов... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Шествие трубачей и уроки танцев: что ждет посетителей парков Москвы в майские праздники


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина рассказала о проблемах на турнире в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Прикамье» провело свыше 3 тыс. экологических исследований в I квартале 2024 года





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время пути поездов от Москвы до Черноморья до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Владимир Высоцкий

Что Золотухин рассказывал про некрасивые тайны Таганки и почему Высоцкий его не простил



Москва

Продюсер Пригожин заявил, что россияне любят певца Меладзе из-за вечных песен

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net