Сабада Марат Әхмәтов яшьләр белән һөнәр сайлау турында сөйләште
(Саба, 18 август, «Татар-информ», «Саба таңнары» ). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең беренче урынбасары Марат Әхмәтов Саба районында булды. Аны район башлыгы Рәис Миңнеханов каршы алды һәм озатып йөрде. Марат Әхмәтов иң элек «Олимп» паркында яшьләр белән очрашты. «Сез укучылармы, студентлармы, эшче кызлармы? Сезнең белән нинди телдә сөйләшергә?”– дип башлады ул. Нинди һөнәргә сайларга әзерләнүләре белән кызыксынды. Яшьләр татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия рәисе алдында саф татар районына кызыллык китермәделәр. Читать дальше...