Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2021

Новости за 04.08.2021

Татарстан икътисад министры Зәй объектларында эш барышы белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 4 август, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Рәзимә Кашапова). Бүген Россия Дүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышлык итү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары Айрат Фәррахов һәм Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Зәйгә эшлекле сәфәр кылды. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде. Сәфәрне алар «Прогресс» сәнәгать паркыннан башлады. Аннан кунаклар әлеге объекттан ерак булмаган «Заман» сәнәгать паркына күчте. Кунаклар элеватор эшчәнлеге белән якыннан танышты... Читать дальше...

Казанлыларны ачык һавада «Агачлар ни турында җырлый» спектаклен карарга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 11 августта Горький исемендәге Казан паркында ачык һавада «Агачлар ни турында җырлый» дигән спектакль премьерасы була. 3 көн дәвамында казанлыларның Идел буе халыклары әкиятләренә нигезләнгән спектакльне күрү мөмкинлеге булачак. Йолалар һәм халык җырлары нигезендә куелган «Агачлар ни турында җырлый?» спектакле дүрт әкияттән тора —  «Красавица береза» (удмурт), «Юман-батыр» (чуаш), «Дуболго Пичай» (мордва) һәм «Волшебный меч» (мари). Спектакльдә Татарстан театрлары актерлары... Читать дальше...

«Татарча диктант» акциясенә беренче әзерлек эшләре башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). «Татарча диктант» белем тикшерү акциясен оештыручылары булачак чара турында фикер алышу өчен Казан федераль университетында җыелды. Түгәрәк өстәл янында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова катнашты. Фикер алышуның темасы диктант өчен текстлар сайлап алуга кагылышлы иде. Читать дальше...



Эшсезләрне теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе ел ахырына кадәр озайтылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Эшсез гражданнарны теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Бу карарны Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин  раслады.   Узган елдан бирле гамәлдә булган тәртип эшсез сыйфатында «Работа в России» сайты  аша исәпкә кую турында гариза бирү мөмкинлеген күздә тота. Ул шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша эшсезлек буенча пособие рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. 2021 елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12 мең 130 сум тәшкил итә... Читать дальше...

Татарстанда пенсионерлар арасында бөтенроссия компьютер грамоталыгы конкурсы башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 50 яшьтән өлкәнрәк 47 кеше «Интернетка рәхмәт- 2021» бөтенроссия конкурсында катнашуга гариза биргән. Катнашучылар челтәрдәге казанышлары һәм компьютер белеме дәрәҗәсе турында сөйләячәк. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, хәзергә Россиянең 57 төбәгеннән конкурста катнашуга гариза бирделәр, өстәвенә Татарстаннан җибәрелгән эшләр саны буенча иң активлар рәтенә кергән. Катнашучылар уртача 64 яшьтә, иң өлкән катнашучыга 91 яшь тулган. Шунысы кызык, конкурсантларның... Читать дальше...

Казанда җилкәнле спорт буенча Россия беренчелеге узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 5 августтан 10 августка кадәр Казанда «Оптимист», «Кадет», «Зум8» классларында җилкәнле спорт буенча Россия беренчелеге узачак. Россиянең 14 төбәгеннән 100дән артык яшь яхта спорты белән шөгыльләнүче команда ярышларында көч сынашачак. Гомуми дистанцияләр Казансу елгасы акваториясендә «Казан» гаилә үзәге районында урнашачак. Ярышларны ачу тантанасы 5 август көнне 18:00 сәгатьтә булачак, ә беренче узыш 6 августта 11:00 сәгатьтә башланачак. Татарстан беренче... Читать дальше...

Үзбәкстанның Джизак татар үзәге рәисенә «Халыклар дуслыгы» билгесе бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Бүген, 4 августта, Үзбәкстанның Джизак өлкәсендә «Халыклар дуслыгы» тамгасын тапшыру тантанасы булды. Тантанада Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Халыкара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты рәисе урынбасары Валерий Тян һәм Джизак өлкәсе Хакиме Эргаш Салиев катнашты. Бу турыда Джизак өлкәсе хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә. Хөкүмәт 2021 елның 1 июнендә «Халыклар дуслыгы» билгесен гамәлгә куйды. Карар нигезендә... Читать дальше...

Бөтенроссия сәламәтлек саклау оешмасы ковидтан ревакцинациягә мораторий кертергә өнди

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Сентябрь ахырына кадәр ревакцинациягә вакытлы мораторий кертергә кирәк. Бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесуска сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Без йогынтысы булган барлык Олимпия атлетларын, инвесторларны, бизнес-лидерларны, дини лидерларны һәм аның гаиләсендә һәм бергәлегендә һәр аерым кешене, ким дигәндә, сентябрь ахырына кадәр вакциналарның өстәмә дозасы өчен мораторий кертүне хупларга ярдәм итәргә чакырабыз», — диде ул. Читать дальше...



Казанда Бауман урамында ВИЧ-инфекциягә бушлай тест узарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 12 августта Казан үзәгендә ВИЧ-инфекциягә бушлай тест узарга мөмкин. Чара Бауман урамында метрога керү урыны янәшәсендә узачак. Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанда яшәүчеләргә инфекция турында сөйләячәкләр һәм аңа каршы саклык чаралары турында искәртәчәкләр. Шулай ук акция вакытында медиклар һәм өлкән сыйныф укучыларының ата-аналары өчен мәгълүмати-агарту семинарлары үткәрү планлаштырыла. Казанда яшәүчеләр 12.00-18.00 сәгатькә кадәр тест уза алачак. Читать дальше...

Кирилл Доронин Finiko эше буенча үзен кулга алуга карата шикаять биргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казанның Вахитов судына Finiko финанс оешмасы җитәкчесенең берсе Кирилл Доронинны кулга алу турындагы карарны гамәлдән чыгару үтенече белән шикаять килде. Үткән җомгада Доронинны тоткарладылар. Шул ук көнне тикшерү судта аның 2 айга кулга алынуын сорады. Прокуратура үтенечне хуплады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына судта хәбәр иттеләр. Суд карары буенча Доронин 28 сентябрьгә кадәр, мошенниклыкта гаепләнеп, тикшерү изоляторына җибәрелде. Читать дальше...

5 августта Путин Хөкүмәт белән киңәшмә уздырачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Иртәгә Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинеты белән киңәшмә үткәрәчәк. Анда илнең социаль-икътисади үсеше актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Чара видеоконференцэлемтә режимында узачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Владимир Путин 5 августта РФ Хөкүмәте әгъзалары белән видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә уздырачак. Илнең социаль-икътисади үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралачак», диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстанда боз, яшен һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә боз, яшен һәм 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, кайбер районнарда кыска вакытлы, ә урыны белән көчле яңгыр булырга мөмкин. Республикада кабат эссе һава торышы булачак. Көндез һава температурасы 24-29 градус, ә төнлә 14-19 градус җылы булачак.

Башкортстанда балалар лагерында 45 бала коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Башкортстанда «Акчарлак» («Чайка») балалар лагерында 45 бала һәм бер хезмәткәр коронавирус йоктырган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. «Стәрлетамак районында „Акчарлак“ балалар сәламәтләндерү лагерында 45 балада һәм бер хезмәткәрдә коронавирус булуы ачыкланган. Лагерьда барлыгы 344 бала ял иткән һәм 47 хезмәткәр эшләгән», — дип хәбәр итә өлкә прокуратурасына сылтама белән «Башинформ». Авыручыларны, шулай ук алар белән аралашкан балаларны һәм хезмәткәрләрне учреждение территориясеннән алып киткәннәр... Читать дальше...

Татарстанның Аксубай районында шаһитлар каршында ир-ат суда батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Полина Шевчук) Бүген Аксубай районының Иске Кыязлы авылында Олы Сөлчә елгасында фаҗига булган. Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат коенырга елгага кергән, әмма бер мизгелдә су астына киткән һәм йөзеп чыкмаган. Шаһитлар коткаручыларны чакырган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 14.36 сәгатьтә 3нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды коткаручылары елга ярыннан 30 метр ераклыкта һәм ике метр тирәнлектән ир-атның мәетен тапкан. Читать дальше...

Россиядә иткә салым кертелергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россиядә һәм башка илләрдә углерод эзен исәпкә алу сәясәте киләчәктә терлекчелектә иткә салым барлыкка китерергә мөмкин. Бу турыда РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Безгә углерод салымы — ерак кебек тоелды. Безгә салым керттеләр, без уйга калдык. Планетада температура үсә барган саен, модельләр СО2 ның башка чыганакларын караячак. Мисал өчен, авыл хуҗалыгы. Бу берничә... Читать дальше...

Татарстанда иске чиркәүдән сыер абзары ясаулары турындагы мәгълүматны тикшерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстан прокуратурасы Спас районында ике борынгы чиркәүдә сыерлар абзары һәм ашлык саклау склады урнашкан дигән мәгълүматны тикшерә. «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, хәзер биналарда ашлык склады һәм сыер абзары булуы турында мәгълүмат социаль челтәрдә чыкты. Архитектура һәйкәлләре Танкеевка һәм Шәрбән авылларында урнашкан. «Бөтен мәгълүмат тикшерү өчен район прокуратурасына тапшырылган. Читать дальше...

Казанда Оренбург трактында дүрт автомобиль бәрелешкән, имгәнүчеләр бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 14.07 сәгатьтә Оренбург трактында 4нче йорт каршында авария булган. Монда берьюлы «Лада», «Hyundai», «Chevrolet» һәм «Volkswagen» автомобильләре юл бүлешә алмаган. «Татар-информ» агентлыгына шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, «Hyundai» автомобиленең 25 яшьлек пассажиры имгәнгән. Кызны хастаханәгә алып киткәннәр, аның баш мие селкенгән һәм теш казнасы сынган булырга мөмкин.

Самарада милли туй үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләшәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 5 августта Самара өлкәсенең П. В. Алабин исемендәге тарих-туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» күргәзмәсе кысаларында милли туй тантанасына багышланган очрашу көтә. Традицион татар чаралары буенча белгеч Әлфия Сөләйманова туй тантанасын ничек итеп зәвыклы һәм заманча итеп оештыру, анда милли традицияләрне ничек саклап калу һәм туй белгечләрен дөрес сайлау турында сөйләячәк. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә. Очрашу кысаларында яулык бәйләү буенча мастер-класс узачак.

2021 елда Татарстанда 57 иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстанда быел бөтен республика буенча 57 иҗтимагый киңлекне төзекләндерергә ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында 49 иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк, һәм республика хакимияте өстәмә рәвештә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы... Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт ко дню адыгского флага привлек молодежь Черкесска





Персональные новости
#123ru.net

В Московской области сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в краже дорогостоящего электрооборудования





КФУның филология институты Башкортстандагы коллегаларының кайгысын уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге һәм укытучылары Башкортстандагы коллегалары Илшат Насиповның кайгысын уртаклаша. «М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы профессор Илшат Сәхиятулла улы Насиповның тормыш иптәше Әдилә Зыят кызы вакытсыз вафат булган. Шул сәбәпле Илшат Сәхиятулла улы Насиповның, мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз»... Читать дальше...

Татарстанга илкүләм проектлар буенча ремонт эшләренә 11,5 млрд сум акча бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алты илкүләм проектның 12 федераль программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Алар — «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният». Республика объектларын төзүгә, ремонтлауга һәм төзекләндерүгә ведомствога 11,5 млрд сум бүлеп бирелгән. «Быел 95 объект төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк, 3,8 мең кв. метр авария хәлендәге торакка капиталь ремонт ясаячаклар. Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан прививканы көзгә кадәр ясарга киңәш итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко россиялеләргә көзгә кадәр прививка ясап өлгерергә тәкъдим итте. Беренчедән, сентябрь аенда ял сезоны тәмамлана һәм кешеләр коллективларга әйләнеп кайта. Шунлыктан яңа зарарлану куркынычы туа. Икенчедән, грипп сезонына әзерлек башланачак һәм ресурсларның бер өлеше бу авыруны профилактикалауга юнәлдереләчәк. «Российская газета» хәбәр итүенчә, сәламәтлек саклау министрлыгы йөклелекне коронавирустан вакцинацияләү өчен каршы күрсәткечләрдән төшереп калдырды... Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 50 очрагы теркәлгән, 52 кеше терелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 50 очрагы ачыкланган. Барысы да авыру кеше белән аралашу аркасында йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «16 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 24 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр ведомствода. 50 очракның 13е - Казанга, җидесе – Нурлатка туры килә. Чаллы белән Балтач районында бишәр очрак ачыкланган. Кама Тамагы районында чир йоктырган өч кеше теркәлгән, Арча, Менделеевск һәм Тәтеш районнарында икешәр авыру бар. Читать дальше...

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе башлануы хакында игълан итә. Акция кысаларында Татарстанның күп балалы, азкеремле һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыелачак. Мәктәп портфеле комплекты үзгәрешсез булып кала. Болар — канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар һәм башкалар. Читать дальше...

5 августтан Казан метросында йөрү кыйммәтләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Иртәгәдән Казан метросында йөрү кыйммәтләнә. Билет бәясе 30 түгел, ә 35 сум тәшкил итәчәк. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты. Шул ук вакытта банк һәм транспорт карталарыннан түләгәндә юл бәясе элеккечә кала – 30 һәм 27 сум. Юл  йөрү билетларына да тариф үзгәрмәячәк - йөз тапкыр йөрүнең һәркайсы 20 сумга төшә. Исегезгә төшерәбез, Казанның җир өсте җәмәгать транспортында йөрү бәясе бу елның 1 мартында арткан иде.

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Басманный суд Москвы арестовал продюсера Reuters Константина Габова за помощь ФБК в подготовке материалов



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Тимати высмеял Джигана: "Не собьется, будет уже круто"



Москва

Кирпичная стена рухнула на рабочего на стройке в Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net