Пенза өлкәсенең Югары Әләзән авылында балалар өчен дини курслар булды
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 2-12 августта Пенза өлкәсенең Городище районы Югары Әләзән авылында балалар өчен ислам нигезләре буенча курслар узды. Марат хәзрәт Юмаев сүзләренчә, балалар ислам һәм әхлак нигезләрен өйрәнгән. Курс кирәкле дини фәннәрне өйрәнүгә, намазга һәм Коръән сүрәләрен, Коръән аятьләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән, дип яза Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте. Курслар тәмамлангач, укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылган, соңыннан оештыручылар балаларны кафеда сыйлаган. Пенза... Читать дальше...