Казан янында трассада йөк машинасына бәрелгән BMW йөртүчесе һәлак булган
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Казан — Яшел Үзән трассасында BMW кроссоверы йөртүчесе идарәне югалткан, Volkswagen машинасына бәрелеп үткән һәм Skania йөк машинасына килеп бәрелгән. «Ир-ат алган яраларыннан урында ук һәлак булды», — дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. Көчле бәрелүдән кроссовер салонының бер өлеше җимерелеп төшкән.