Зәй шикәр заводы 55 еллык юбилеен билгеләп үтте
(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов «Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖенең 55 еллыгына багышланган чарада чыгыш ясады. «Зәй шикәре» заводы — Россиядә иң зур шикәр җитештерүчеләрнең берсе. Бүгенге көндә ул иң куәтле җитештерү мәйданчыкларының берсе булып тора. Предприятиенең эшкәртү куәте тәүлеккә 8000 тоннага җитә, эшкәртү күрсәткече 1200 тоннадан артып китә. Әлеге күрсәткечләр буенча предприятие Россиянең иң яхшы биш заводы арасына керә. Читать дальше...