Казанда метро һәм җир өсте электр транспорты өчен күчеп утыру тарифы кертелде
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казанда метро һәм җир өсте электр транспорты өчен күчеп утыру тарифы кертелде.
Бүгенге көннән Казанда яңа «Пересадочный МЭТ 45» тарифы эшли башлады. Бу кирәкле җиргә берничә транспортка күчеп утырып барырга һәм юл өчен ике тапкыр түләргә мәҗбүр булган пассажирларга экономияләргә ярдәм итәчәк. Бу хакта Казан Мэриясендә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятие генераль директоры Айдар Габделхаков хәбәр итте.
«Бу система җир өсте һәм җир асты электр транспорты пассажирлары өчен эшләнгән. Пассажирларга 45 минут эчендә өстәмә түләүләрсез бер электр транспортыннан икенчесенә күчеп утыру рөхсәт ителә. Бәясе — 45 сум», — дип яңа тариф турында сөйләделәр.
Тарифны эшләтеп җибәрер алдыннан метрода турникетларда һәм җир өсте электр транспортында йөрү өчен түләү системасы программасы эшләнде.
Пассажирның юл картасын беренче такыр тикшергәндә күчеп утырырга яраклы вакыт исәпләнә башлый. Икенче тапкыр юл өчен түләгәндә, 45 минут узмаган булса, «яраклы» сүзе пәйда булачак.
«Барлык шоферлар һәм билет тикшерүчеләр белән дә әлеге тариф буенча инструктаж үткәрелде. „Пересадочный МЭТ 45“ тарифы нәтиҗәле булыр дип уйлыйбыз», — диде «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятие генераль директоры.
16 августтан яңа тариф буенча күчеп утыру юл картасы белән түләгән очракта 17%ка, ә банк картасы белән — 25% ка арзанрак булачак.