Метшин: Казан 2036 елда узачак Олимпиаданы үткәрү хокукы өчен көрәшергә әзер
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Казан мөһим спорт чараларын уздыру буенча зур тәҗрибәгә ия һәм дөньяның төп спорт вакыйгасы — 2036 елда узачак Олимпиаданы кабул итү хокукы өчен көрәшергә әзер. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә белдерде, дип яза мэриянең матбугат хезмәте. «Без моңа күптән барабыз. Иң биек ноктага теләсә кайсы юл беренче адымнан башлана. Без бу адымны 2013 елда Универсиаданы уңышлы уздырганда ясадык», — диде шәһәр башлыгы. Россиянең 2036 елгы җәйге Олимпиаданы үткәрүгә гариза әзерләве турында узган атнада РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Токиодагы Олимпиада чемпионнары белән очрашуда хәбәр итте, дип искәртте Казан мэры. Олимпия уеннарын кабул итә ала торган шәһәрләр арасында Лавров Санкт-Петербург һәм Казанны атады. Казанда узган зур спорт вакыйгалары спортчылар һәм кунаклар тарафыннан югары бәяләнде, дип билгеләп үтте мэр. «Тупланган тәҗрибәне һәм халыкара элемтәләребезне кулланып, без зур теләк белән Олимпиаданы үткәрү хокукы өчен хезмәттәшләребез белән көрәшкә алыныр идек. Безнең бөтен дөнья буйлап төрле спорт вакыйгаларын әзерләү һәм уздыру чорында барлыкка килгән дусларыбыз һәм партнерларыбыз бар», — диде ул. Казан өчен Олимпия уеннарын кабул итү мөмкинлеге — бу шәһәрнең киләчәк үсеше өчен тагын бер трамплин. «Бу шәһәр һәм Казан агломерациясе өчен үсешнең бөтенләй башка дәрәҗәсенә чыгу мөмкинлеге булыр иде», — дип нәтиҗә ясады мэр.