Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Август
2021

Новости за 09.08.2021

Югары уку йортларына прививка ясаткан хезмәткәрләргә өстәмә ял бирергә тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). РФ Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларына, субъектның баш санитар табибы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү турында карар кабул иткән очракта, прививка ясаткан хезмәткәрләрне бүләкләргә тәкъдим итә. Бу хакта РИА Новости агентлык карамагында булган документка сылтама белән яза. «РФ субъекты санитар табибы эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар үткәрү турындагы карары кабул иткәннән соң, оешмаларга профилактик прививкалар... Читать дальше...

Татарстан - коронавирус очраклары иң акрын темпта арта торган төбәкләр рәтендә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Мәскәү (0,14 процент) һәм Алтай Республикасында (0,16 процент), башка төбәкләр белән чагыштырганда, коронавирус очраклары иң акрын темпта арта. Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә. «Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Мәскәү — 0,14 процент, 2. Алтай Республикасы — 0,16 процент, 3. Татарстан Республикасы — 0,21 процент», - диелә хәбәрдә.

Казанның Frendex финанс оешмасы Россиядә үз эшчәнлеген туктатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә Frendex финанс оешмасының (Казан) Россиядә үз эшчәнлеген туктатуы турында мәгълүмат чыкты. Элегрәк РФ Үзәк банкы әлеге компания эшчәнлегендә финанс пирамидасы төсмерләренә юлыккан. Кертемчеләрнең телеграм-чатында кулланучылар үз шәхси кабинетларының (алар анда бүтән керә алмый) фотолары белән уртаклаша. Кертемчеләрдән акчаларын кире кайтару өчен Bitcoin-кошелек тәкъдим итүен сорыйлар, акчаны 16 октябрьдән кайтара башлау күздә тотыла. Читать дальше...



Россия мөфтие мөселманча Яңа елны изге эшләр белән каршы алырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Мөселманнар һиҗри буенча (ислам ел исәбе, ул Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г..в) Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгән көннән башлап исәпләнә) яңа – 1443 елны каршылый. Дин тотучылар бу көнне зурлап билгеләп үтми, аны дога кылу һәм изге эшләргә багышларга кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясовка сылтама белән хәбәр итә. «Һиҗри гарәпчәдән «күченү» дип тәрҗемә ителә. Бу - Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г..в.) Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгән көн. Читать дальше...

Әтнә театрында Фәрит Бикчәнтәев «Кичер мине, әнкәй» драмасының репетицияләрен башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театрында Рабит Батулла пьесасына нигезләнгән «Кичер мине, әнкәй» драмасының репетицияләре башланды. «Спектакльне сәхнәгә якташыбыз, танылган режиссер Фәрит Бикчәнтәев куя», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Август башыннан Әтнә театры коллективы җәйге яллардан соң эшкә чыккан һәм яңа спектакль әзерли башлаган. Театр яңа сезонны премьера белән ачарга җыена. «Премьера октябрь аенда булыр дип тәгаенләнә», — ди театрның матбугат үзәге. Читать дальше...

Түбән Камада атыш оештыручылар билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Павел Климчак). 6 август төнендә Түбән Камага Перьмнән эшләргә килгән өч ир-ат шәһәр ишегалларының берсендә спиртлы эчемлекләр эчеп утыра һәм каты тавышлана. Алар арасында 17 яшьлек егет тә була.  Пермьлеләдән ерак түгел икенче бер компания туган көн бәйрәм итеп утыра. Һәм әлеге йортта яшәүчеләрнең егетләргә кисәтү ясауларын ишетә. Пермьлеләрдән тавышланмаска сорасалар да, әлеге өч егет тәртип бозуларын дәвам итә. Шуннан соң ике арада конфликт килеп туган, Пермьнән... Читать дальше...

Минзәлә театрына яңа баш режиссер билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына бүгеннән баш режиссёр итеп Булат Бәдриев билгеләнде. «Яңалыкны Минзәлә театры коллективының җәйге яллардан соң уздырылган беренче гомуми җыелышында театр директоры Илнур Гайниев игълан итте», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Булат Бәдриевне иҗади труппа бик җылы каршы алган. Булат Бәдриев Минзәлә театры коллективы өчен яңа кеше түгел. Ул бу театрның данлыклы артистлары Илүсә һәм Фәез Бәдриевләрнең улы. Читать дальше...

Диссиденттан Конституция авторына кадәр: танылган хокук яклаучы Сергей Ковалев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Хокук яклаучы һәм Конституция авторларыннан берсе Сергей Ковалев 91 яшендә вафат булды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Әтинең бүген иртән, 9 августта йөрәге тибүдән туктады», - дип язган улы Иван Ковалев Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә. Советлар Союзы вакытында Сергей Ковалев диссидент булган, аны артык либераль карашта торганы өчен эзәрлекләгәннәр. Шул сәбәпле ул яңадан торгызылган Россиядә кеше хокукларын яклау белән шөгыльләнде һәм РФ Конституциясе авторларыннан берсе булды.



Балалы гаиләләр ерак арага йөри торган поездга ташламалы билетлар алу мөмкинлегенә ия

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Россиядә яшәүче гаиләләр ерак араларга йөрүче поездларда купега билетларны ташламалы тариф белән алу мөмкинлегенә ия булачак. Горький тимер юлларының Казан бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, билетлар 2021 ел ахырына кадәр сатуда була. «РФ Хөкүмәтенең эчке туризмны үстерүгә юнәлдерелгән карарын үтәү максатында гаиләләр купеда баруга ташламалы билетлар сатып ала алачак. Бу чара ерак араларга ешрак сәяхәт итү мөмкинлеге бирәчәк», — диелә хәбәрдә.   Тариф болай исәпләнә... Читать дальше...

Терапевт коронавирусның җиңел формасы вакытындагы симптомнарны санады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Коронавируска каршы прививка ясатканнан соң инфекция йоктыру ихтималы сизелерлек кими, әмма кеше барыбер чирләп китәргә мөмкин. Тик бу очракта симптомнар әллә ни авыр булмый, диде терапевт Георгий Сапего Sputnik радиосына. Белгеч аңлатканча, авыру симптомнары салкын тиюгә охшаш була. «Ютәлләү, томау төшү, тамак авырту, тән температурасы 38 градуска кадәр күтәрелү, мускуллар сызлау, хәлсезлек. Физик йөкләнеш вакытында бераз тын кысылырга мөмкин», — дип санап үтте эксперт. Читать дальше...

Россия Бәһрәйн, Доминикана Республикасы һәм Молдавия белән авиаэлемтәне яңадан ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Россия башка илләр белән авиаэлемтәләрне яңадан ачуын (ул коронавирус пандемиясе аркасында туктатылган иде) дәвам итә. Әйтик, бүгенге көннән башлап Бәһрәйн, Доминикана Республикасы һәм Молдавиягә самолетлар оча башлаячак, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. Әлеге өч илгә дә Мәскәүдән очып булачак: Бәһрәйнгә атна саен – ике, Доминикана Республикасы һәм Молдавиягә өчәр рейс ясалачак. Моннан тыш, Сирия башкаласы – Дамаск шәһәренә дә очышлар саны атнасына бердән өчкә кадәр артачак. Читать дальше...

КАМАЗ хезмәткәрләре корпоратив ялга китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). «КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре корпоратив ялга китте, ул 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итә. Моннан тыш, бу чорда предприятиедә йөк машиналары җитештерү дә туктатылып тора. Матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, нигездә, җыю һәм ярдәмче производстволарның хезмәткәрләре ял итәчәк, ремонтчылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр исә эшен дәвам итәчәк. КАМАЗ җитәкчелеге хезмәткәрләрне уяулык сакларга һәм ял вакытында Россия Кулланучы... Читать дальше...

«Түбәтәй Tower» манарасы өчен Казанда яңа участок тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). «Түбәтәй Tower» манарасын төзү өчен Казанда яңа участок тапканнар. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «12 кат» проекты кысаларында «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Бу мәсьәлә әле ачык кала. Сез ышанмассыз да. Без күптән түгел генә Казан шәһәр советын үткәрдек, анда яңа участоклар тәкъдим ителде. Безнең күпне кичергән потенциаль инвестор тагын килде, карады. Хәзер ул аларга тәкъдим ителгән яңа участокны (ул яңа зоопарк янында урнашкан) сайлады.

Талия Миңнуллина: KazanSummit-2022 форумын киләсе елның маенда үткәрү күздә тотыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). KazanSummit-2022 форумын киләсе елның маенда (Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү белән бер үк вакытта) үткәрергә тәкъдим ителә. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «12 кат» проекты кысаларында «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Без хәзер форумның датасы хакында фикер алышабыз», - диде ул. Аның сүзләренчә, датаны сайлаганда исәпкә алырга кирәкле берничә момент бар. Читать дальше...

«Зәкят» хәйрия фонды сукбайлар һәм мохтаҗларга кайнар ашлар таратуны дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды урамда йортсыз-җирсезләр һәм мохтаҗларны бушлай ашатуын дәвам итә, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Нәзарәтнең мондый хәйрия чараларында катнашучылар — авыр хәлдә калган йортсыз-җирсезләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, өлкән яшьтәге ялгыз карт-карчыклар. Аларга беренче һәм икенче ризыклардан итле аш һәм пылау, ипи, чәй тәкъдим ителә. «Зәкят» хәйрия фонды шулай ук волонтёрларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Читать дальше...

Казанда триатлон һәм свиран буенча ярышлар узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). 21 һәм 22 августта Казан үзәгендә триатлон һәм свиран буенча ярышлар узачак. Оештыручылар хәбәр итүләренчә, ярышларда Россиянең 50 шәһәреннән 800 кеше катнашыр дип көтелә. Профессиональ һәм һәвәскәр спортчылар Кабан күлендә йөзәчәк, шәһәрнең үзәк урамнары буйлап велосипедларда узачак һәм дистанцияне Кабан күле һәм Иске Татар бистәсе буйлап йөгерү этабы белән төгәлләячәкләр. Триатлонда катнашу өчен аларга классик дистанцияләр — sprint һәм olympic билгеләнде. Ике... Читать дальше...

Татарстанда бүген 33 градус эсселек көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда һава температурасы +28тән +33 градуска кадәр булачак. Алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте. Элегрәк Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд агымдагы атнада Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә аномаль эссе һава торышы көтелә, дип сөйләгән иде.

Татарстан мөфтие республика әләмен Эльбруска алып менгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Кичә, Халыкара альпинизм көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, 5642 метр биеклеккә ирешеп, Эльбрус тавына менде. Конфессияара төркем составына Татарстанның православие һәм мөселман эшлеклеләре керде. «Мөгаен, бу Россиядә Европаның иң биек ноктасына беренче динара менүедер», — дип сөйләде Камил хәзрәт. Ул билгеләп үткәнчә, Эльбрус үзенең мәһабәтлеге, мәкерлелеге һәм сокландыргыч матурлыгы белән таң калдыра.  Гыйнварда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин... Читать дальше...

Әлмәттә ябык футбол манежы төзелә

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 9 август, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәттә Исландия тәҗрибәсе буенча ябык футбол манежы төзелә. Ясалма газонлы яңа кырны тиздән ачарга планлаштыралар. Яңа манежда ел әйләнәсендә спорт белән шөгыльләнергә, футбол да уйнарга мөмкин булачак.  Төзелеш эшләре 24нче мәктәп территориясендә бара. Каркас-тент капламы астында 20×40 метрлы ясалма газонлы футбол кыры булачак. Эшләрне тәмамлау срогы 2021 елның 1 декабрендә, әмма аны октябрь аенда ачарга планлаштыралар. Әлмәттә яңа спорт объекты... Читать дальше...

Минзәлә шәһәр башкарма комитеты яңа бинага күченәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Минзәлә, 9 август, «Татар-информ», « Минзәлә-информ », Флүрә Мусина). Минзәлә районы хакимияте бинасында эшчәнлек алып барган шәһәр башкарма комитеты яңа бинага күченәчәк. Яңа бина әзер инде, коммуникацияләре дә тоташтырылган. Аны Республика көнендә тантаналы төстә тапшыру күздә тотыла. Әлеге бина «Җирле башкарма комитет биналары төзү һәм капиталь ремонтлау» республика программасы буенча төзелде. Район башлыгы Айдар Сәләхов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев төзүчеләр катнашында... Читать дальше...

Чирмешәндә мәчет имамы хөкем ителгәннәргә вәгазь сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 9 август, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районының шартлы рәвештә хөкем ителгән гражданнары «Мөшбикә» мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов белән очрашты. Дин әһеле Коръәнне өйрәнергә, изге гамәлләр кылырга, кабат хокук бозмаска һәм җинаятьләр кылмаска өндәде. Чара ахырында, хөкем ителгәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды. Татарстан Республикасы буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте инспекциясенең Лениногорск районы филиалы инспекторы... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

«Бавария» победила «Вольфсбург» в 500-м матче Нойера в Бундеслиге


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Ежемесячную денежную выплату получают более 1,6 млн пострадавших от радиации





Путин в России и мире
Москва

ПРЕДСТАВИТЕЛИ РУКОВОДСТВА РОСГВАРДИИ ПРИНЯЛИ УЧАСТИЕ В ИНАУГУРАЦИИ ПРЕЗИДЕНТА РОССИИ


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Марина Василевская передала Александру Лукашенко флаг Беларуси, побывавший на МКС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Мечтающего по победе Киева Макаревича* проверят на экстремизм


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Евровидение

Захарова: Евровидение переплюнуло оргии и шабаши, похоронив Западную Европу



Москва

Нефть дешевеет на опасениях по поводу мирового спроса на топливо

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net