Минзәлә шәһәр башкарма комитеты яңа бинага күченәчәк
(Минзәлә, 9 август, «Татар-информ», « Минзәлә-информ », Флүрә Мусина). Минзәлә районы хакимияте бинасында эшчәнлек алып барган шәһәр башкарма комитеты яңа бинага күченәчәк. Яңа бина әзер инде, коммуникацияләре дә тоташтырылган. Аны Республика көнендә тантаналы төстә тапшыру күздә тотыла. Әлеге бина «Җирле башкарма комитет биналары төзү һәм капиталь ремонтлау» республика программасы буенча төзелде. Район башлыгы Айдар Сәләхов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев төзүчеләр катнашында биредә үткәрелгән атналык планеркада йомышы төшеп килүчеләр өчен перспективада юл аша каршы якта автопарковка төзү мәсьәләсе күтәрелде.