Башкортстанда Мин Канзәфәр бәй нәселенең башлыгы истәлегенә мемориаль такта куелды
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Башкортстанның Чишмә районы Иске Ябалаклы авылында тарихи шәхес, Мин Канзәфәр бәй нәселенең башлыгы истәлегенә мемориаль такта урнаштырдылар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Чарада башкорт корылтае вәкилләре, тарихчылар, язучылар, шулай ук республикага башкорт халкының тарихын һәм традицияләрен өйрәнергә килгән чит ил галимнәре катнашты. Моннан тыш, Канзәфәр бәйнең нәселен дәвам итүчеләр дә килгән иде. Шуларның берсе - Гомәр Әндәрҗанов, ул тумышы белән Бүздәк районының Кыска Елга авылыннан. Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты әгъзасы, Мин ырулары Советы рәисе Әхнәф Тимербулатов сүзләренчә, бүгенге вакыйга 2019 елда кабул ителгән Канзәфәр бәй исемен мәңгеләштерү программасын тормышка ашыру этапларыннан берсе булып тора.