Чаллыда исерек ир-ат танышырга теләмәгән яшүсмер кызны буган
(Казан, 9 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). 3 августта төнлә 32 яшьлек Чаллы кешесе урамда 16 яшьлек кыз белән танышырга теләгән һәм бәйләнә башлаган, әмма кыз каршы килгән. «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләгәнчә, ир-ат тискәре җавап алгач яшүсмер кызга үтерү белән янаган һәм буа башлаган. Бала кычкырган, аңа ярдәмгә дуслары йөгереп килгән. Кыз алар белән ир-ат очраганчы гына саубуллашкан булган. Ир-ат куркып качкан һәм йортка кереп бикләнгән. Ир-атны тоткарлаганнар. Ул гаебен өлешчә генә таныган. Чаллы кешесенең 2010 елда автошәһәрдә яшәүчене үтергән өчен хөкем ителгән булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Ул вакытта суд аны 15 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Узган елның көзендә ул шартлы рәвештә вакытыннан алдан азат ителгән. Чаллы кешесенә карата «Үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атны сак астына алганнар. Тикшерүчеләр бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә.