Иртәгә Татарстанда +37 градус эссе булачак
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә аномаль эссе һава торышы көтелә: көндез һава температурасы +37 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә. «3 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән +37 градуска кадәр эссе булачак», — дип хәбәр итә синоптиклар.