Җанисәп 2021: Росстат саннар, графиклар рәвешендә теләсә кайсы сорауга җавап бирәчәк
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Октябрь аенда узачак Бөтенроссия халык санын алу чарасының аерым кешегә беркетелмәгән мәгълүматлары ачык ресурста урнаштырылачак һәм илдә яшәүче һәркем аның белән таныша алачак. Бу хакта Федераль дәүләт статистика хезмәтенең ТР буенча территориаль органы хәбәр итә.
Теләсә кайсы кулланучы өчен (нәтиҗәләрне санаганнан һәм эшкәрткәннән соң) үзенең уникаль соравын бирү һәм шәһәрдән алып бөтен ил масштабында саннар, графиклар рәвешендә яки картада аның нәтиҗәсен белү мөмкинлеге тудырылачак.
Мәгълүмат аерым кешегә беркетелмәгәнлектән, аның конфиденциальлеге саклана.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанның Бөтенроссия халык санын алу чарасына әзерләнүе хакында хәбәр иткән иде.